16+

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә Зәй районы хакимияте нигә торак бирә алмый?

Казанда яшәүче Алена Киселева түрәләрнең башбаштаклыгы аркасында бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри. Аленаның 9 яшьлек инвалид баласы бар, анда туу белән йөрәк өянәге, эпилепсия чирләре табылган, хәзер инде табиблар ДЦП диагнозын да куярга уйлыйлар.

Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә Зәй районы хакимияте нигә торак бирә алмый?

Казанда яшәүче Алена Киселева түрәләрнең башбаштаклыгы аркасында бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри. Аленаның 9 яшьлек инвалид баласы бар, анда туу белән йөрәк өянәге, эпилепсия чирләре табылган, хәзер инде табиблар ДЦП диагнозын да куярга уйлыйлар.

Казанда яшәүче Алена Киселева түрәләрнең башбаштаклыгы аркасында бер җирдән икенче җиргә күченеп йөри. Аленаның 9 яшьлек инвалид баласы бар, анда туу белән йөрәк өянәге, эпилепсия чирләре табылган, хәзер инде табиблар ДЦП диагнозын да куярга уйлыйлар. Инде 7 ел биш кешедән торган Киселевлар гаиләсе Казан читендә аена 10 мең сум түләп, фатир яллап торырга мәҗбүр, гәрчә Зәй шәһәрендә тораклары булса да. Ник дисәң, инвалид баласын еш кына больницага йөртергә кирәк һәм анда дәвалау өчен күп җирдә булмаган аппарат кулланыла икән, ә якын тирәдә шундый шартлары булган сырхауханәләр юк. Алена торак шартларын яхшырту буенча чиратта тора, закон буенча 9 яшьлек Никитага әнисенә тиешле торакны чираттан тыш бирергә тиешләр, әмма Зәйдәге җирле хакимият аны әлеге ярдәмнән мәхрүм итә.

Гаиләнең әлеге шәһәрдәге йортлары авария хәлендә, тәрәзәләреннән җил өрә, идәннәре тоташ ярыктан тора, түшәме һәм дивары коела, әмма түрәләр аны шулай дип кабул итәргә атлыгып тормый, чөнки яңа торак бирәсе була ич. Район башлыгы Рәзиф Кәримов аңа, фатир бирә алмыйбыз, алга таба да нәрсәдер килеп чыгуы шикле дигән. Шулай да Зәйдәге йортларына ремонт ясарга вәгьдә биргән, тик хакимияттән килгән белгечләр монда бернәрсә дә эшләп булмый дип киткәннәр. Шулай итеп, яшь ана Алена тиеш булган торакны ала алмыйча, чит шәһәрдә фатир "снимать" итеп, инвалид баласын көн саен диярлек хастаханәгә дәвалау терапиясенә йөртә. 

Зәй районы хакимиятендә әйтүләренчә, Алена Киселева торак шартларын яхшырту программасында исәпләнә, инвалид баласы булу аркасында аңа аны чираттан тыш бирергә тиешләр. "Без әлеге гаиләгә Зәйдә берничә фатир тәкъдим итеп карадык, ләкин алар аны барып та карамадылар, чөнки Казаннан торак өмет итәләр. Бу очракта Киселевлар башкалабызда теркәлергә һәм җирле хакимияткә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Без үзебезнең яктан бөтен нәрсәне эшлибез, хәтта йортларында ремонт та ясарга тәкьдим иттек, тик алар бары тик Казанны гына карыйлар. Зәйдәге йортлары ике гаиләгә исәпләнгән, күршеләре торакларын хосусыйлаштырган инде, аларга да документларын тәртипкә китерергә зарур", - диделәр Зәй районы хакимиятендә.

Тулырак газетабызның киләсе саннарында

Рәсим Хаҗиев

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading