16+

Иремнең бер этлеге җитте, барысы да сүнде...

Мин иремнең икенче хатыны. Акыл утырткач өйләнештек. Беренчесе белән ул яшьлек әҗерен яшерер өчен кавышкан.

Иремнең бер этлеге җитте, барысы да сүнде...

Мин иремнең икенче хатыны. Акыл утырткач өйләнештек. Беренчесе белән ул яшьлек әҗерен яшерер өчен кавышкан.

Йөргән кызы балага узган да, өйләнмичә нишләсен? Бала тугач, килешеп яши алмаганнар. Аерылышканнар. Берникадәр вакыт буйдак тормыш тәмен татып, үзе генә яшәгән әле. Аннары юлына мин килеп очрадым. Яңа казык кагып, тормыш күтәрдек, йорт җиткердек, 3 бала үстердек. 

Беренче көннән үк мин аңа, беренче никахындагы баласын онытырга куштым. Ике арада йөрмәсен, эшләгәне дә безнең гаиләгә генә кайтырга тиеш, дидем. Үзенә генә бала үстерүе авыр булса, иреннән аерылып китмәсен иде, мин алар арасына кермәдем бит. 

Балалар үсте, тормыш кордылар. Иремне гомере буе контрольләп яшәсәм дә, бәла дигәне бөтенләй икенче яктан ишек какты бит менә. Беренче никахыннан туган баласы, инде ир булгач, безгә үзе килеп керде. Ирем елмаеп каршы алды, балаларым да кочаклашып күрештеләр. Күптән аралашалар, димәк. Ә ул бала минем янга килеп сәлам дә бирмәде. Шаккаттым. Ни дисәң дә минем өйнең бусагасын атлап керде бит ул. Балаларыма да, иремә дә үпкәләдем. Алар аңа минем белән исәнләшергә кушарга, хәтта шарт итеп куярга тиешләр иде. Мине өйдә юк сыман хис итеп, зал түрендә озак сөйләшеп утырдылар. Кызым аш-су бүлмәсенә йөгереп чыккан иде дә, куып керттем. Чәй куя имеш... Ә мин кем алар өчен?

Ул төнне иремә бер генә сорау бирдем. Ник килгән ул, мәйтәм?  Менә күрерсең, җаның чыгуга мал бүлешер өчен шул көнне үк ишек шакыячак, дидем. “Син мине улым янына җибәрмәдең, шуңа үпкәле ул сиңа”, – диде дә борылып ятты. Харап икән! Миңа үпкәли, имеш. Улын бик яраткач, ирем дә миңа сиздерми генә барсын иде. Шул көннән соң гаиләбезнең нигезе чатнады.

Мин иремне гафу итмәдем. Кайтса кайта өйгә, кайтмаса да исем китми, барыр җире бар, ишек ачык, дим, дә пешергәнемне үзем утырып тәмләп ашыйм. Мунчаны да аерым керә башладык. Бәлки беренче хатыны янына китәр, аңа да исем китми. Гаиләмне дә саклап каласым килми. Яшьлегемдә гаиләм дип артык яндым, икеләтә көйдем бугай мин, иремнең бер этлеге җитте, барысы да сүнде...

Әминә Ганиева.
Буа. 
Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

8

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ятсыз икэн сез,баланын ни гэебе бар,сезнен баладан ирегезне аеруда ни хакыгыз бар ,узегез турында уйлый тырган стерва,Бер чыкыр чэй жалка мени шаккаткыч,эледэ ничек яшэгэн сезнен бн ирегез,сез анын урында булсагыз нишлэр идегез сон?бу донья тугэрэк бумеранг бар балаларыгызга да шул кон килуве бар,ятсыз хатын икэнсез ничек оялмыйчан яздыгыз моны,эллэ молодец дигэнне котэсезме

    Мөһим

    loading