16+

Ислам Нигъмәтуллин - WorldSkills дөнья чемпионатының көмеш медаль иясе!

Бу минутларда Казан WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу тантанасы бара. Вакыйга урынында "Шәһри Казан" хәбәрчеләре дә эшли.

Ислам Нигъмәтуллин - WorldSkills дөнья чемпионатының көмеш медаль иясе!

Бу минутларда Казан WorldSkills Kazan 2019 эшче һөнәрләр буенча 45нче дөнья чемпионатын ябу тантанасы бара. Вакыйга урынында "Шәһри Казан" хәбәрчеләре дә эшли.

Әлеге генә Татарстан вәкиле Ислам Нигъмәтуллинның "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясендә икенче урынны алуы турында билгеле булды. Бүләкләү тантанасы вакытында ул үзенең бик шат булуы турында хәбәр итте. "Әлеге ярышларга өч ел әзерләндем, әти-әниемә, тренерларыма рәхмәт" дип, шатлыгы белән уртаклашты якташыбыз.

Ябылу тантанасы башланыр алдыннан биргән әңгәмәсе вакытында, Исламның быел Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлавы турында белгән идек. "Ворлдскиллс хәрәкәтенә кушылуым минем тормышымны үзгәртте дияргә була. Шушы өч ел эчендә берничә тапкыр Кытайда, Япониядә, Бразилиядә һәм башка илләрдә булырга өлгердем. Яңа дуслар таптым, тәҗрибә тупладым. Ворлдскиллс минем киләчәгемә билет булды. Берничә җирдән эшкә дә чакырырга өлгерделәр инде", – диде ул.

Ислам һәм аның көндәшләренә бирем ярыш башланганчы сер булып торган. Кара тартмадагы биремдә исә интернет чыбыгын ялгарга кушылган. 
– Дөресен әйтергә кирәк: бирем бик катлаулы иде. Элек безгә биремне схема рәвешендә бирсәләр, бу юлы текст итеп язылган иде, – ди Ислам.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading