16+

Ипотека түләргәме, баланың туган көнен үткәрергәме?

Бергә уйнап үскән күрше кызының туган көнендә булган истә. Бүләккә дә карандаш, блокнот ише әйбер биреш иде безнең вакытта. Сыйныфташларымның берничәсе шулай ук берәр тапкыр туган көн билгеләп үткән иде. Шуның белән шул. Без 90нчы еллар балалары булсак та, туган көннәр белән иркәләп ятмадылар.

Ипотека түләргәме, баланың туган көнен үткәрергәме?

Бергә уйнап үскән күрше кызының туган көнендә булган истә. Бүләккә дә карандаш, блокнот ише әйбер биреш иде безнең вакытта. Сыйныфташларымның берничәсе шулай ук берәр тапкыр туган көн билгеләп үткән иде. Шуның белән шул. Без 90нчы еллар балалары булсак та, туган көннәр белән иркәләп ятмадылар.

Күптән түгел иптәш кызымның улына 5 яшь тулды. Бу вакыйганы ул зурлап, балалар мәйданчыгында үткәрергә ниятләде. Бәйрәмгә 12-13 бала һәм аларның әниләре чакырулы иде. Сабыйлар 2-9 яшь аралыгында. Шуңа бу мәйданда һәр яшь өчен уйнау мөмкинлеге каралган. Ярты сәгатьләп аниматор белән дә уйнадылар, торт белән дә сыйландылар. Кыскасы, балалар бәйрәм чын күңелдән итте.

Туган көннән кайтканда 3 яшьлек улым: “Минем дә туган көн шундый була әни”, – дип әйтеп салды. Ә туган көненә бер айлап вакыт калып бара.

... Минем беренче туган  көнне 10 яшьтә уздырдык. Сыйныфташлар һәм дуслар килгән иде ул вакытта. Авыл өе әллә ни зур түгел. Бабай салып калдырган агач өйдә торабыз. Унбишләп кеше ничек сыйганбыздыр. Өстәлдә дә хәзерге кебек 15 төрле салат булмагандыр.  Бәйрәмнең ничек узганын дөресен генә әйткәндә хәтерләмим. Ахырдан урамга чыгып, карда уйнаган гына истә калган.

Бергә уйнап үскән күрше кызының туган көнендә булган истә. Бүләккә дә карандаш, блокнот ише әйбер биреш иде безнең вакытта.  Сыйныфташларымның берничәсе шулай ук берәр тапкыр туган көн билгеләп үткән иде. Шуның белән шул. Без 90нчы еллар балалары булсак та, туган көннәр белән иркәләп ятмадылар. Әти-әнинең акчасы да күп булмагандыр. Авылда мөмкинлекләр дә шәһәрдәге кебек түгел. Без дә ул кадәр азынмаганбыздыр инде. Туган көн үткәрегез дип йөдәткәнемне хәтерләмим дә.

Бер яктан, туган көннәрнең кызыгы шул бала вакытта бит инде дип уйлыйсың. Бүләкләр, шарлар, матур, тәмле торт, шәмнәр өрү... Бала өчен моңардан да зур шатлык була аламы икән?! Инде утызга җиткәндә ул гадәти көнгә әверелә башлый бит. Хәтта ир белән хатын да үзара бүләкләр бирүдән туктый. Ә кемдер бөтенләй дә туган көнен искә дә төшерергә яратмый. Янәсе, минем картайганымны нигә искә төшереп торырга?

Ничек кенә булса да, балага 6 ай, яисә 1 яшь тулганны зурлап бәйрәм итүчеләрне аңлый алмыйм әле. Бала ул бәйрәмне исә калдырамы инде? Ә күпме акча тотыла андый бәйрәмнәргә? Әни кеше бала ялында утыра, гаиләне әти генә туендыра. Ипотекасын түлисе, машинаның кредит вакыты килеп җитә. Ә кечкенә баланың туган көнен үткәрү кимендә бер айлык ипотека ул, җәмәгать! Кайдадыр мәзәк итеп укыганым да бар иде: әти-әни баласының 1 яшьлек туган көнен үзе ял һәм бәйрәм итәр өчен үткәрә ул! Дөрестән дә шулай булып чыга инде. Кечкенә баланы туган көнгә барыбер әнисе алып киләчәк. (Бу очракта бер генә минус бар. Бүләк сезнең туган көндәге кебек конвертта килмәячәк. Димәк, чыгымнар да капланачак дип көтүдән мәгънә юк. Бала-чагага ярамаган тагын дип, үзләренә кирәкмәгән уенчык тотып килүчеләрне дә күргәнем бар әле).

Хәзер бит туган көннәрне безнең замандагы кебек уздырмыйлар. Кимендә 2мең сумга тортка заказ бирәсе. Ул әлбәттә инде иптәш кызыңның баласы туган көнеңдәгедән зуррак, төрле төсле булырга тиеш! (Тортка куела торган бер прәннекнең кимендә 150 сум икәне ул әнигә соңрак барып җитә бит).  Бүлмәне шарлар белән бизәргә, әллә ничә төрле уеннар уйната торган аниматор чакыртырга (аларның да бәяләре мең сумнан башлана), уен мәйданчыгы арендаларга... Кыскасы, безнең әти-әниләр бик рәхәт һәм тыныч яшәгән!

P.S. Шул ук туган көнгә килгән иптәш кызым көлдерде. “Без болай уздырган юк әле туган көннәрне. Бер үткәрсәң, ел саен шулай сорый икән алар”, – ди.
Хәзер менә баш каткан инде: баланың туган көнен бәйрәм итәсеме? 10 яшь тулганны көтәсеме?

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Миңа 52 яшь. Әнием минем туган көнемне 10 яшьтә уздырды. Салатлар булгандыр дип уйламыйм. Бәлешкә ,,10яшь" Дип язылган иде. Открытый пирог пешергән иде әнием. Чәй эчтек, уйнадык. Укытучым да килгән иде. Китап, чәчкә тага торган тасма, ручка алып килгән иде. Шатлыгым эчемә сыймады. Без чын күңелдән шатлана белә идек. Шуңа да бәхетле булганбыз. Хәзер инде туган көнне уздырасы килми. Хәтта балалардан да бүләк көтмим. Абыйларым, энеләрем һәр елны бүләкне мулдан бирәләр. Рәхмәт. Балаларның туган көнен азрак гадирәк уздырырга кирәк. Шатлана белсеннәр.

    Мөһим

    loading
    2
    X