16+

Ирада Әюпова театрлар, билетлар һәм акча хакында

Тамашачыны элеккеге форматта залларга кайтару бер яктан кыенлыклар тудырса, шәхси театрларның акрынлап кына юкка чыга баруы икенче яктан борчуга сала.

Ирада Әюпова театрлар, билетлар һәм акча хакында

Тамашачыны элеккеге форматта залларга кайтару бер яктан кыенлыклар тудырса, шәхси театрларның акрынлап кына юкка чыга баруы икенче яктан борчуга сала.

Пандемиянең начар яклары гына түгел, уңай якларын да күрә башладык хәзер. Бер-беребез белән вакытны күбрәк уздырабыз, иҗади яктан үсәр, хобби белән шөгыльләнер, рухи байлык алу өчен дә ике ай чамасы вакытыбыз булды.

Театрга барып, андагы рухны, мохитне тоеп спектакль карау әйбәт инде, әмма вирус китереп кыскач, андый рәхәтлекләрдән бераз тыелып торырга туры килде. Ярый әле Интернет бар. Яраткан спектакльләребезне, концертларыбызны онлайн карау мөмкинлеге тудырылды. 29 майга булган мәгълүматлар буенча гына да республикада уздырылган онлайн чараларны 14 млн кеше тамаша кылган. Шуларның 90 сы түләүле икәнен исәпкә алсак, моны яхшы тәҗрибә һәм тамашачыларны җәлеп итүнең бер юлы дип кабул итү кирәктер.

Бүген журналистлар белән онлайн очрашу барышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова да мондый тәҗрибәне киләчәктә дә файдаланудан баш тартмаска кирәклеген искәртте. Шулай да элеккеге кебек спектакльләр карау да сагындыра. Артистлар үзләре дә сәхнәгә сусап беткән инде. Министр исә бирешмәскә өнди һәм август айларына театрлар тамашачыларны кабул итә башлар, дип фаразлый.

-Бер ай без шөгыльләнеп, репетицияләр ясаячакбыз. Ә август аенда театрлар акрынлап тамашачыларны кабул итә башлаячак, - диде Ирада Әюпова.

Әлегә исә барлык театрлардагы актерлар да җәйге ялга озатылачак.

Тик проблемалар барыбер үзләре юкка чыкмый. Тамашачыны элеккеге форматта залларга кайтару бер яктан кыенлыклар тудырса, шәхси театрларның акрынлап кына юкка чыга баруы икенче яктан борчуга сала.

Аларга ярдәм итү йөзеннән дәүләт грантлар системасын булдырырачак. Әлегә аларга ярдәм итүнең бу бердән бер юлы, ди министр.

Хәзерге вакытта дәүләт театрлары федераль проектлар кысаларында, 50 млн сумга кадәр акчалар ала. Шуңа да грантларның күпчелеге дәүләтнеке булмаган театрларга биреләчәк.

Быел “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында республикага барлыгы 229 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Шуларның 92 млн сумы республика казнасыннан. Алар Буа, Кукмара, Питрәч, Тукай һәм Чирмешән районнарындагы авыл клублары, Спас, Биек Тау һәм Арчадагы китапханәләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Реклама, мәгълүмати яктан да театрларга ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Чөнки пандемиягә кадәр мәдәни учреждениеләр акчаларының шактый өлешен нәкъ менә шул максатка тоткан. Әмма реклама хезмәте инде күрсәтелгән, акчаларны кире кайтарып булмый.

Аның каравы, тамашаларга билетлар сатып алган тамашачылар акчаларын кире кайтаруны өстенрәк күрә икән. Ирада Әюпова шул теманы да кузгалтты.

-Мин Виктор Степанцов (“Болактагы яшьләр театры” директоры —авт) белән сөйләштем. Ул билетлар өчен акчаны кире кайтаруны сорыйлар, еш кына бу соңгы акчалар була, ди. Күп кенә төбәкләрдә билетларны кире кайтармаска дигән карар бар һәм анда билетларны алыштыралар гына. Бездә исә кешеләр күбрәк акчаны кайтарып бирүне сорый, - диде министр.

Ничек кенә авыр булмасын, түзәргә генә кала, башка чара юк. Германиядә әнә театрларда, концерт залларында бер рәткә 5-6 гына урындык төзи башлаганнар. Бездә дә шахмат ысулы белән тамашачыларны утырту хакында сүзләр йөри. Ярым буш залга спектакль уйнауның кызыгы да, файдасы да юктыр. Бу чорлар тизрәк үтсен иде инде дип телисе генә кала!

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading