16+

Инвалид баланы җәберләү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсенең 2 нче мәктәбендә 11 яшьлек инвалид баланы мыскыллауга бәйле рәвештә прокуратура үткәргән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды.

Инвалид баланы җәберләү факты буенча җинаять эше кузгатылган

Яшел Үзән районындагы Васильево бистәсенең 2 нче мәктәбендә 11 яшьлек инвалид баланы мыскыллауга бәйле рәвештә прокуратура үткәргән тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды.

Күзәтчелек ведомствосы хәбәр иткәнчә, мәктәп укучылары кыш көне инвалид баланы турникка бәйләп куйганнар, әлеге вакыйга РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсе буенча җинаять эше ачуга сәбәпче булган.

Моңарчы сәламәтлеге чикләнгән бала һәм аның әнисе белдерүенчә, хулиганнар малайны 30 градуслы салкында турникка бәйләп куйганнар һәм аңардан бүреген салдырганнар. Ярый ла, моны шаһитлар күреп алган һәм зыян күргән укучыны турниктан салдырганнар.

Шул ук вакытта әлеге баланың даими рәвештә шундый мыскыллауларга дучар ителүе билгеле булды. Инвалид укучы, яшьтәшләренең укытучысы каршында ук аның йөзенә төкергәннәрен раслаган, педагог исә җинаятьчеләрнең гамәлләрен чикләү өчен берни дә эшләмәгән. 

Прокуратура әлеге бәхәсле хәлдә катнашкан ике укучыны сораштырган. Алар сүзләренчә, имештер, киресенчә инвалид бала аларны берсүзсез кимсетә башлаган. Шуннан соң бер укучы инвалид баланы үрти башлый, һәм "бу вакытта төкерекләр аның партасына эләгә. Соңыннан гына әлеге хәлгә сыйныф җитәкчесе кушылган һәм сәламәтлеге чикле баланы тынычландырган".

Шуңа да карамастан, күзәтчелек ведомствосы, мәктәп администрациясе укучылар арасындагы бәхәсле хәлләрне кисәтү буенча барлык кирәкле чараларны үтәмәгән, шулай ук "яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләрне җайга салу максатларында мәктәп психологының бала белән психокоррекцион эшен" оештырмаган, дип саный.

Нәтиҗәдә, шәһәр прокуроры каршындагы эш төркеменең чираттан тыш утырышында инвалид укучыны 3 нче номерлы Васильево урта мәктәбенә күчерү турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading