Урамнан барганда, кош читлекләрен сырып алган халыкны еш күрергә була. Бу сайрый торган кошлар ярышы. Кайсы кош башкалардан уздырып сайрый, шул җиңүче.
Тагын бер кызыклы факт – юан полицейскийлар өчн махсус лагерь эшли. Сәламәт туклану һәм спорт күнегүләре ярдәмендә ике атна эчендә аларны ябыктырып кайтаралар. Тест режимындагы бу тәҗрибә нәтиҗәсен күрсәткән. Шуңа да бу программаны мәҗбүри рәвештә керткәннәр.
Тайландта тырнаклар белән биегәннәрен белә идегезме? Милли биюне башкарганда сигез бармакка махсус бизәк калпаклар кияләр. Бу биюченең сыгылмалы кулына игътибар итү өчен эшләнә. Ә ул чынлап та тамашачыны гипноз кебек сихерли, аңардан күзне дә алып булмый. Гаиләдә кыз бала туса, аның куллары сыгылмалы булсын өчен, бала вакытында ук күнегүләр ясаталар икән.
Тайланд халкын иң аптырашта калдырган нәрсә – кояш астында кызынып яту. Ак төстәге тән тиресе алар өчен матурлык эталоны. Кибетләрдә тән тиресен агарта торган нинди генә әйберләр сатылмый. Тәне ак икән, бу кеше плантация эшчесе түгел, димәк, ә ниндидер яхшы вазифа башкара. Үзләре диңгезгә кояш баегач кына киләләр, анда да күбесе суга өстендәге киеме белән керә.
Монда миңа иң ошаганы – балаларның өлкәннәргә хөрмәт белән каравы. Тайландтагы мәктәпләр дисциплина һәм беренче карашка катгый күренгән тәртипләре белән аерылып тора. Балаларны дога, актив уеннар, хәтта бию белән тәрбиялиләр. Әти-әниләр баланы мәктәпкә мөмкин кадәр иртәрәк бирергә тырыша, чөнки иң тыңлаусызы да мәктәптә бик тиз тәртипләнә. Мәктәп формасы гына түгел, чәч прическасына карата да бердәм таләпләр бар. Укытучыларның да бу илдә иң хөрмәтле һөнәр ияләре булуын әйтергә кирәк.
Тайландны мин “елмаюлар иле” дип атар идем. Җирле халык тискәре эмоцияләрне үзендә калдыра белә. Гаиләдәге яки эштәге проблемаларны, кәефе юклыкны, ачуы килүне чит кешегә алар белгертми. Урамда кычкыру, ачулану алар өчен бөтенләй ят нәрсә.
Комментарийлар