16+

«Ипине кашык белән ашарга туры килде»

Узган саннарыбызның берсендә уала торган ипи турында язган идек. Аны безгә укучыбыз Хәмзә абый алып килеп күрсәтте. Берничә көннән редакциягә газетабызда эшләп, лаеклы ялга чыккан Зәллә Вәлиева шалтыратты. Ул да ипинең сыйфатыннан зарланды.

Узган саннарыбызның берсендә уала торган ипи турында язган идек. Аны безгә укучыбыз Хәмзә абый алып килеп күрсәтте. Берничә көннән редакциягә газетабызда эшләп, лаеклы ялга чыккан Зәллә Вәлиева шалтыратты. Ул да ипинең сыйфатыннан зарланды.

Алар Казанның 3нче ипи заводында пешкән икмәк алган. «Ичмасам, икене алган идек, кашык белән ашарга туры килде», – диде ул.
3нче ипи заводының баш технологы Гөлзидә Әмирханова сүзләренчә, ипинең куллану вакыты чыккан булса, ипи уала торганга әйләнә.
– Шундый шикаятьләр булганда, без барып карыйбыз, ул ипи күп вакыт бер атна элек алып куелган була, кайбер очракларда безнең ипи дә булмый. Табигый ингредиентлардан пешкән ипи шулай уала торган була инде. Без аңа бернинди дә химия кушмыйбыз бит. Ипинең яраклылык вакыты – 24 сәгать, әгәр дә ул пакет эчендә булса – 48 сәгать.
Икмәк сатып алганда шуңа игътибар итсеннәр иде, – диде ул.
Кулланучылар өчен консультация үзәге җитәкчесе Энҗе Арсланова әйтүенчә, берәр ризык яки товарның сыйфаты буенча шикаять булганда, үзәк белгечләре кемгә мөрәҗәгать итәргә, дәгъва документларын ничек тутырырга кирәклеге турында киңәшләрен бирә ала. «Безгә килсәләр, документларын тутырып бирәбез», – диде ул.

Үзәкнең «кайнар элемтә» телефоны: 221-90-16 (эш көннәрендә сәгать 9.00дән 17.00гә кадәр (12.00-13.00 төшке аш).
Мондый очракта Роспотребнадзорның «кайнар элемтә»сенә дә шалтыратырга була: 236-94-11 (сәгать 10.00дән 17.00гә кадәр).

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading