16+

Ир-атлар нигә өйләнергә ашыкмый?

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда өйләнмәгән ир-атлар күбрәк.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда өйләнмәгән ир-атлар күбрәк.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Россиядә ир-атларның 16 проценты буйдак тормышы белән яши, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар исә 7 процент кына. Өйләнгән ир-атлар да кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда күбрәк: 54 һәм 47 процент.

Россиялеләрнең яртысы мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәгән. Биредә яшәүчеләр үз парларын күбесенчә дуслары һәм танышлары (30 процент) арасында, шулай ук эштә (20 процент) очрата. Алар уку йортларында (13 процент), паркларда (11 процент), концертларда (6 процент) һәм социаль челтәрләрдә (5 процент) таныша.
Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хөкүмәткә рәхмәт,бик кайгыртучан,шартларын тудырып тора.31 яшемә җитеп, шушындый чибәрлегем,ныклы, матур гәудәм белән хаман буйдак булып йөрим.Концертларга йөрмим, вакыт юк,социаль-челтәрләр аша мөнәсәбәтләр,минем өчен җитди тоелмый,кеше таныштырганны яратмыйм.Гомумән,мин гел юлда,андыйларны бик көтмиләр шул, ә инде офиста 20 меңгә утырасы килми. Хәзерге кызларга акча мөхим,хис түгел.Балалы ялгыз кызлар да байтак, кеше баласын тәрбиялисе килми, үземнекенә дә әзер түгел. Гашыйк булу хисе дә хәзер юк. Ниндидер битарафлык. Хыяллану да юк, күңел учагы сүнде. Чын дөресен әйткәндә мин үзем Яр Чаллыдан, безнең шәhәр кызлары үзләрен әллә кемгә куялар, Казан каласы белән чашыштырганда , мәркәзебездә кызлар тыйнак hәм игътибарлык билгесен юнәлтәләр, үзләрена җәлеп итәләр.Шушыннан соң эреп китәсең инде.Кученмичә булмас инде мөгаен.

    Мөһим

    loading