Шәһри Казан

Иптәшләрнең хәерлесе нинди була?

Пәйгамбәребез: «Иптәшләрнең хәерлесе шундый кешедер ки, Аллаһыны зекер итсәң (искә алу), сиңа ярдәм кылыр, Аллаһыны онытсаң, хәтереңә төшерер», – дигән.

«Аллаһыны зекер кылу – дисбе белән санап, «Аллаһ» исемен әйтеп утырудан гына гыйбарәт түгел, бәлки аңа караганда киңрәк нәрсә. Зекер тел белән дә, күңел белән дә, әгъзалар белән дә (мәсәлән, намаз уку кебек) булырга мөмкин.

Реклама

Әгәр тиешсез бер урынга чыкканнан соң: «Юк, ярамый, бу эшкә Аллаһы Тәгалә риза түгел», – дип тукталсаң, Аллаһыны зекер итүчеләрдән буласың. Шушы эшеңә иптәшең дә риза булса, ул ярдәм кылучылардан саналыр. Андый урынга барганда иптәшегез сезгә: «Бу эшебезгә Аллаһы Тәгалә риза булмый», – дисә дә, юлыгыздан кире кайтсагыз, Аллаһ исемен исегезгә төшерүче буласыз. Шушы эш чет-чет итеп, төймә белән йөзләр, меңнәр тәсбих санауга күрә дә бәлки саваплырак бер гамәл булып куяр».

(«Җәвамигуль кәлим шәрехе». Риза Фәхреддин. 134нче хәдис. 1916)

Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: