16+

Иске елны ничек озатасыз?

Яңа ел җитәргә санаулы гына көннәр калып бара. Кибетләрдә кеше мәш килә, бүләк эзли, азык-төлек ала. Халык каударлана, чаба, башлаган эшләрен төгәлләргә, чишелмәгән мәсьәләләргә бу елда нокта куярга ашыга. Сез иске елны ничек озатасыз?

Иске елны ничек озатасыз?

Яңа ел җитәргә санаулы гына көннәр калып бара. Кибетләрдә кеше мәш килә, бүләк эзли, азык-төлек ала. Халык каударлана, чаба, башлаган эшләрен төгәлләргә, чишелмәгән мәсьәләләргә бу елда нокта куярга ашыга. Сез иске елны ничек озатасыз?

Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты:

– Елны озатканда, киләчәк елга планнар белән янып йөрүем. Исән чагымда музыкаль театр өчен кадрлар булдырырга телим. Күптәнге хыялым – бөтен дөньяда талантлы татар балаларын барлап, җыр-моңга мәхәббәт уятып, милләтебезне саклап калу. Бу хыялларым тормышка аша башлады. Казанның 180нче гимназиясендә балаларны җыр белән тәрбиялибез. Константиновкадагы бакчамда өйдә җәйен-кышын чыршы тора. Ул түшәмгә беркетелгән, йөзтүбән эленгән. Җайлы, креатив, берәүгә дә комачауламый. Ә бакчамда ак чыршы үсеп утыра. Улым кайчандыр: «Бакчаның уртасына ук утырт син аны, төбенә утырып ял итәрсең», – дигән иде, чыршы үсте, төбенә утырып торырга вакыт кына юк.

Фидаил Кадыймов, Әтнә районы, Ары авылы:

– Быел, ниһаять, «Шәһри Казан» газетасы журналистлары белән күрешеп танышу мөмкинлеге туды. Журналистлар авылыбызда кунак булды, халык белән очрашты. Газета аша яңа дусларым күбәйде. Безнең авылга Кыш бабай килде инде, машинада, атта урамнар буйлап җилдерде. Авылдашларыбыз белән берләшеп күңелле генә бәйрәм уздырдык. Яна елны исән-сау гына каршы алырга язсын.

Эльмира Ганиева, Арча районы, Урта Сәрдә авылы почта җитәкчесе:

– Быел мин әби булдым. Оныгым туды. Шөкер, эшләребез җайлы гына бара. Авылыбыз бердәм. Иске елны озату безнең матур бер традициягә әйләнде. Быел да клуб мөдиребез Илфира Зарипова онытылмаслык тамаша оештырган иде. Тау да шудык, балалар белән әйлән-бәйлән дә уйнадык, балык тоту буенча ярышлар да узды. Кайнар чәй, коймаклар булганда, туңу турында уйламадык да. Иске елны табигать кочагында озаттык.

Фидаил Кадыймов фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading