Шәһри Казан

Җирне яшәртергә сүз биргән, төбәгенең яраткан улы ул Марат Нуриев

Туган җирен, туган авылын ярату хисе кеше күңеленә ничек кайчан салына икән? Андый хисне бала күңеленә гомер буена җитәрлек итәр өчен әти-әнигә һай бик күп тырышырга кирәктер ул. Марат әфәнде Нуриев белән әңгәмәбез озаккарак сузылган саен минем бу нәселгә ихтирамым арта барды.

Май – Марат әфәнде өчен хатирәләргә бай ай. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй абзый яу кырларыннан исән-сау калуына сөенеп (ул 1942 елда сугышка алынып, 1946 елда гына туган якларына кайта алган), алты балага тормыш бүләк иткән. Төпчеге Марат инде олыгаеп килгән әтисенең уң кулы, төп ярдәмчесе булган. Кечкенәдән үк башта әтисе янына кабинага утырып, соңрак үсә төшкәч, үзе руль артында колхоз басуларын иңләгән. Сугышта үлем белән әллә ничә тапкыр күзгә-күз очрашкан ветеран ата төпчек улына тормыш дәресләрен әнә шул басу киңлекләрендә биргәндер, туган авылны, тормышны ярату хисе дә ата күңеленнән бала җанына шундый мәлләрдә күчкәндер.
Мәктәпне тәмамлыйм, инде олы тормыш юлына чыгам дип, ашкынып йөргән көннәрендә югалта Марат әтисен. Төпчек улының сыйныфташлары Соңгы кыңгырау бәйрәменә җыелган көнне, 25 майда 58 яшендә мәңгелеккә күзләрен йома ветеран.

Әти-әнине дә, туган авылны да сайлап алып булмый. Адәм баласына андый хокук бирелмәгән. Марат әфәнде Нуриев дөньяга килгән Апас төбәгендәге Шәмәк авылы да ул чакта ук инде зурлыгы белән мактана алмый. Элек тә, хәзер дә авылның зурлыгын аның мәктәбе билгели. Ул чорда ук инде Шәмәктә башлангыч мәктәп кенә була. Аннары укуларын дәвам итәргә Урта Балтай мәктәбенә барырга туры килә.

– Ләкин ул чакта алты урамлы авыл гөрләп торды. Һәр йортта дүртәр-бишәр бала бар иде, - дип сагынып искә ала Марат әфәнде балачагын. - Эш күп, эшләп үстек. Уенга да вакыт таба идек. Көннәр дә озынрак шикелле тоела иде ул чакларда...

Марат әфәнде гаиләдә алтынчы бала. Нигез ташы. Әнисе Зәкиябану апа аны 45 яшендә тапкан. Әтисе дә үлеп киткәч, сыйныфташларының күбесе шикелле офык артындагы бәхетне эзләп читкә китү насыйп булмый Маратка. Әнисен ялгыз калдырырга кыймаган егет хуҗасын югалтудан нәүмиз булып торган әтисе тракторына утырып, аның эшен дәвам итә. Солдат яше килеп җиткәч тә Чех илендә хезмәт итеп, туган авылына кайта. Бик сагынган була. Кайту белән тагын яраткан эшенә керешә. Читтән торып Чистай совхоз-техникумын тәмамлый. Аны күргәннәр: “Әтисе улы шул ул!” - дип куялар. Егет авылда бөтенләйгә калырга, бәхетен шунда табарга да риза була. Чын мәгънәсендә кендеге туган туфракка бәйләнгән Җир кешесе була ул. Тик авыл картая. Яшьләр китә. Берүзе генә бик тырышса да, бернәрсә дә үзгәртә алмый бит инде ул. Шуннан Марат әнисенең фатихасын алып, Казанга чыгып китә. Ләкин кайтырга, авылны яшәтергә дигән максат белән китә. Шулай була да.

Башкалада да кочак җәеп каршы алмыйлар. Торырга бүлмәсе булыр дип бер тулай торакка слесарь-сантехник булып урнаша. Техниканы биш бармагыдай белгән егетнең дәрәҗәсе көнләп түгел сәгатьләп үсә. Ләкин белеменең җитмәвен аңлаган егет Казан төзелеш институтына читтән торып укырга керә.

Марат Габделхәй улы Нуриев 31 ел буе шушы хезмәттә. Аның хезмәт кенәгәсендә эш урыны гел бер адрес белән күрсәтелгән. “Фи, сантехник”, – дияргә ашыкмагыз. Ул инде хәзер “Уңайлы йорт” оешмасының генераль директоры. Күз алдына китерергә җайлы булсын өчен эшенең масштабын да әйтик инде. Аларның компаниясе 3 миллионнан артык квадрат метрлы торактагыларны (552 күпкатлы йорт, аларда 150 мең кеше яши) уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итә. Узган ел алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп тә сайланган. Аңарчы 15 ел Казан шәһәре Советы депутаты булган.

“Уңайлы йорт”ның офисы стенасында бик күп дипломнар һәм кубоклар. Араларында Россия буенча ярышларда җиңгән өчен бирелгәннәре дә бар. Алар барысы да җитәкченең таланты һәм тырышлыгы турында сөйли. 2010 елда Мәскәүдә меценатларга багышланган китапка да исеме һәм аның игелекле гамәлләре кертелгән Халыкара меценатлар академиясе академигының.

Реклама

Чит илләрдә йөргәндә Марат әфәнде һәрвакыт үзенең туган Шәмәген исенә төшерә. Әйбәт юллардан йөргәндә дә, чәчкәләргә күмелгән матур җирләрне күргәндә дә исеннән чыгармый ул аны. Һәм күңелендә “Их, Шәмәкне дә шулай ямьләп булса иде!” – дигән теләк тә туа. Туган авылыннан китсә дә, аның күңеле шунда ата-баба җирендә кала. Бу борынгы болгар җирләрен ташлап китүенә ул эченнән генә үз-үзен битәрләп, үкенеп тә яши. Игелекле бала анасына гел булышырга гына торган кебек, Марат Нуриев та туган авылын ничек сөендерим икән дип уйлана башлый. Башта борынгыдан килгән халкыбызның матур бәйрәмен авылга кире кайтара. Апаста Шәмәкне хәзер: “Теге Сабантуй була торган авылмы ул?” - диләр. 2005 елда мәктәп стадионында башлап җибәрә ул аны. Чын бәйрәм булсын дип, талантлы артистларны да күпләп чакыра. Хәтта 2011 елда Салават үзе дә кайтып җырлап китә. Соңрак Сабантуй мәйданы халык күп килү сәбәпле табигать кочагына күчә. Хәтта туган авылына багышлатып җыр да иҗат иттерә ул. Нинди Сабантуй җырсыз булсын ди?!

Җиңүнең 65 еллыгына әзерләнгәндә Марат әфәнде авылдашларына тагын бер игелеклекле гамәл кыла. Бөек Ватан сугышында катнашучы шәмәклеләр истәлегенә яңа һәйкәл куйдыра. Монументны берничә иҗат эше арасыннан сайлап, Казаннан авылга кайтарта. Хәтер митингы уздырып, авылдашлар бергә җыелып ача һәйкәлне. Ә инде Шәмәк турында видеофильм әзерләткәндә бу тәэсирле мизгелләр дә тарихка кертелә.

Бу һәйкәл янәшәсендә гранит тактада Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм авылга Җиңү алып кйткан шәмәклелеләрнең исемнәре уелып язылган. Ә инде Марат Нуриев тырышлыгы белән дөнья күргән “Асыл төбәк – авылым Шәмәк” дигән китапта да аларның исем-фамилияләре ташка басылган.

Апаста Анага һәйкәл бар. Сигез егет табып үстергән Хәфәзә Минһаҗевага. Ул да Шәмәктән. Улларының җидесе Ватан азатлыгы өчен гомерләрен корбан итә. Анага бары тик төпчек улы култык таяклары белән кайткан Сәләхетдинен генә каршыларга насыйп була.
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылаган көннәрдә Марат Нуриев тагын бер файдалы гамәл башлап җибәргән. Хәтер бакчасы акциясенә кушылып, Шәмәк уртасындагы кайчандыр үзләре утырткан, каты салкыннарда корыган бакча урынына яңа җимеш бакчасы ясарга булган. Билгеле инде, авылдашлары ярдәме, аксакаллар фатихасы белән. Бергәләп төрле җиләк-җимеш агачлары утыртып, Шәмәген чын мәгънәсендә бакча итәргә җыена ул. Авылдашларына үтенече дә бар. Бу утырткан агач-куакларны авылда гомер сөрүче һәр гаиләгә карап, су сибеп тору өчен бүлеп бирергә уйлап тора. Утырту белән генә түгел бит, карамасаң үсми ул. Ә Марат Габделхәй улының бу бакчаны бик тә үстерәсе, май айларында шау чәчәккә күмәсе килә. Ил азатлыгы өчен башын салганар, Җиңү яулап кайтып вафат булганнар рухына тере һәйкәл булыр ул. Әнә, чистарткан күлләре, чишмәләре авылга ямь өстәп киткәннәрне дә кайтырга чакырып тора. Игелекле эш йогышлы бит ул, Марат әфәнденең бу гамәлләренә яшьтәшләре дә кушыла. Бигрәк тә, сыйныфташы Илдар Зиннуровка рәхмәтле ул.

Шәмәкнең төнлә дә ерактан ук нур сибеп торган мәчете дә Марат Нуриев карамагында. Аның электр чыгымнарын үз өстенә алган ул.
 Татарстан Дүәләт Советына депутат булуы да Татарстанны, туган җирне кеше яшәр өчен уңайлы матур итәсе килүдән. “Булдыра алмаган вәгъдәләр бирмим, - диде ул тыйнак елмаеп. - Үзем гомер буе эшләгән тармактагы торак-көнкүреш программаларын хәл итәргә булышырга уйлыйм”.

Туган авылы Шәмәкнең күрше кызы Алиягә өйләнгән Марат әфәнде өч бала әтисе. Ике улы һәм бер кызына да тормышның яме хезмәттә, кешенең бәхете үз кулында икәнен гамәлләре белән дә, сүзләре белән дә аңлата. Алмаз белән Айдар икесе дә әтисе юлыннан киткән. Ул белем алган уку йортын тәмамлаган. Айдары Нуриев фамилиясен чит илләрдә яңгыраткан. Бәләкәйдән машина “җене” кагылган малай автоспорт ярышларында катнаша. Татарстан, Россия, Европа ярышларында җиңү яулый. Марат әфәнденең төпчек кызы Диана өченче сыйныфны тәмамлый.

Барысы да ал да гөл, тормышы майлагандай җайлы булган икән дияргә ашыкмагыз. Тормышын чардактагы бер кечкенә генә бүлмәчектән башлыйлар. Өстәлләре дә булмый, барлык уңайлыклар да урамда була. Марат әфәндегә язмыш агай тормышның ачысын-төчесендә шактый әзерләп тора, үлем белән күзгә күз дә очраштыра. Беренче улы алты айлык булган чакта мотоцикл белән һаләкәткә очрый ул. Шактый авыр җәрәхәтләр ала. Табиблар яшәүгә дә өметләндермиләр. Ләкин хатынының кайнар мәхәббәте, үзенең тормышка ябышкан булуы, туган авылына биргән вәгъдәсе яшь әтигә яшәр көч бирә. Ул акрынлап аякка баса. Гомеренең ятакта узган бу өлеше Марат әфәндене тормышның кадерен белергә тагын да ныграк өйрәтә, гаиләне дә ныгыта.

Хәзер авыллар бетә дип борчылган заман. Миңа калса монда авылларның үзләренең дә гаебе бар. Әгәр дә һәр авыл Марат Нуриев шикелле игелекле ярдәмчел балалар үстерсә, һәр авылның үз Мараты булса, киләчәге өметле була аның. Ул яктан Шәмәкнең бәхете күпләр сокланырлык. Җирне яшәртергә сүз биргән, яраткан улы бар аның!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 26 май 2020 - 10:12
    Без имени
    Бик матур,жылы мэкалэ.Марат кебек егетлэребез булганда,авылларыбыз яшэр,Алла боерса.