16+

Җир кишәрлеген арттырасың килсә

Еш кына кешеләр җирләргә үз белдеклеге белән хуҗа була. Законлы рәвештә рөхсәт ителмәгән урынга объектлар салдыра, үзенеке булмаган участоклардан файдалана.

Еш кына кешеләр җирләргә үз белдеклеге белән хуҗа була. Законлы рәвештә рөхсәт ителмәгән урынга объектлар салдыра, үзенеке булмаган участоклардан файдалана.

Татарстанның Росреестр матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, быел республикада үз белдеклеге белән җир алу очраклары инде 2000нән артып киткән. 90 процент очракта закон бозучылар күршеләренең җир кишәрлеге хисабына үз мәйданнарын арттыралар. Татарстан Росреестры хезмәткәрләре тагын бер кат кисәтә: бу гамәл законсыз булып санала, моның өчен штраф каралган.

Җир кишәрлеген арттырырга теләсәң, аны законлы рәвештә дә эшләргә була. Муниципалитет, дәүләт карамагындагы җирләрне үзеңнеке итеп теркәргә мөмкин. Россиянең җир кодексы буенча бу рөхсәт ителә. Моның өчен гражданга җирле үзидарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Казанда беренче чиратта, шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәрне төзекләндерү идарәсенә барырга.


 Кеше җир кишәрлеген законсыз рәвештә файдаланган өчен административ штраф каралган. Штраф суммасы тәртип бозучының статусына һәм җир кишәрлегенең кадастр бәясенә бәйле. Гади гражданнар үз белдеклеге белән кеше җирен яулап алган өчен әлеге җирнең кадастр бәясеннән 1дән 1,5 процентка кадәр штраф түли. Штраф бәясе 5 мең сумнан азрак түгел. Җирнең кадастр бәясе билгеләнмәгән булса, гражданга 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр штраф салына. Штрафтан тыш тәртип бозуларны төзәтү өчен вакыт бирелә. Әгәр дә шул вакыт эчендә үзгәрешләр булмаса, инспекторлар өстәмә тикшерү уздыра һәм эш судка тапшырыла. Гаепле кешене хөкемгә тартырга мөмкиннәр. Суд карары үтәлмәгән очракта, законсыз файдаланылган җирне тартып алачаклар. 


Фото: mosr.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading