16+

Исемең ямьсез... кемнәр куйган?!

Алтай краенда яшәүче Сказочныелар гаиләсе яңа туган улларына Аладдин исемен биргән. Аладдинның әнисе әйтүенчә, балага исемне тугыз ай элек үк уйлап куйганнар. Нәкъ менә бу исемгә тукталуының сәбәбе – аның көнчыгыш әкиятләренә мөкиббән булуында. Сказочные фамилиясен исә гаилә 2015 елда гына алган. Иҗади һәм интеллектуаль проектлар белән шөгыльләнүче гаиләгә ул фамилия бик тә туры килеп тора ди. Ә сез балага мондый исемнәр бирүгә ничек карыйсыз?

Нурзадә, җырчы:
– Башка исем беткәнме икәнни? Һәр кеше үзенчә акылдан шаша дигәннәре шулдыр инде. Матур исем табу проблема түгел хәзер. Ул баланың үсеп, кеше арасына чыгасы бар бит. Аның үзенә ул исем ошармы икән? Ай-яй, шикләнәм. Кеше, үзенең исемен әйт­кәндә, читенсенергә тиеш түгел. Минем үземә исемем бик ошый. Бездә ул бик сирәк очрый. Ә менә Себер татарлары арасында шактый популяр. Әти белән әнинең фатир хуҗасы тәкъдим иткән аны. Ул Себергә балалары янына кунакка барган булган. Шуннан Нурзадә исемен ишетеп кайткан. Тәрҗемәсе – нурлы кыз бала. Эзләсәң, табыла ул матур исем.

Имаметдин Гәрәев, Саба:
– Фантазияләре бай бу кешеләрнең. Иҗади кешеләр булгач, артык илһамланып киткәннәр. Ә бала – кызганыч.

Альмирә Баһаветдинова, Әлмәт:
– Ничек телиләр, шулай кушсыннар. Үзләре тапкан бала, үзләре кушкан исем. Димәк, аларга шулай ошый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аладдин алай ук ямьсез исем түгел лә инде, миңа ошый.

    Мөһим

    loading