16+

Ит белән бәрәңге генә түгел, коймак та бар

Татарстан башкаласында көзге ярминкәләр гөрли. Бу көннәрдә “Казан” агросәнәгать паркында Балтач, Саба һәм Нурлат муниципаль районнары сәүдә гөрләтте. Башкала халкы да, сәүдә итүчеләр дә канәгать.

Ит белән бәрәңге генә түгел, коймак та бар

Татарстан башкаласында көзге ярминкәләр гөрли. Бу көннәрдә “Казан” агросәнәгать паркында Балтач, Саба һәм Нурлат муниципаль районнары сәүдә гөрләтте. Башкала халкы да, сәүдә итүчеләр дә канәгать.

Район үзешчәннәре җырларын тыңлый-тыңлый, озын рәтләрдән күңелеңә хуш килгән ризыкны сайлыйсың. Саба районы казанлыларга чәй “аланы” оештырган, хәтта.
- Ярминкә саен халыкны күчмә кирпеч мичтә яңа пешкән коймак һәм үзебезнең болыннарда үскән шифалы үләннәр кушып ясалган чәй белән сыйламый кайтып киткәнебез юк. Монысында 20 сәүдә чатыры оештырдык, - ди Саба урман хуҗалыгының бүлек җитәкчесе Александр Саймуллин. Агачтан ясалган савыт-сабалар һәм сувенирлар - Саба районының ярминкәләрдәге йөзек кашы.

Нурлатлылар да сынатмаган.
- Ерак араларны якын итеп килдек Казанга. Үзебезнең уңган хезмәтчәннәребез җитештергән продукцияне кибетләрдәге бәяләрдән 15 процентка арзанракка тәкъдим итәбез. Сатып алучыларга да файда, товарны акчага әйләндергәч, безгә дә күңелле, - ди Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марсин Вильданов.

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Исхаков әңгәмәне дәвам итеп әйткәнчә, Нурлаттан 11 агрохуҗалык һәм 13 авыл җирлеге үзидарәләре Казанга җирле уңышны, ит һәм сөтне мулдан төяп килгәннәр.

Ярминкәдә сыер ите - 320-380 сумнан, бәрәңге һәм суган - 20 сумнан, сөтнең литры 30-35 сумнан сатылды. Казанлылар ярминкәдә күпләп яшелчә һәм сөт ала, ит өстәлләре янында кайнаша, ләкин корт балы сатучылар янына туктаучылар сирәк.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading