16+

"Исәнмесез, мин бүген сезнең машинаны "эләктердем"

Ялларда Казанда кар күп яуды. Машина белән шәһәргә чыгарлык түгел иде. Йорт ишегалдында әле бер, әле икенче машина батып кала. Башта эшкә машинасыз барыйм микән, дип тә уйлаган идем. Тик бисмилламны әйтеп, рульгә утырырга булдым.

"Исәнмесез, мин бүген сезнең машинаны "эләктердем"

Ялларда Казанда кар күп яуды. Машина белән шәһәргә чыгарлык түгел иде. Йорт ишегалдында әле бер, әле икенче машина батып кала. Башта эшкә машинасыз барыйм микән, дип тә уйлаган идем. Тик бисмилламны әйтеп, рульгә утырырга булдым.

Безнең ишегалды гаять уңайсыз, борылып чыгарга рәт юк. Хәер, бездә генә түгел инде ул, бөтен җирдә шулай. Кыскасы, ишегалдыннан чыкканда, такси машинасының арткы бамперын "эләктердем". Машина эчендә беркем дә юк иде, мин дә туктап тормадым. Эшкә баргач, эч поша башлады, күңел урынында түгел. Кире өйгә кайттым. Кайтсам, такси йөртүчесе машинасында утыра. Тәрәзәсенә шакыдым да:

-    Исәнмесез. Мин бүген сезнең машинаны "эләктердем", - дим.
-    Чынлапмы? 
-    Әйе.
-    Катымы?
-    Юк, бугай. Чыгып карагыз...

Бу чыгып машинаны карады. Эләктергән җирне күргәч: “Ярый әле әйттегез. Алайса бүген базага барып машинаны күрсәтергә кирәк. Ремонт бәясен миннән алырлар иде”, - ди.

“Әйдәгез, “гаишник”ларсыз гына сөйләшик әле. Мин сезгә нәрсә тиеш?” – дим.

“Кибеттән уайт-спирит алыгыз, шуның белән сөртәм дә, аннары өйдән буяу алып чыгып буяп куям”, - ди. Мин шаккаттым. Кибеткә барып ул кушкан әйберне алдым. Ишегалдына кергәндә, баттым. Теге таксист чыгарга булышты. Галәмәт инде менә!..

-    Миңа шундый уңайсыз, сезгә акча күчерим әле? - дим
-    Сез нәрсә инде?
-    Менә бу ничә сум тора?
-    400 сум...

Мин аңа 400 түгел, ә 1 мең сум акча күчердем. Күңеле булды, зур рәхмәтләр әйтте миңа. Соңыннан баткан очракта машинаны чыгару буенча киңәшләр дә бирде әле. Менә бит нинди яхшы кешеләр бар дөньяда!

Казаннан Альбина

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading