16+

«Ирем өйгә фахишә алып кайтты»

Кулыма каләм алырга озак кый­ма­дым. Яңгырлы көннәрнең берсендә өйдә тик утырганда тәвәккәлләдем. Эч серемне сезгә бушатырга булдым. Бәлки минем язмышым кемгәдер гыйб­рәт булыр.

Кулыма каләм алырга озак кый­ма­дым. Яңгырлы көннәрнең берсендә өйдә тик утырганда тәвәккәлләдем. Эч серемне сезгә бушатырга булдым. Бәлки минем язмышым кемгәдер гыйб­рәт булыр.

Миңа 33 яшь. Ирем белән яратып өйләнештек кебек. Ике ел очрашып йөрдек. Никахтан соң балабыз туды. Сәламәтлегеннән зарлана башлагач, ирем төп эшеннән китте. Мин фермада бозаулар карыйм. Хезмәт хакым аз, шулай да икебезгә, балабызны ашатырга җитә иде, әти-әниләрем дә булдыра алганча ярдәм итеп тордылар.

Ирем күп вакытын компьютер каршында уздыра башлады. Ул интернетта утыра, кемнәр беләндер языша. Яңа эшен дә шулай тапты бу. Таксист булып эшли башлады. Кредитка кулдан машина сатып алдык. Үзебез авылда яшибез. Ирем Казанга барып эшли башлады. Кайбер көннәрдә, клиентларым күп дигән булып, кунып та калгалый башлады. Акчасын кесә тутырып алып кайтып бирмәсә дә, канәгать идем. Үзенең дә кәефе күтәренке. Димәк, сәламәтлеге яхшырган дип сөендем. Ә беркөнне бу бер кызны өйгә алып кайтты. Бик ачык киенгән, чәче-башы тузган, бизәнгән, алдагы бер теше юк. Баксаң, ул фахишә булып чыкты. Таксида йөргән чакта трассадан узганда, ирем шул кызлар белән танышкан. Кышкы көннәрдә фахишәләрне, җылынсыннар дип, машинасына утыртып торган икән. Моның өчен иремә акча да түләгәннәр әле. Шунда берсе белән якыннанрак танышкан һәм аңа гашыйк та булган. Хәзер бу кыз­ны өйгә үк алып кайтты. Аны ашатыр­га кушты, мунчаларга кадәр керттек фахишәне. Кыскасы, ирем, аңа ияреп, Казанга китеп барды. Теге кызның бүлмәсендә торалар дип ишеттем. Имеш, ирем өйдә кала, кичләрен яңа хатыны «эшенә» чыгып китә.

Мин бу вакыйгаларны бик тыныч кына яза дип уйламагыз, йөрәгем елый, әмма иремнең ни сәбәпле бу адымга баруын аңлата алмыйм. Үзе дә аңламый бугай ул. Хәзер нишләргә дә белмим. Елыйм да елыйм. Мин фахишәдән дә начаррак булдым микәнни? Әле ярый балам бар, ул – төп терәгем. Ирләргә ышанырга ярамый икән. Юкка гына «Иделгә таянма, иргә ышанма» димәгәннәрдер инде борынгылар.

Исемем редакция өчен генә

 

Язмага реакция белдерегез

17

0

2

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ханым! Шуны эйтэ алам: эгэр дэ ирлэр интернетта утыралар икэн, димэк, алар анда узлэренэ юаныч тапканнар. Нормаль ирле хатын, яисэ нормаль хатынлы ир башын тыкмый интернетка. Шуна курэ бит аерылышулар кубэйде. 1000 гаилэнен 800-е аерыла. Ни очен шулай? Интернет аерылышунын топ сэбэпчесе. Шул хакта чан сугабыз бит: очраклы "мэхэббэт" корбаннарына юлыкмагыз!- дип... Менэ бер мисал: Чаллы шэхэрендэ 67 яшьлек ирле хатын, инде 3 нче ел узеннэн 7-8 яшькэ яшь ир белэн фэхеш уены оештырып утыра. Э ире намазга мэчеткэ йори. Боларнын ике кызлары, улы бар. Кызлары кияудэ оныклар бар. Э ир кеше, курэсен, мэчеткэ йореп, хатынына "яшь мэхэббэтлэр" телидер

    • аватар Без имени

      3

      0

      Ханым, хайван ирен очен ник елап утырасын??? Уз узенне ярат, Син узенне яратмаганга ирендэ сине яратмый. Сине мыскыл итеп, кутлэклэр белэн торып яткан ир очен елап утыралар мени???? Нэрсэгэ кирэк андый дунгыз???!??

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кутенэ тибеп чыгарырга булган фахишэне,э сез кунак иткэнсез!Хэзер еларга кирэк тугел,ирегез сезнен куз яшенэ тормый!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Китэргэ уйлагач барыбер чыгып китэ ул сенлем, сине хормэт итмэгэн кеше очен елама

          Мөһим

          loading
          2
          X