16+

Интернет аша ничек товар сатып алырга?

Интернет аша сайлаган телефон урынына тавык паштеты алган Татарстан егете турында моннан ике еллар элек күп сөйләделәр. Хәзер мондый алдалаулар адым саен. Кулланучылар хокуклары бозылу очраклары нәкъ менә интернет аша товар алганда еш очрый.

Интернет аша сайлаган телефон урынына тавык паштеты алган Татарстан егете турында моннан ике еллар элек күп сөйләделәр. Хәзер мондый алдалаулар адым саен. Кулланучылар хокуклары бозылу очраклары нәкъ менә интернет аша товар алганда еш очрый.

Ярык тагарак алдында калмас өчен нишләргә, алдаланган очракта, хокукларыңны ничек яклап була? Болар хакында Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы җитәкчесе Марина ЕГОРОВА белән сөйләштек.

– Тотып карамыйча, товар алу җиңел түгел. Шулай да бәясе арзан, кибетләргә барып сайлап йөрисе булмаганга, рәсемдәге сурәтләргә кызыгып, күпләр интернет аша кирәк-яраклар сатып алуны кулайрак күрә. Кызганыч, бу очракта алдалаулар да ешрак очрый. Интернет-кибетләр ни өчен ышанычлы түгел?

– Кибеткә кереп, үзегез сайлап товар сатып аласыз икән, аны кире кайтару, хокукларыңны яклауда кыенлык­лар тумый. Чөнки кибетнең адресы билгеле, чекта җитештерүче оешманың ИННы, сатучы күрсәтелгән була. Шикаятьләрне белдерергә кеше бар. Ә интернет-кибетләрнең барысы да юридик адресын күрсәтми. Дистанцион рәвештә товар сатып алганда, кеше сатучыны күрми, җитештерүче турында мәгълүматны укып кына карый ала, әмма дөрес­леген тикшерә алмый. Шуңа да, алданган очракта, гаеп­лене табуы авыррак. Ләкин «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон интернет-кибетләрдән товар сатып алганда да гамәлдә, шулай ук Россия хөкүмәтенең 2007 елның 27 сентябрендә кабул ителгән 612нче номерлы карарында да дистанцион рәвештә товар сату кагый­дәләре күрсәтелгән.

– Ышанычлы интернет-кибетләрдә нинди мәгълүмат күрсәтелгән булырга тиеш?

– Закон нигезендә, сатып алучы нәрсә белергә тиеш – сатучы барысын да күрсәтергә бурычлы. Кибетнең урнашу адресы, товарның җитештерелү урыны, фирманың исеме, товарга бәяләмә, бәясе, сатып алу ысуллары, ничә ел хезмәт итәчәге, гарантия вакыты, түләү юллары – болар турында тулы мәгълүмат бирелергә тиеш.

– Ялган интернет-кибетне ышанычлысыннан аерып буламы?

– Товарны сатып алыр алдыннан сайт белән ныклап танышырга киңәш итәм. Сайтларның копиясен үз максатларында файдаланучы мошенниклар күп. Билгеле фирманың интернет адресын сылтама итеп алалар да, азрак үзгәртеп, үз товарларын сатуга куялар. Әйтик, чыганакта .com урынына net яки org сүзе язылырга йә адрестагы бер сан үзгәрергә мөмкин. Гадәттә, мондый кибетләрдә бәяләр бик арзан була. Бу кулланучыны кызыктыра. Әмма еш кына мошенниклар сатып алучыдан акча җыя да югала.

– Интернет аша сатарга ярамаган товарлар бармы?

– Әйе, закон нигезендә, дистанцион рәвештә яки интернет аша сатарга ярамаган товарлар исемлеге бар. Әйтик, алкоголь продукциясен, кайбер төр даруларны, медицина препаратларын интернет аша сату тыела.

– Әгәр дә интернет аша заказ биргән товарың килмәсә нишләргә? Акчаларны кире кайтарып буламы?  

– Әгәр товар кулланучыга барып ирешмәсә, акчаны кире кайтарудан баш тартсалар, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә була. Кибет турында мәгълүмат, акча түләгәнгә чек та кирәк булачак. Интернет аша товар сатып алу бик җайлы, ләкин шул ук вакытта сак та булыр­га кирәк.

Интернет аша товар алганда истә тотарга кирәкле өч кагыйдә

Интернет-кибеттән товар алырга уйласагыз, сайтны кат-кат тикшерегез. Кайтавазларын укыгыз. Әгәр дә фирма турында мәгълүмат аз, «элемтәләр» дигән бүлектә кибетнең исеме белән генә чикләнгәннәр икән, телефоннар, адреслар булмаганда, шикләнерлек урын бар.
Товар сатып алучыга килеп ирешмәгән очракта, аны кире кайтару кагыйдәләре белән танышыгыз. Ышанычлы сайтларда бу хакта мәгълүмат бирелә. Чит илдә урнашкан кибетнең интернет-сайтлары белән аеруча сак булу сорала: товарны алганда, өстәмә салымнар, пошлиналар түләттермиләрме икәнен дә белешегез.

Товарны алганда, сезгә чек, кабул итеп алу акты бирергә яки товарны китерү, кабул итеп алу хакындагы кәгазь­гә имза куйдыртырга тиешләр. Әгәр дә товарны курьер китергән икән, ул киткәнче, барысын да җентекләп карагыз. Кимчелекләр тапсагыз, курьерга товарны кире кайтарырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading