16+

Ир-атларга велосипедта йөрү зыянлы?!

Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы доценты, 35 ел уролог булып эшләүче Алексей Зубков әйтүенчә, яшь гаиләдә бала булмауның сәбәбе 60 процент очракта хатын-кызга, 40 процент очракта ир-атка бәйле булса, хәзер бу мәсьәләдә процент чагыштырмасы иллегә илле.

Казан дәүләт медицина университетының урология кафедрасы доценты, 35 ел уролог булып эшләүче Алексей Зубков әйтүенчә, яшь гаиләдә бала булмауның сәбәбе 60 процент очракта хатын-кызга, 40 процент очракта ир-атка бәйле булса, хәзер бу мәсьәләдә процент чагыштырмасы иллегә илле.

Урологка яшьләр дә мөрәҗәгать итә башлаган. “Авыруларның 50 процентын кеше үзе китереп чыгара. Пациентларны дәвалыйбыз, тиешле чаралар күрелә, киңәшләр бирәбез. Дәүләт пациент өчен фәлән кадәр сумма сарыф итә. Ләкин хәле яхшыруга кеше табиб кушканнарны үтәми, дөрес тормыш алып бармый, кабат авыруларыннан зарлана башлый, янә урологка килә. Дәвалаудан ни мәгънә? “– ди Алексей Зубков. Табиб фикеренчә, малайларны кечкенәдән тәрбияләргә кирәк. “Бездә балаларда еш очрый торган авырулар җенси органнар ялкынсыну белән бәйле. 21 гасырда бу турыда әйтергә дә оят, әмма, факт, гигиена таләпләре тиешенчә үтәлми. Малайларны әтиләре өйрәтергә тиеш. Кызлар да, малайларның да юынып йөрүләре мөһим. Бездә балаларны да сөннәткә дин куша дип кенә утырталар бит. Чисталыкны кечкенәдән кайгырту кирәк. Җенси тормыш гигиенасы турында 14 яшь тулганнан соң сөйләсәң урынлы. Егетләргә хатын-кызга хөрмәт белән карарга кирәклеген, җенси мөнәсәбәтләрнең куркынычсыз булырга тиешлеген, җенси юл аша йогарга мөмкин булган авырулар хакында аңлатып сөйләргә кирәк. Күп нәрсәдә балалар өчен әти-әниләр, гаиләдәге мөнәсәбәтләр үрнәк булып тора”, – ди Алексей Зубков.Сүз уңаеннан, велосипедта озак йөрү ир-атлар өчен файдалы түгел икән. “Җенси органнар гел бәрелеп йөрсә зыян. Шуңа да велосипедның уңайлысын сайларга кирәк. Фитнес үзәкләргә баргач та велосипед рәвешендәге тренажерларда чамасын белеп шөгыльләнергә киңәш ителә”, – ди табиб.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading