16+

Испаннар безнең кар чистартучы кызларны күрсә әгәр!..

Россиянең Испаниядәге илчелеге дипломатлары һәм хезмәткәрләре, коммуналь техника килгәнен көтеп тормастан, үзләре өмәгә чыккан. Фанерадан көрәкләрне илчелек хезмәткәре Станислав Верхоглядов ясаган. Мадрид халкы безнекеләрнең җиң сызганып эшләвен һәм “сәер көрәкләрне” шаккатып күзәткән.

Испаннар безнең кар чистартучы кызларны күрсә әгәр!..

Россиянең Испаниядәге илчелеге дипломатлары һәм хезмәткәрләре, коммуналь техника килгәнен көтеп тормастан, үзләре өмәгә чыккан. Фанерадан көрәкләрне илчелек хезмәткәре Станислав Верхоглядов ясаган. Мадрид халкы безнекеләрнең җиң сызганып эшләвен һәм “сәер көрәкләрне” шаккатып күзәткән.

Испания башкаласы – Мадрид шәһәре 11 гыйнварда чыккан “Филомена” бураны сәбәбендә, кар астында калды. Мадрид урамнарында транспорт хәрәкәте туктаган, мәктәпләр вакытлыча ябылган. Һава 20 градуска кадәр суытудан, бозлавык хасил булган, шул сәбәпле, 1200 кеше аяк-кулын имгәтеп, табибларга мөрәҗәгать иткән. Испанлылар йортлары яки учреждениеләре тирәсендәге карны кәстрүлләр, бакча кораллары һәм көрәкләр белән чистарткан. Җылы як булганлыктан, андагы кибетләрдә кар көрәкләре, гомумән, сатылмый икән. 

Россиянең Испаниядәге илчелеге дипломатлары һәм хезмәткәрләре, коммуналь техника килгәнен көтеп тормастан, үзләре өмәгә чыккан. Фанерадан көрәкләрне илчелек хезмәткәре Станислав Верхоглядов ясаган. Мадрид халкы безнекеләрнең җиң сызганып эшләвен һәм “сәер көрәкләрне” шаккатып күзәткән. Мадрид мэры Хосе Луис Мартинес-Альмейда шәһәрләрендә “бәла-каза режимы игълан ителү ихтимал” дигән.

Хосе Луис әфәнде 14 гыйнварда Казанда котырган буранны һәм кар күләмен күрсә, ашыгыч медицина ярдәме чакыртыр иде, мөгаен. “Филомена” түгел, “Сафура” бураннарыннан да каушап-куркып калмый Казан. Юл оешмалары тәүлек дәвамында эштә, транспорт хәрәкәтендә өзеклек тудырылмады – 15 гыйнвар иртәсенә барлык урамнар юллары кардан арындырылган. 

“Горводзеленхоз” тресты кызлары парк һәм сквер сукмакларын чистарта. Казан метрополитенының “Кәҗә бистәсе” станциясе кызлары да өмәгә чыккан.

Россиянең ир-ат дипломатларыннан да җәһәтрәк эшлиләр, әй! Испаннар безнең тырыш кызларны күрсә, бөтенесен кияүгә алып китәрләр иде, мәгәр. Ярый әле Испания ерак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading