Шәһри Казан

Иске диванда ятып торыйк: яки кредит картасы белән бурычка батмас өчен нишләргә?

Аны «бетле тун» дип атый халык. Кимәсәң – салкын, кисәң «кычытынып» тик йөрисең. Бу айныкын түләп, берәр айга тынычланам гына дисең дә, икенче ай дигәнең кабат килә дә җитә. Ул чыннан да «бетле тун» төсле, кашынып-уынып гомерең үтә. Ярый даими эш урының булып, вакытында түли алсаң – тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин бит.

Кредитның төрлесе була. Торак, машина алучылар өчен банк азрак процентлы программаларын уйлап табып тора, зур суммадагы хезмәт хакың, даими эш урының булмаганда, банк сиңа аны ышанып бирми дә. Ә менә күпләр өчен таныш, бүгенге көндә киң таралган кредит карталарын банк теләсә кемгә тарата. Ал гына: ул аны өеңә шалтыратып та тәкъдим итә, почтаңа да юллый, банктан кулланучы кредиты алганда, «бүләк» итеп тә бирергә мөмкин.

Банк бүләге

Кредитка алынган акчаны туздыру бик ансат һәм күңелле хәл булса да, аны түләү бик рәхәтләрдән түгел. Узган ел көз бик ашыгыч рәвештә акча кирәк булгач, мин дә банкка барып, кредит алырга булдым. Ике-өч ай эчендә түләп бетерәсемне белсәм дә, иминият суммаларын ишетеп, күзләр маңгайга менде. Шулай да алырга булдым. Ярый монысы бер хәл. Банк мине шулкадәр үз итте ки, яраткан, ышанычлы клиенты буларак, бу кредитыма өстәп, 60 мең акча салынган кредит картасы да бүләк итәргә булды. Акчасыз интегеп йөрмәсен, дип, мине кайгыр­та, җаныкаем. Күпме каршы килергә тырышсам да, кыстый-кыстый, әлеге картаны тоттырып җибәрделәр. Имеш, тотмасаң, акча шул килеш тора, процент та түлисе юк. Ә беркатлы булып, аны кесәгә салып куярга кирәк түгел икән. Чөнки кредит бирүче, шундагы банкоматта ук яныңда басып торып, үзе үк картаңны активлаштырып бирергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк! Әгәр кредит картасын алсагыз, акча кирәк булмаса, аны активлаштырыр­га ашыкмагыз. Чөнки активация үткәннән соң, сез андагы акчаны тотмасагыз да, банк ай саен, кредит картасын кулланган өчен, сездән акча салдырып барырга мөмкин. Ә сез моны сизми калып, шактый гына бурычка батарга мөмкинсез.

«Моннан табыш та алырга мөмкин»

Әлбәттә, теге 60 мең сумлык кредит картасы күңелне тырнап торганлыктан, интернеттан адресын табып, Бердәм хокукый ярдәм үзәгенә юл тоттым. Гозеремне юрист Тимур Амриев бик игътибар белән тыңлап, моның хокук бозу очрагы булуын әйтте. «Күп кенә гражданнар үз хокукларын белмәү сәбәпле, шундый капкынга эләгә. Суд аркылы моны исбатлауның бер кыенлыгы да юк, хәтта моннан, мораль зыян өчен дип, табыш та алырга мөмкин», – диде миңа юрист.
Ләкин тагын күпме әрәм вакыт, суд юлының ни икәнлеген күзаллап, мин вакытны әрәм итмәскә, ә кредит алган банкның филиал җитәкчесенә кереп, юрист әйткәннәрне «грамотно» гына сөйләп, миңа эленгән кредит картасыннан арындыруларын таләп итәргә булдым. Җитәкче ханым барысын да аңлап, эшне зурга җибәрүдән өркеп, шунда ук гариза яздырып, мине кредит картасыннан коткарды. Шул вакыт Берлинны алгандай, канатланып, өйгә кайтканым әле дә хәтердә. Ә менә аз вакыт эчендә ябылган кредитның процентларын кире санасалар да, иминиятләштерү акчасын кире кайтару мөмкин булмады. Чөнки килешү төзеп ике атнадан артык вакыт үткәннән соң, ул мөмкин түгел икән.

Нәрсә белеп тору кирәк?

Дөнья булгач, төрле хәлләр була, әлбәттә, кредит картасы алырга туры килергә дә мөмкин. Куллана белгәндә, ышанычлы банклардан алганда, файдасы да булырга мөмкин, ди белгечләр. Әмма бурыч сазлыгына батмас өчен, кайбер нәрсәләрне белеп тору кирәк.
Бу елның җиде аенда Россия­дә банклар 350 миллиард сумлык кредит картасы биргән. Бер ел элек аның саны 250 миллиард чамасы булган. Бу – «Эквифакс» кредит тарихы бюросы мәгълүматлары. Димәк, бер ел эчендә аларга ихтыяҗ арткан дигән сүз.

Кредит карталарын иң күп алу вакыты, гадәттә, ноябрь һәм декабрь айларына туры килә. Ел ахырында кулланучыларның ихтыяҗы арта, чөнки Яңа ел алдыннан чыгымнар күп була. Банклар үзләре дә ел ахырында, бизнес планнарын үтәү максатыннан, аларны күбрәк тәкъдим итә яки кредит алучыларга мәҗбүри диярлек «тагып» җибәрә.
Кредит картасыннан акчаны салдырып алырга тырышмагыз. Моның өчен күпчелек банклар комиссия ала. Кайбер акча күчерүләр дә акчаны кредит картасыннан салдырып алуга тиң булып, сездән шактый гына комиссия алынырга мөмкин. Сатып-алу, торак-коммуналь хезмәтләр, штраф, бензин, сәяхәтнамәләр өчен түләгәндә, кредит картасы белән түләү отышлы да булырга мөмкин. Ләкин кредит картасы алганда, банк белән төзегән килешү кәгазен игътибар белән укыр­га онытмаска кирәк.

Терминнарны өйрән

Кредит карталарын кулланучылар өчен берничә терминны белеп тору кирәк.

Реклама

Кредит лимиты (кредитный лимит). Ул – банк тарафыннан сезнең картага күчерелгән максималь кредит күләме.

Ташламалы вакыт (льготный период). Банк билгеле бер вакыт эчендә карточкадагы акчаны бушлай, процентсыз куллану мөмкинлеге тудыра. Әлеге вакыт төрле банкта төрлечә, 50 көннән 70 көнгә кадәр булырга мөмкин. Кайбер банклар, клиентларны җәлеп итү өчен, кредит картасы алганнан соң картадагы акчаны бушлай куллану вакытын күбрәк итеп, мәсәлән, 100 яки аннан да күбрәк көн итеп күрсәтергә мөмкиннәр. Ә алдагы айларда андый вакытның 50-60 көнгә кадәр калдырылуы ихтимал. Шунлыктан кредит картасы алган вакытта килешүне игътибар белән укырга, аңламасагыз, банк хезмәткәреннән сорарга кирәк. Ташламалы период отчет яки расчет чорын һәм түләү вакытын да үз эченә кертергә мөмкин.

Отчет периоды (отчетный период). Бирелгән лимит суммасындагы банк акчасын үз максаты­гызда куллану вакыты. Отчет периоды төрле банкта төрлечә булырга мөмкин. Ул беренче тапкыр әйбер сатып алынган көннән, кредит картасы алган көннән яки активация үткән көннән исәпләнергә мөмкин. Кредит картасы алган вакытта моңа шунда ук ачыклык кертергә тырышыгыз.

Минималь түләү күләме (минимальный платеж). Күрсәтелгән вакытка билгеләнгән минималь түләү күләмен соңармый түләп барырга кирәк. Шул рәвешле сез үзегезнең кредитыгызны түләргә мөмкинлегегезне күрсәтәсез. Минималь түләү күләме карта ачкан вакыттагы тарифлар һәм килешү шартларына бәйле. Гадәттә, ул кредит картасындагы тотылган акчаның 5-10 процентын тәшкил итә.
Ташламалы процентсыз вакыт эчендә клиент бөтен сумманы тулысынча кайтарган вакытта ул процент түләми, димәк, акчаны бушлай кулланган булып чыга. Әгәр кулланган акчагызны ташламалы вакыт эчендә тулысынча түләргә мөмкинлегегез булмаса, кимендә минималь түләүне картага кире кайтарырга тырышыгыз. Ә калган суммага процентлар түләргә әзер булырга кирәк.

«Кредитка алып, фатирсыз калды»

Кредит аркасында малсыз, йорт­сыз калган кешеләр турында гел ишетеп торабыз. Шундый бер гаилә тарихы нык тетрәндергән иде. Кредит алып, Чаллыда яшәүче фатирсыз калган Халисә ханым белән элемтәгә керә алмадым, әмма аның турындагы тарихны туганы елый-елый сөйләде. «Алданрак белмәдек, берни сөйләмәде, яшерде, мондый хәлдә калмаган булыр иде», – ди ул.

Халисә ханым өч бала белән иреннән аерылып, яшьли ялгыз калган. Ире уртак фатирларын аңа калдыра. Тик сәламәтлеге начараеп, еш больничныйлар алырга туры килгән бер чорда ул банктан кредит картасы ала. Әллә ни зур сумма да булмый, эшли башлагач, түли алырына ышана. Тик бар да алай җай гына бармый. Тагын акча кирәк булып, икенче юлы банкка барганнан соң, аңа банк тагын теге картасына бераз акча «тамыза» да, ул тагын да бурычка бата. Шул вакытта улы белән кызы буй җитеп, берсе – кияү­гә, икенчесе армиягә китә, ә никах белән армиягә озату мәҗлесе үткәрү өчен акчасы булмаган ханым кабат банктан кредит алырга була. Шулай итеп әкрен генә кредит сазлыгына баткан ханымның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә акчасы җитми башлый. Шул сәбәп­ле бөтенләй бурычка баткан Халисә апаны һәм аның туганнарын көне-төне коллекторлар бимазалый, икенче яктан, торак-коммуналь хезмәтен түләмәгән өчен, фатирыннан куабыз дип куркыталар. Ахырда ул бу хәлләргә чыдый алмый өч бүлмәле фатирын сатарга мәҗбүр була. Ә бурыч түләгәннән соң акчасы бер авылдан кечкенә йорт алыр­лык кына кала.

Хәзерге көндә ул кече кызы белән бөтенләй чит авылда гомер итә. Башлы-күзле булган улы белән кызының да үз тормышы. Терсәк якын да, тешләп кенә булмый шул.

Җиде кат үлчәп кара

Кредит алганда да «Җиде кат үлчәп, бер кат кис» дигән мәкальне истә тотарга кирәк. Әгәр кредит сезнең бизнесыгыз, яки бик отышлы рәвештә фатир, яки башка торак алу өчен кирәк икән һәм сез моннан чыннан да отачагыгызга ышанасыз икән, тәвәккәлләргә мөмкин. Ә менә бер диван аласы бәягә ике диванлык яки бер ремонтлык акчаны ике ремонтлык итеп түләргә туры килә икән, уйлап карагыз әле. Бәлки иске диваныгызда ятып торып, яңасына акча җыеп булыр?!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 7 октябрь 2019 - 10:48
    Без имени
    Жэмэгать! Сез кайчан булса да, безнен системада халык очен берэр юньле эш эшлэнгэнен белэсезме? Ирексезлэп тага-тага биргэн нэрсэ элбэттэ, тормышка аша торган эш булмый. Кыскасы, банкка эшен тошмэсен. Ул бит исэн сау булган башына тимер тарак. Бурычны алганчы, бирэсенне яхшылап уйларга кирэк тэ бит, э безгэ тизрэк акча кирэк. Хэрхэлдэ, банк белэн бик-бик сак эш итэргэ кинэш итэм. Акча проблемасы ул, гомер-гомергэ арт яктагы шошлэ кебек. Кыймылдаган саен арт ягынны авырттырып торган шикелле була. Хэер, бар кешегэ дэ алай тугелдер инде анысы, эче пошмый торган адэмнэр дэ бар бит. Шуна курэ, борынгылар белми эйтмэгэннэр: ."... Ач тамагым - тук колагым",- дип.