Шәһри Казан

Ирле-хатынлы блогер Локмановлар: “Безнең сәхифәбез тәмле һәм кызык” 

Регина һәм Инсаф Локмановларның инстаграм сәхифәсенә бер атна эчендә биш мең кеше өстәлгән. Бүген аларның илле дүрт меңнән артык язылучылары бар. “Безнең сәхифәдә тәмле һәм кызык. Язылучыларыбыз гади һәм позитив булганыбыз өчен ярата” диләр алар үзләре турында. 

Регина берсеннән-берсе үзенчәлекле һәм тәмле тортлар пешерә. Инстаграмда блогны да ул үзе пешергән тортларның фотоларын куеп, заказлар алырга дигән максаттан ачкан булган. 
- Бу фәкать минем эшем өчен генә кирәк иде. Баштарак Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәмне актив алып бардым. Халык инстаграмга күчә башлагач, мин дә үз аккаунтымны булдырдым. Язылучыларымны тортлар пешерүченең кем икәнлеге дә кызыксындыра башлады. Үзем белән таныштыргач, элемтәләр тагын да ныгыды. Ә мин исә яратып пешергән ризыкларның фотоларын гына түгел, рецептларын да куярга дигән карарга килдем. Бу инстаграм битен тагын да популярлаштырды, - ди Регина. 

Реклама

Блогер тумышы белән Ульяновскидан. Һөнәре буенча башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ире Инсаф Лениногорск районының Сарабиккол авылыннан. Алар Казанда танышып, гаилә кора һәм Әлмәттә яши башлыйлар. Ике бала тәрбиялиләр. Декрет ялында утырганда, яшь әни тортлар пешерә башлый. Алты ел инде аларны заказга пешерә. Теләге булганнарга тортлар да пешерергә өйрәтә. Хуҗабикәләр аны Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да көтеп алалар. Заказлары да арткач, юлда да еш йөргәч, ире Инсаф үзенең төп эшеннән китеп, хатынына булыша башлый. 

Хәзер алар тортлар пешерү, мастер-класслар үткәрү белән генә түгел, вайннар төшерү белән дә мәшгульләр.  Бу да язылучыларны җәлеп итүнең бер юлы. Рецепт белән танышып чыккан арада, язылучылары кызыклы видеолар карап, күңелен дә күтәрә. 
- Баштагы чорда безне күзәтеп баручылар аптырабрак калдылар, хәзер инде үзләре үк чираттагы видео кайчан була дип көтәләр. Блогер булу җиңел түгел, чөнки һәр көн язылучылар  бездән яңа сторислар, видеолар көтә. Тәүлек буе эшләргә кирәк дисәң дә арттыру булмас. Баштарак ирем үзен төшергәнне яратмый иде. Аннары блогны кызыклы итеп барырга кирәклеген үзе дә аңлады. Язылучыларыбыз да аның катнашындагы видеоларны яратып карый. Чынлыкта блогер булу тормышыбызны үзгәртте, безне таный башладылар. Үзебез дә дөньяда позитив, киң күңелле кешеләрнең бик күп булуын аңладык. Язылучыларыбыз безнең кайгыны да, шатлыкны да уртаклаша, без аларга бик рәхмәтле. Видеоларда тормышыбызны ничек бар, шулай күрсәтәбез, блогны төрле яклап алып барырга тырышабыз. Язылучыларыбыз да безне гадилегебез һәм позитив фикерле булуыбыз өчен яраталардыр, - ди Регина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 10 гыйнвар 2021 - 15:18
    Без имени
    Молодцы