16+

«Ирегезне мактагыз»

Күптән түгел Казанда танылган табиб Олег Комаровский булып китте. Ул ике көн дәвамында семинар уздырды, әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, балалар сәламәтлеге турында сөйләде.

«Ирегезне мактагыз»

Күптән түгел Казанда танылган табиб Олег Комаровский булып китте. Ул ике көн дәвамында семинар уздырды, әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде, балалар сәламәтлеге турында сөйләде.

Доктор Комаровскийның киңәшләрен «ШК» битләрендә дә биреп барырбыз. Балалар сәламәтлегенә кагылышлы сорауларыгыз булса, 8(843)562-54-98 номеры аша редакциябезгә юллый аласыз. 

Доктор Комаровскийдан 5 киңәш
1. Автомобильнең тәгәрмәче тишелсә, башка йөреп булмый. Машина йөртүче, бу хәл кайчан булса да булачак дип, тәгәрмәчне ямарга өйрәнә. Әти-әниләр дә балаларның авыруларына әзер торырга, кирәк чакта беренче медицина ярдәмен күрсәтә белергә тиешләр. Тик гадәттә, өч югары белемле әниләр дә, хәтта медицина белгече булсалар да, бала тапкач, нәни сабыйны күреп югалып кала, бала ач түгелме, туңмыймы дип борчыла. Бу – инстинкт. 

2. Хатын-кызлар колагына: картлыгыңда яныңда 20 оныгың булганчы, үз бабаең булсын. Ирегезнең сәламәтлеген кайгыртыгыз. Ир белән хатын тату булган гаиләдә балалар да үзләрен бәхетле тоя.

3. Баланың сәламәтлеген ныгыту өчен өй температурасы 18-20 градус җылы булырга тиеш. Дымлылык 50-70 процент уңай дип санала. 

4. Күп авыруларны өйдә әти-әни дә дәвалый ала. Борын тыгылган саен хастаханә юлын таптасаң, дәвалаучы табиблар җитмәс иде. Бер очракта табибка бару мәҗбүри: балада элек күзәтелмәгән билгеләр булганда һәм ике көн дәвамында баланың хәле начараюга таба барса.

5. Балаларга ир-ат тәрбиясе кирәк. Бала янында һәрчак хатын-кызлар бит, хатын-кыз консультациясендә, бала тудыру йортында, балалар бакчасында, мәктәптә дә... Хатын-кызның хәйләкәрлеге мөһим. Ирегезне мактагыз, үзегез белгән әйберләрне дә ул гына белә дигән кыяфәт чыгарып, аннан киңәш сорагыз, баланың мәктәптәге җыелышларына, балалар бакчасына әти кеше дә йөрсен. Бала авырганда аның янында ир-ат та борчылып утырсын. Әнигә карата хөрмәтне дә әти кеше тәрбияли.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X