16+

Җирле үзидарә башлыклары нигә кул чаба?

Киләсе елга авыл җирлекләренә бирелә торган грантларның суммасы 2 миллион сумга кадәр арттырыла. Әлегә кадәр ул 1,5 миллион сум иде. Моннан тыш территориаль иҗтимагый үзидарәләр ала торган грантларның күләмен дә 50 процентка арттырырга җыеналар. Бу күңелле яңалыкларны ишеткәч, җирле үзидарә органнары вәкилләре дәррәү кул чапты. Әмма...

Җирле үзидарә башлыклары нигә кул чаба?

Киләсе елга авыл җирлекләренә бирелә торган грантларның суммасы 2 миллион сумга кадәр арттырыла. Әлегә кадәр ул 1,5 миллион сум иде. Моннан тыш территориаль иҗтимагый үзидарәләр ала торган грантларның күләмен дә 50 процентка арттырырга җыеналар. Бу күңелле яңалыкларны ишеткәч, җирле үзидарә органнары вәкилләре дәррәү кул чапты. Әмма...

Әмма әле авыл башлыкларын борчыган башка мәсьәләләр дә бар. Бу хакта алар “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе съездында җиткерделәр. 
“Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үзенең чыгышында иң элек узып бара торган елга нәтиҗә ясады.
–    «Авыл  территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2 миллиард сумнан артык акча  юнәлдерелде. Программа кысаларында 84 объект төзекләндерелде, ике мәктәп, юллар, су белән тәэмин итү объектлары төзелде һәм башка бик күп чаралар башкарылды. Программага  ихтыяҗ  зур, алдагы елларда  да шулай уңышлы эшләр  дип ышанып калабыз. Авылларда кече хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә. Шәхси хуҗалыкларга мини фермалар төзергә, терлек санын арттырырга, аларны тотуга киткән чыгымнарның бер өлешен кире кайтару өчен ярдәм чаралары күрелә. Шул рәвешле 44 мең кешегә 426 миллион сумлык булышлык күрсәтелгән. Әмма боларга карамастан, авыл җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм ягулыкка, электр энергиясенә, ашламаларга бәяләр арасында диспропорция шартларында эшлиләр. Финанс тотрыклылыгын тәэмин итү, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру максатыннан аларга өстәмә ярдәм чаралары булдыру турында уйларга кирәк. Дәүләт Думасы депутатларына шундый мөрәҗәгать белән чыгабыз, – диде ул. 

Тагын бер кискен торган мәсьәлә – гидротехник корылмаларның торышы. Барлык корылмалар да дәүләт реестрына кертелгән, техник паспортлары булдырылган. Тик авыл җирлекләренең бу корылмаларның куркынычсызлык декларациясен эшләргә акчалары юк. Иң мөһиме – аларны тәэмин итү системасын булдыру өчен техник һәм кадр ресурслары юк. Ә контроль органнары, эксплуатация кагыйдәләрен бозган өчен, авыл башлыкларын җаваплылыкка тарта тора. 
– Әлеге максаттан бу мәсьәләдә җаваплы үзәк була алырлык министрлык яки ведомство билгеләргә, гидротехник корылмаларны махсуслашкан оешмага – «Татмелиорация» компаниясенә хезмәт күрсәтүгә тапшырырга һәм аларны карап тотуга киткән чыгымнарның яңа нормативларын булдырырга кирәк, – диде Әгъзам Гобәйдуллин. 

Әлеге тәкъдимнән соң залда утыручыларның гөрләп кул чабуларыннан бу проблеманың никадәр кискен торуын чамаларга була. 

Докладчы кадрлар мәсьәләсенә дә тукталды. Бүген җирле хакимият органнарында 6 меңнән артык муниципаль хезмәткәр эшли икән. 
–  Барыннан да элек  авыл һәм шәһәр җирлекләренең башлыклары  турында әйтәсем килә. Сайлаулардан соң үткән ике ел эчендә 144 кеше алышынды.  Күп тә  түгел  кебек.  Әмма сайлаулар яңарак кына узуын истә тотып, сорау туа. Ике елдан да кимрәк эшләрмен дигән ният белән алар килмәгәннәр бит инде. Әмма дә ләкин төрле сәбәпләр аркасында вәкаләтләрен калдырырга мәҗбүр булалар. Җитәкчеләргә мөрәҗәгатем шул: тәҗрибәле кадрлар янына яңа белгечләр җәлеп итәргә кирәк, – диде ул.  

Залдагыларны сөендерерлек яңалыклар да бар анысы. Авыл җирлекләренә бирелә торган грант суммасы 1,5 миллионнан 2 миллион сумга кадәр җиткерелгән. Әлеге грантка күбесенчә трактор сатып алына. Ул бигрәк тә кыш көне юллар чистарту өчен кирәк. Быел 170 грантның 68е трактор сатып алуга тотылган. Техника бәяләре артып торгач, өстәмә акча табасы була. Грант суммасы гына җитми. Шуны күздә тотып, киләсе елга грант күләме арттырылачак. 

Соңгы айларында җирле үзидарә органнарына өлешчә мобилизация чараларында да актив катнашырга туры килүен билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин. Гомумән алганда, муниципалитетлар куелган бурычны үтәп чыкты, аларның махсус операциядә катнашучыларны бөтен кирәк-ярак белән тәэмин итүдә дә активлык күрсәтүләрен ассызыклап үтәргә кирәк, диде ул.

Чистай районының Чистай авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсумов махсус операция турында ишетеп кенә белми, аның бертуган энесе белән кияве дә алгы сызыкта. Авылдашлар хәрбиләргә беренче көнне үк ярдәм җыя башлады, бу эштә беркем дә битараф калмады, диде ул.   

Чаллы мэры Наил Мәһдиев исә, гуманитар ярдәмнән тыш, хәрбиләргә булышуның башка юлларын да эзләргә кирәклеген ассызыклады. 
–    Хәрби операциядән кайтучыларга адаптация һәм реабилитация үтәр өчен махсус программалар булдыру мөһим. Аның нигезендә невролог, психолог һәм башка белгечләр ярдәме кирәк булачак. Барыбыз да әфган синдромын яхшы белә, бу хаталарны җибәрмәскә иде. Безнең КамАЗ предприятиесе шифаханәсе базасында инде эш бара. Анда медицина персоналын һәм махсус кабинетлар әзерлиләр. Бу эшне башка сәламәтләндерү учреждениеләрендә дә булдырырга тәкъдим итәм, – диде ул.

Наил Мәһдиев тагын бер мөһим проблеманы искә алып үтте. Ул да булса кадрлар мәсьәләсе. Аныңча шәһәргә өстәмә эш ресурсларын җәлеп итү өчен яхшы хезмәт хакы гына түгел, уку йортларында бюджет урыннарын да арттырыга кирәк. Соңгы елларда яшьләр 9 нчы сыйныфны тәмамлагач та мәктәптән китә. Ун елдан Чаллыда 9 нчы сыйныфны 8430 кеше тәмамлаячак, ә бюджет урыннары шул кала. Училищеларда укырга теләкләре булып та, аларга бюджет урыннары җитмәячәк. Аннары шәһәрнең 17 профессиональ белем бирү учреждениеләренең 5 сендә генә эшче белгечлекләргә укыталар. Моннан чыгып әйткәндә, бәлки профессиональ техник белем бирү буенча дәүләт комитеты эшен кабат торгызырга вакыт җиткәндер, – диде ул.  

Съезд эшендә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә, аеруча һәлак булган сугышчыларның якыннарына аерым игътибар бирергә кушты. 
–    Безнең өстенлегебез – республикада иҗтимагый тотрыклылыкны саклау. Бу эштә аерым җаваплылык сезгә – муниципаль берәмлек башлыкларына йөкләнә. Сүз, барыннан да бигрәк, гражданнар белән эшләү турында бара. Сез кешеләрнең кәефен беренчеләрдән булып тоясыз, урыннардагы хәлне, проблемаларны белеп торасыз. Гражданнарның активлыгы арту шартларында кара-каршы элемтәнең сыйфатын саклап калу, игътибар күрсәтү, кешеләргә ярдәм итү мөһим. Бу эш нәтиҗәләре җәмгыятьтә үзара ышаныч һәм тотрыклылык дәрәҗәсен ныгытырга тиеш, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов залдагыларга.

Ун ел элек барлыкка килгән үзара салым программасы нигезендә авыллар инфраструктурасына 10 милилард сумм акча тотылган. Шуларның 2 миллиарды – халыктан җыелган акча, 8 миллиарды – республика бюджетыннан. Бу акчаларга юллар, күперләр төзелгән, су белән тәэмин итү системалары ремонтланган һәм төзелгән, зиратлар төзекләндерелгән. Ел саен программа нигезендә 300 чакрым юл төзелә. Үзара салым акчасының 50 проценты нәкъ менә юллар төзелеше, ремонт һәм аларны тотуга юнәлдерелә.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading