16+

Ирем ФСБда эшли, барыгызны да утыртам дип янады

“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” ди бит безнең акыллы халык.

Ирем ФСБда эшли, барыгызны да утыртам дип янады

“Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә” ди бит безнең акыллы халык.

Мин  дә соңгы араларда  өемә терәлеп кенә уза  торган автобуска утыра башлагач, аңарда йөрүчеләргә кызыкмый, киресенчә, аларга  кызганып карый  башладым. 

Юкса  мин «Яшәсен метро. Бер утыру ни тора!” диям дә  җир астына төшеп китәм дә,  кирәк  җиремә тиз генә барып та  җитә идем.  Балаларны мәктәпкә  җибәрмәгән зәмһәрир суык көнне  борынымны  жәлләп аны өшетмим тагын дип метрога кадәр барып тормыйча  ишек төбендәге автобуска утырырга булдым.

Басып көтеп торам шулай. Килми дә килми мин көткәне, экскурсия автобусы кебек ярты Казанны әйләнеп йөри торган 74нче. Килеп киткән  45ләр 33ләрнең чутын югалттым инде. Суык бабай да  ник тик торасың дип, чеметкәли башлады. Хәер тик кенә басып тормадым. Рәхмәт җыярга керештем. Тукталышта кичәге күзачкысыз бураннан соң  биек таулар  өелгән. Җитмәсә, аяк асты тайгак. Автобустан төшүчеләр үзләрен нинди   кыенлык каршылык көткәнен башларына да китермиләр.  Кайтып  җиткәннәренә сөенеп,   ашыга ашыга төшәләр.  

Ләкин каршыдагы  кар көртенә болай тиз генә менә алмыйлар, бигрәк тә карт-коры хәлсез. Мин аларның җәфаланганнарын күрү белән  ярдәмгә ашыктым, көрт башыннан торып  кулымны суздым да тартып менгердем. Беләсезме күпме рәхмәт ишеттем мин ул үземә кирәкле  автобусны көтеп торган арада.  Чутламадым инде, ләкин ишеткән саен рәхәт булды. Әллә хәрәкәтләнгәнгә,  әллә ишеткән  рәхмәтләрдән күңел күтәрелеп киткәнгә,  көннең суыклыгы да онытылды  хәтта.

Бер рәхмәт мең  бәладән коткара диләр бит,  шул рәхмәтләрнең  файдасы булды бугай,  ниһаять  автобусның  мин көткәне дә килеп җитте. Бик “күңелле” рейс булды ул,  икенче тукталышта  салонга  аягында көчкә басып  торучы  лаякыл бер  исерек хатын килеп керде. Билгеле инде, кондуктор мондый җәфа пассажирдан котылырга теләп,  аны төшәргә кодалый башлады.  Ә тегесенең укасы коелган диярсең,  баш миенең аракы пары  каплап бетерә алмаган өлеше белән уйлаптыр инде, хәер, аларны уйлап торырга кирәкми, алар бик күпләрнең теленә пропискага кергән,  кондукторга матур сүзләр  яудыра башлады, безгә,  бер гаепсез пассажирларга да  эләкте.  

Ирем ФСБда эшли, барыгызны да утыртам дип янады. Ярый әле,  дөрес якка утырмаган булып чыкты, икенче  тукталышта төшеп калды. Ул  төшеп киткәч тә  салон эчендә бик озак аракы  исе бетмәде.   Ә күңелгә юшкын утырып  калды. Салондагы  маҗаралар әле моның белән генә дә бетмәде.  Икенче берәү (кызганыч, ул да хатын-кыз  һәм анысы да шактый кәефле күренә) үзенең Севастопольда хезмәт иткән  диңгезче улының адмиралны коткарып  зур батырлык эшләве турында сөйли башлады,  хәтта тунын да салып ташлады.  Без ул төшеп калганчы аның  улының батырлыгы һәм илнең сугыш сере турындагы хикәясен ничә тапкыр ишеттек икән,  белмим. Ләкин шунысын анык беләм: мин метрода  йөргән арада автобус пассажирлары  бик нык үзгәргән.  Көн саен мондый кәмит карап булмас. Яхшы чакта  метрома утырырга кирәк -  анда бит пассажирларны карап-тикшереп, энә күзеннән үткәреп кертәләр ...

Фото: http://tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading