16+

Иркә: "Минеке кебек букет 11 класс арасында өч кенә кешедә иде"

"Элек без, бу көннәрдә “разведкага” урман тирәләренә менеп төшә идек... Соңгы звонокка букет әзерләү өчен урман буендагы ландыш чәчәкләрен барлап, карап кайта идек. Бу инде өйдән чыгып китәр өчен “серьезный” бер сәбәп кенә булган", - дип яза җырчы социаль челтәрдә.

Иркә: "Минеке кебек букет 11 класс арасында өч кенә кешедә иде"

"Элек без, бу көннәрдә “разведкага” урман тирәләренә менеп төшә идек... Соңгы звонокка букет әзерләү өчен урман буендагы ландыш чәчәкләрен барлап, карап кайта идек. Бу инде өйдән чыгып китәр өчен “серьезный” бер сәбәп кенә булган", - дип яза җырчы социаль челтәрдә.

"...Имеш бүген, 23 е карап төшәбез дә, иртәгә тагы шунда кичкә таба менеп, җыеп  төшәбез.

Безнең матур авылыбызны бөтен яклап урман әйләндереп алган. Шуңа кыргыз очлары Иске Ибрай якларыннан җыйса, без, аръяклар, тигермән ягына менә идек. Букетны башкаларныкына караганда зуррак җыю теләге миндә генә булмагандыр. Ашык-пошык, умыра-умыра чәчәк җыя идек.

Кайбер, би-и-ик бәхетле елларда, әтинең кәефе, вакыты булганда, мине “ДТ-75” кә утыртып үзе чәчәк җыярга урманга алып бара иде. Әти теге бөтен кеше йөри торган тигермән ягына түгел, бистә ягында урнашкан урманга алып китте. И-и, рәхәтлекләре соң шул вакытның! Әти үзе минем белән урманга чәчәк җыярга бара бит...

Урман эченә трактор белән әз генә кергәч, урманны тавышы белән ярып торган тракторны сүндерде дә, кабина ишеген киң итеп ачып сикереп төшеп, әйдә, кил, дип, ике кулын сузып, әз генә ирен кырые белән елмаеп, мине күтәреп алып, яшел, сары, зәңгәрсу төскә кергән алан уртасына бастырды. 

Ландышларны соңрак җыярбыз, ди, әйдә әнә теге тар сукмактан мин сине серле матур бер җиргә алып керәм. Кызым, бу урынны бик әз кеше генә белә. Монда бик матур Әргәзин бай чәчәкләре үсә, ди.

Алар сазлыкта үсәләр икән. Дөрестән дә аяктагы голошыма су кергәнен күреп, әтием шунда тор, үзем җыям, диде. Озын сабаклы бу чәчәкләрне мин беренче тапкыр күрүем иде. Алар бик матур һәм серле булып тоелдылар миңа. Чәчәкәрне күп итеп җыйдык. Тракторга утырганда минем инде баш күккә тигәндәй иде. Эх, мин әйтәм, иртәгә иң матур букет минеке булачак!

Иртән матур итеп бантикларымны  тагып, ап-ак колготкилар киеп, киенеп киттем мәктәпкә. Урамнан атлаганда башымнан мең уй үтте. Класс җитәкчесе Флюра апа ни дияр икән? Шаккатыр микән? Каян таптың бу чәчәкләрне дияр микән?

Минеке кебек букет 11 класс арасында өч кенә кешедә иде. Флюра апа каты итеп кочаклап, молодец, дип, маңгайдан үпте. Вәт бәхет! Иң тәмле мизгелләрнең берсе шул иде.

Серле аланны күпме генә дуслар сораса да әйтмәдем!", - дип истәлекләр белән бүлешә Иркә. 

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Элек без,бу коннэрдэ разведкага урман тирэлэренэ менеп тошэ идек...Сонгы звонокка букет эзерлэу очен урман буендагы ландыш чэчэклэрен барлап,карап кайта идек..Бу инде ойдэн чыгып китер очен «серьёзный»бер сэбэп кенэ булган?Имеш буген 23 е карап тошэбез дэ,иртэгэ тагы шунда кичкэ таба менеп жыеп тошэбез...Безнен матур авылыбызны ботен яклап урман эйлэндереп алган,шуна кыргыз очлары Иске Ибрай якларыннан жыйса без аръяклар тигермэн ягына менэ идек..Букетны бит инде башкаларныкына караганда зурырак жыю телэге мин дэ генэ булмагандыр?ашык-пошык умыра -умыра чэчэк жыя идек.Кайбер бииик бэхетле елларда,этинен кэефе,вакыты булганда, мине ДТ75кэ утыртып,узе чэчэк жыярга урманга алып бара иде.Эти бит инде теге ботен кеше йори торган тигермэн ягына тугел,посёлка ягында урнашкан куе урманга алып китте.Ии рэхэтлеклэр сон шул вакыытныын,ЭТИ узе минем бн урманга чэчэк жыярга бараа бит..Урман эченэ трактор бн эз генэ кергэч,урманны тавышы бн ярып торган тракторны сундерде дэ,кабина ишеген кин итеп ачып сикереп тошеп,эйдэ кил дип ике кулын сузып,эээз генэ бер ирен кырые бн елмаеп мине кутэреп алып,яшел,сары,зэнгэрсу тоскэ кергэн,алан уртасына бастырды .Ландышларны сонрак жыярбыз ди,эйдэ энэ теге тар сукмактан мин сине серле матур бер жиргэ алып керэм ди...Кызым бу урынны бик эз кеше белэ,монда бик матур ЭРГЭЗИН БАЙ чэчэклэре усэ ди.Алар сазлыкта усэлэр икэн..Серле кечкенэ генэ аланда,дорестэн дэ аяктагы голошыма Су кергэнен куреп,Этием,шунда тор узем жыям диде..Озын сабаклы бу чэчэклэрне мин беренче тапкыр куруем иде,алар биик матур хэм серле булып тоелдылар мина..Чэчэклэрне куп итеп жыйдык...Тракторга менеп утырганда минем инде баш куккэ тигэндэй иде..Эээх мин эйтэм,иртэгэ ин матур букет минеке булачак ?Иртэн матур итеп бантикларымны тагып,ап-ак колготкилар киеп,киенеп киттем мэктэпкэ)Урамнан атлаганда,башымнан мен уй утте,барысы да класс житэкчем ФЛЮРА апа ни дияр икэн?шак катыр микэн?каян таптын бу чэчэклэрне дияр микэн?...)Минеке кебек букет 11 класс арасында 3 кенэ кешедэ иде?Флюра апа каты итеп кочаклап молодец дип мангайдан упте ?вот бээээхеет?...Ин тэмле мизгеллэрнен берсе шул иде?Серле аланны купме генэ,дуслар сорасалар да,эйтмэдем!

Публикация от Иркә (@irke_official)

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading