16+

Интернетта «дәү абзыйлар» балаларны ник сагалый?

Интернетта баланы кем яки нәрсә сагалый? Ничек итеп Интернет җинаять мәйданына әверелә? Татарстанда яшәүче ничә бала Бөтендөнья пәрәвезендә җинаятьчеләр корбаны булган? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Татарстан буенча Роскомнадзор белгечләре җавап бирде.

Интернетта «дәү абзыйлар» балаларны ник сагалый?

Интернетта баланы кем яки нәрсә сагалый? Ничек итеп Интернет җинаять мәйданына әверелә? Татарстанда яшәүче ничә бала Бөтендөнья пәрәвезендә җинаятьчеләр корбаны булган? Бу һәм башка сорауларга Татарстан Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура һәм Татарстан буенча Роскомнадзор белгечләре җавап бирде.

Интернет-педофиллар

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 ел башыннан социаль челтәрләрдә билгесез кешеләрнең безнең республикада яшәүче балалар белән интим язышуының ун очрагы теркәлгән. Аларның дүртесе Казанда, икесе Нурлатта, калганнары Биектау, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай районнарында булган.

Мондый җинаятьләрнең саны елдан-ел арта. Чагыштыру өчен – 2018 елда шушындый алты җинаять теркәлгән: икесе Алабуга районында, Чаллыда, Бөгелмә, Биектау һәм Тукай районнарында берешәр очрак. Барлык җинаять эшләре дә 2018 елда ачылган һәм судка җибәрелгән.
“Компьютер һәм заманча элемтә ысуллары кулланып кылынган җинаятьләрне ачыклау кыен. Чит кешенең социаль челтәрләренә керергә рөхсәт алу һәм законга каршы файлларны алып ату өчен белгечләр җәлеп итәргә, төрле компанияләргә запрос җибәрергә кирәк”, дип сөйләделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Шулай да, полиция хезмәткәрләренең мондый төр җинаятьчеләрне ачыклау тәҗрибәсе бар. Быел Татарстанда өч кеше гаепләүчеләр эскәмиясенә эләккән, тагын җиде кешенең җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә.

Менә бер мисал. Гаепләнүчеләр эскәмиясендә Казаннан Шакиров фамилияле бер кеше. 2016 елда ул “Вконтакте” социаль челтәрендә “Денис Барыгин” исеменнән ялган бит ачкан. Ел дәвамында кызлар белән танышкан һәм соңыннан алар белән интим темаларга языша башлаган.
“Эксперт бәяләмәсе буенча, кызлар белән язышканда Шакиров “сексуаль өлкә” буенча мәгълүматлар биргән. Балалар белән язышканда сексуаль характердагы сүзләр куллана”, диделәр Татарстан Эчке эшләр министрлыгында.

Бер ел эчендә 10 һәм 13 яшьлек ике кыз җинаятьче корбаны була. Ир-атка карата “Унике яше тулмаганнарга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре куллану” һәм "Унике һәм ундүрт яше тулмаганнарга карата азгын гамәлләр куллану” маддәләре буенча җинаять эше ачылган.

Татарстан Прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Ренат Салихов әйтүенчә, Интернетта мондый җинаятьчеләр кармагына гадәттә 12-13 яшьлек кызлар эләгә. Бу вакытта балаларга әти-әниләр игътибары кими һәм алар мөстәкыйльгә әйләнә.

Бу җинаятьчеләр үзләрен гадәттә яшь егет дип таныштыра.
Бала белән иркен аралаша башлагач, ул аның башка мөнәсәбәтләргә әзерлеген тикшерә. Җинаятьче башта үзенә берәр гади генә фото җибәрүен сорый. Бу үтенече канәгатьләндерелгәч, шәрә фото сорый башлый, таләпләрен арттыра”, диде Ренат Салихов.

Бала үзенең ялангач сурәтен җибәргәч, җинаятьче аңа берәр аулак урында очрашырга тәкъдим итә.

“Җинаятьче шундук баланы көчләячәк дигән сүз түгел. Ул һаман да бала белән контактларын җайларга тырышачак. Әмма җинаятьченең максаты – бер”, диде Ренат Салихов.

Үлем төркемнәре, АУЕ һәм наркотиклар

Шулай да, җинаятьчеләрнең Интернетта балалар белән интим язышуларын еш күренеш дип әйтеп булмый. Педофиллар Интернетта янаган бердәндер куркыныч түгел, ди Ренат Салихов. Социаль челтәрләрдә тагын бер куркыныч бар - балаларга тискәре йогынты ясый торган төркемнәр.

Мәсәлән, укуда яки якыннары белән начар мөнәсәбәтләрдә булган бала үлем төркемнәрендә “терәк-таяныч” таба һәм бу фаҗига китереп чыгарырга мөмкин.
Экстремистик яки арестант уркаган бердәмлеген (АУЕ) пропагандалый торган төркемнәрдә яшүсмерләрне һәм балаларны законга каршы гамәлләргә өндәргә мөмкиннәр.
“Республикадагы барлык хокук саклау органнары да АУЕ кебек күренешне бик җентекләп күзәтә. Интернеттагы шушындый төркемнәрдә торучылар белән бик зур һәм четрекле эш алып барыла. Татарстанда бу күренеш таралмасын өчен барысы да эшләнә”, диде Ренат Салихов.

90 процент очракта мондый төркемнәрдә яшүсмер малайлар утыра. Салихов сүзләренчә, күп очракта балалар урлашкан вакытта АУЕ йогынтысына эләгә.

Интернет аркылы балаларны наркотик сатуга җәлеп итү очраклары да бар. Кайбер балалар үзләре үк наркотик куллана башлый.

Әти-әниләргә киңәш

Ренат Салихов әйтүенчә, әти-әниләр үзләрен эшкә һәм йорт мәшәкатьләренә багышлап, балаларының мөстәкыйль булуына сылтау итеп, еш кына аларны онытып җибәрә.

Әлбәттә, заманча технологияләр гасырында балаларны контрольдә тоту шактый кыенлашты. Аларда берьюлы берничә гаджет – телефон, компьютер, планшет һәм социаль челтәрләрдә берничә аккаунт. “Практика күрсәткәнчә, балалар әти-әниләреннән аеруча куркыныч язышуларны да яшерә ала. Алар ялган битләр ача яки башка җайланмадан керә”, диде Ренат Салихов.

Шул сәбәпле, Прокуратура бүлеге башлыгы, балаларына компьютер яки телефон алганчы әти-әниләр профилактик сөйләшү уздырырга тиеш дип киңәш бирә.

“Баланы Интернеттагы тискәре йогынтыга әзерләргә кирәк. Ул кризислы хәлләрдә югалып калмаска тиеш”, диде Салихов.

Сөйләшүләр берничә тапкыр булса, бигрәк тә яхшы. Мәсәлән, гаджетны алганчы да, алгач та сөйләшергә кирәк. Ренат Салихов әйтүенчә, бала белән әти-әни генә түгел, ә гаиләдәге башка олы кешеләр дә сөйләшергә тиеш.

Моннан тыш, экспертлар әти-әниләр баланың тәртибендәге үзгәрешләрне дикъкать белән күзәтергә тиеш дип әйтә. Әгәр бала үзен сәер тота башлаган, мәсәлән, үз-үзенә йомыла, үзенең гаджетларын яшереп йөри башлаган икән, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шуны да әйтергә кирәк, бу очракта ата-аналар ялгыз түгел. Белем бирү оешмаларында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм укытучылар балалар белән профилактик сөйләшүләрне даими уздыра. Моннан тыш, Роскомнадзор шикле сайтларны блокировкалый. 2019 ел башыннан ведомство судка кадәр 4701 интернет-сайтны блокировкалау буенча материаллар җибәргән.

“Безгә интернет-сайтларны блокировкалау өчен мөрәҗәгатьләр даими килә. Алар арасында социаль челтәрләрдә, мәсәлән “Вконтакте”дагы сәхифәләрне блокировкалауга запрослар да бар. Без бу запросларны закон актлары нигезендә карыйбыз, эшлибез”, - диде Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гәләветдинов.

Рөстәм Гәләветдинов әйтүенчә, педофилия, суицид һәм наркотиклар турында мәгълүматлар булган сайтлар автомат рәвештә, ә калганнары суд карары нигезендә блокировкалана.

Автор: Елена САЛЯХОВА, sntat.ru
Фото: Салават Камалетдинов

Интертат
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading