16+

Ислам дөньясы яшьләре Казанга җыелачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 февральдә Казан Кремлендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы идарәсе карары белән Казан- 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләре башкаласы статусы алды.

Ислам дөньясы яшьләре Казанга җыелачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 22 февральдә Казан Кремлендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таха Айхан белән очрашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы идарәсе карары белән Казан- 2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләре башкаласы статусы алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елында Казанның мондый мактаулы статус алуы зур символик мәгънәгә ия.

Хөкүмәт йортында шул ук көнне узган брифингта Таха Айхан үзенең Татарстанга килүеннән бик канәгать булганлыгын әйтте.
— Яшьләр форумы Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән барлык илләрнең яшьләрен берләштереп актив эшчәнлек алып бара. Татарстанның Яшьләр эшләре буенча министрлыгы да зур теләктәшлек күрсәтә,-диде Таха Айхан.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы 1969 елның 25 сентябрендә оешкан, ул 57 илне берләштерә. Россия, Үзәк Африка Республикасы, Босния һәм Герцоговина әлеге оешмада күзәтүчеләр статусында катнаша.

Таха Айхан әфәнде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында Россиядәге мөселманнарның тормышы турында документаль фильм эшләргә тәкъдим ясаган. Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов хәбәр иткәнчә, бу фильм Татарстанда төшереләчәк. Документаль фильмны быелның сентябрендә узачак Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә тамашачыларга күрсәтү ниятләнелә.

“Казан-2022 елда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләре башкаласы” шигаре астында яшьләр форумы һәм башка чаралар үткәрү күздә тотыла.
— Рамазан ае алдыннан Казанда Коръән укучылар бәйгесе булачак, анда катнашырга төрле илләрдән киләчәкләр. Һәр номинциядә җиңүчегә 10 мең доллар приз каралган,-диде Тимур Сөләйманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading