16+

Ирләр исән булсыннар!

Ике көн инде зиратта балта-пычкы тавышы яңгырап торды. Авыл өстенә сыек төтен таралды. Агач кисү, агач егу – хәтәр эш ул. Агачның кайсы якка авасын чамалап бетереп буламыни?

Ике көн инде зиратта балта-пычкы тавышы яңгырап торды. Авыл өстенә сыек төтен таралды. Агач кисү, агач егу – хәтәр эш ул. Агачның кайсы якка авасын чамалап бетереп буламыни?

Моны авылга газ кергәнче бөтен кышны Вятка аръягында агач кискән, кыш буе утын әзерләгән ирләр яхшы белә. Ә зиратта агач кисү дигәндә, һаман да шул 2010 ел шаукымы инде бу. Ул елны, галимнәр сүзе белән әйткәндә, мең елга бер килгән корылыкта агачлар да бик җәфа чиккәннәр шул, мескенкәйләр. Никадәр тирән киткән тамырлар да җирдән дымны суырып ала алмаганнар. Җир-ана тәмам кибеп корыды ул елны. Шуннан бирле күпме генә яңгырлар, күпме генә карлар яумады инде, бөтенесе җиргә сеңеп бетеп бара. Җир-ана әле һаман дымга туена алмый. Чыннан да, бик хәтәр корылык булды ул, искә төшкәндә дә тетрәнеп китәсең. Кайдадыр урманнар яна, һавада төтен... Төнлә дә эсселек бер тамчы да кимеп карамады бит. Алланың рәхмәте, ничек исән калдык диярсең. Менә шул корылыкта тамырлары кипкән агачлар берәм-берәм егылалар да инде. Зиратыбызда язын да, җәен, көзен дә өмә ясап, ава башлаган агачларны кисәләр.

Авылга кергәндә юлның бер ягында зират каршы алса, икенче ягында мәктәп балкып тора. Зиратыбыз бик борынгы инде, авылыбыз да. Менә быел үзара салым акчасына зират коймасын алыштырыр­га дигән карар кабул ителгәч, иң башта картайган, корыган агачларны кисеп, эшкә тотынырга уйлашканнар инде. Бик дөрес фикер. Шуңа күрә атнакич көне буе, җомга көн өйләгә кадәр зиратта эш кайнады. Кемдер агач кисә, кемдер ботак чаба, кемдер чабылган ботакларны яндыра. Кемдер тракторы белән агачларны бер урынга тарттырып чыгарып куя. Ил төкерсә күл булыр дигәндәй, уртак эшнең нәтиҗәсе дә күренде. Зират чистарып, яктырып калды.

Аллага шөкер, ирләр исән булсын. Авыл бетә, тарала дисәк тә, авылда тормыш корган, авыл тоткасы булган урта буын бар әле. 60тан узса да, егетләргә биргесезләр дә шактый. Аларны бабай дип әйтергә тел дә әйләнми. Исән булсыннар.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading