16+

"Ишек шакыйлар. Без куркып калдык, кызларга 11 һәм 8 яшь...", яки Хозыр бабай хикмәтләре

“Шәһри Казан” газетасында “Күргәнегез бармы?!” дигән язмам басылып чыкканнан соң, үзләре белән булган хәлләрне шәхсән үземә язып җибәрүчеләр дә булды. Шулар белән сезне дә таныштырыйм әле.

"Ишек шакыйлар. Без куркып калдык, кызларга 11 һәм 8 яшь...", яки Хозыр бабай хикмәтләре

“Шәһри Казан” газетасында “Күргәнегез бармы?!” дигән язмам басылып чыкканнан соң, үзләре белән булган хәлләрне шәхсән үземә язып җибәрүчеләр дә булды. Шулар белән сезне дә таныштырыйм әле.

“... Әйе, Хозыр бабайны мин дә күрдем. Малосемейкада бик озак яшәргә туры килде. Перестройка еллары. Яңа гына алган пододеяльникны юып, тәрәзә каршындагы бауга элеп кенә куйдым. Карыйм  – берсе махсус озын кайчы белән кер бавын кисеп маташа. Тиз генә пододеяльникны алды да китеп тә барды. Бик гарьләндем, елап та алдым, инде ничә ел күршеләр белән торабыз, бетмәс, ахры, мәңге шулай яшәрбез дип. Үземә-үзем сорау куям: кайчан квартирабыз булыр микән? Берәр минут күземне йомып ятып тордым, ачып җибәрсәм, янымда ук, битемә бик якын йөз күрәм, бик матур, ягымлы бабай йөзе. Аның күз карашының матурлыгын әйтеп аңлатып булмый... Башында ак чалма, киеме яшелле-аклы, чиста, матур. Мин куркып киттем, көтмәгән идем бит. Бабай миңа нәрсәдер әйтергә тели, әмма минем курыкканны күреп, уңайсызланып борылды да, шифоньер аша бик тиз чыгып, юк та булды. Аяк табаннарын карап калдым: ап-ак атлас тукымадан тегелгән иде. Шуннан соң озак та үтмәде, күршеләр квартира алды, безгә дә дүрт бүлмәлене бирделәр, ул вакытта бу могҗизага тиң иде...” – дип язган Чаллы шәһәреннән Назәкат Хәйруллина.

Зөлфия ханым Хәбибова да тормышындагы бер вакыйга белән уртаклашты. 
“...Булды андый хәлләр, тик безгә бабай түгел, бер әби килеп керде. Ике кызым белән Казахстаннан кайтып, кечкенә генә бер өй алып яши башлаган гына чагыбыз, өйдә кешеләр биргән сиртмәле ике тимер карават, бер өстәлдән башка әйбер юк. Әмма өй иске булса да бик җылы, газ кергән иде. Кышкы ачы буранлы якшәмбе төне, йокларга җыенабыз. Ишек шакыйлар. Без куркып калдык, кызларга 11 һәм 8 яшь. Бу төндә кем йөри, эт тә оясыннан чыкмас төндә?! Өчәүләп өй ишеген ачып сорыйбыз, зәгыйфь кенә тавыш: “Туңдым, зинаһарлар кертегез, адашып килеп чыктым”, – ди. Бөтен белгән догаларны укыдык та, ишекне ачтык. Бөрешеп беткән әби тора, керттек. Өйдә булган ризыкны җылытып ашатып, йокларга яткырдык. Без куркышып төн буена йокламадык. Әби үзенең ничек адашып йөрүен сөйләде, ничә өйгә шакыдым, берсе дә кертмәде, дип елый-елый рәхмәтләр укыды. Буран ике көн котырды, әби бездә яшәде. Безнең хәлләрне сорашты. “Ник болай бик хәерче яшисең?” – ди.

Буран тынгач кына рәхмәтләр укып юлга кузгалды. Шуннан соң миңа да эш булды, балаларга пособие дә юлладым, ә җәйгә ихатабыз кош-корт, мал белән тулды. Балалар белән без дә елый-елый Аллаһка шөкер, рәхмәтләр укыдык, ә кайтканга өч ел дигәндә, өебез яңа мебель белән тулды. Ә аннан мин яңадан тормышка чыктым. Инде бик күп еллар үтсә дә, шул әби истән чыкмый...” – дигән ул.

Нәсимә Садыйк.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading