16+

Исерек үтерүче матур гаилә тарихын өзде

Башкортстанның Учалы авылында булган канлы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. 13 гыйнвар көнне салмыш ир өч кешене, шул исәптән үзенең хатынын да атып үтереп, җиде баланы ятим калдырган. Соңыннан ул үзенең дә гомерен өзгән.

Исерек үтерүче матур гаилә тарихын өзде

Башкортстанның Учалы авылында булган канлы фаҗига барыбызны да тетрәндерде. 13 гыйнвар көнне салмыш ир өч кешене, шул исәптән үзенең хатынын да атып үтереп, җиде баланы ятим калдырган. Соңыннан ул үзенең дә гомерен өзгән.

34 яшьлек Артур Ибраһимов, кафеда яхшы гына сыйланып алганнан соң, өенә иртәнге сәгатьләрдә генә кайта. Таксига түләргә акчасы булмый, акча чыгарып бирәм дип, ул өенә кереп китә. Шул арада өйдән яраланган хатын йөгереп чыга, моны күреп, таксист тиз генә китәргә уйлый. Бу вакытта өйдән Артур да кулына мылтык тотып чыга һәм машинага берничә тапкыр атарга өлгерә. Таксистның машинасы кар көртенә чума, шуннан ул машинадан чыгып йөгерә, ә хатыны, ярдәм сорап, күршеләрендә яшәгән Хыйләҗевларга кереп кача. Ир исә аның артыннан китә. Ул керүгә үк, йорт хуҗаларына мылтыктан ата. Хуҗабикә Гөлсия шунда ук үлә, ире Зариф яраланып, соңыннан хастаханәгә озатыла.

Корбаннар моның белән генә бетми, Артурның хатыны урамга чыгып йөгерә, шунда ату тавышларын ишеткән икенче күршеләре – полиция майоры урамга чыга. Очраган кешесенә мылтыктан атып йөргән исерек ир аның да гомерен өзә. Үзенең хатынын исә урамдагы бер төзелеп бетмәгән йорт тирәсендә куып тота һәм аны да атып үтерә. Соңыннан үз-үзенә ата.
Бу атыштан соң, җинаять булган урынга полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Аларны качып котылган таксист чакырта.

Артур Ибраһимов тау-казылмаларны баета торган комбинатта эшләгән. Хатыны үзеннән тугыз яшькә кечкенә булган. Уллары беренче сыйныфта укый, биш яшьлек кызлары да бар. Алар хәзер мәрхүмәнең әти-әниләрендә яши. Полиция хезмәткәренең өч баласы булган. Хыйләҗевләрнең исә 7 яшьлек кызлары Назгөл, 3 яшьлек уллары Яңгир әнисез калганнар. Гөлсияне 14 гыйнвар көнне җирләгәннәр. Аның ире Зариф Уфа хастаханәсендә, гаилә танышлары Илгизә Яхина безгә аның аңына килүен, сөйләшә башлавын әйтте.

– Гөлсия белән Зарифны республикада белмәгән кеше юк. Алар бик талантлы, иҗади кешеләр иде. Матур һәм үрнәк гаилә дә иде. Мин Гөлсия белән музыка училищесында укыганда таныштым. Бик ачык, көләч йөзле кеше иде ул. Ире дә үзенә пар килгән. Зариф гади, кешелекле иде. Алар бик күп конкурсларда катнашып, җиңү яулаган артистлар. Соңгы елларда тамада да булып эшләделәр. Халык аларны бик яратты, – дип сөйләде Илгизә.

Гөлфия исемле танышлары да Хыйләҗевләрнең бер-берләрен яратып-санлап яшәүләре турында сөйләп, матур гаилә булып, балаларын исән-сау үстерү турында хыялландылар, диде. Гаилә тарихларының шулай кинәт өзелүенә, Гөлсиянең безнең арадан шулай көтмәгәндә китүеп баруына күңелнең бер дә ышанасы килми, дип тә өстәде ул.

Гөлсия Башкортостанның Бөрҗән районында туган, Учалыда музыка училищесында укып, Учалы филармониясендә эшләгән. Зариф та музыка дөньясында кайнаган, төрле ансамбльләрдә биегән.

Фото: вк

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нерсэ булган?хатыны таксига акча бирмэгэн булган микэн?

    Мөһим

    loading