16+

«Итек»тә китап кибетләре ачылган

Бу таҗлы вирус үзе бәләкәй генә булуга карамастан, бар җиһанның җаен чуалтты.

«Итек»тә китап кибетләре ачылган

Бу таҗлы вирус үзе бәләкәй генә булуга карамастан, бар җиһанның җаен чуалтты.


 Кытайдан башланган бу афәт бигрәк тә Италия һәм Америка Кушма Штатларына каныкты. Телевизор караган саен андагы дус-танышлар өчен ут йотып утырабыз. Үзебезнеке түзәрлек бит әле, анда бигрәк котыра. Йөз кат ишеткәнче бер күрүең артык дисәләр дә, ил чикләрен тиз генә чыгып булмас әле. Ярый, хәл белешергә телефон бар. Италиягә (ул дөнья картасында итеккә охшаган) үзебезнең татар кызы Лилия Шәйхиевага шалтыратам.

Лилия бик ачык кыз, яшь әни. Барысын да түкми-чәчми үз хисләрен дә кушып сөйләп бирде. Аны тыңлагач, алар өчен йоткан “ут”ыбыз шактый кызулыгын киметте кебек.

 - Бу карантиннан туйдык инде без. Әле 3 майга кадәр дәвам итәсе, ди. Шулай да азрак иркен сулый башладык дияргә була. Акрынлап кибетләр дә ачыла. Менә бер ун көндер инде балалар әйберләре сата торган кибет эшли башлады. Анда сабыйларны да алып барырга рөхсәт иттеләр. Рәхәтләнеп акча туздырып йөреп кайттык. Тагын орлык сата торган кибетләр дә ишекләрен ачты. Монысы да аңлашыла, сезон бит. Китап сата торган кибетләр дә үз эшләрен башлап җибәрде. Күп кибетләр ябылды. Алар ачыла да алмас инде. Дәүләт авыр хәлдә эшсез калганнарга ярдәм күрсәтергә тырыша. 600 дән 1200 еврога кадәр түлиләр. Бу пособие түгел, ә хезмәт хакы кебек. Халыкка 25 мең евро күләмендә процентларсыз кредит та бирелә. Саклану чараларыннан ике тапкыр битлек китерделәр. Беренчесендә почта белән, икенчесендә өләшеп йөрделәр. Дөрес, ул бер тапкыр кия торган гына. Ләкин шулай булса да, үзенә күрә кайгырту. Мәктәпләр бездә дә онлайн режимда. Сентябрьгә кадәр ачылмаслардыр. Бөтен чараларны көзгә күчердек. 30 майда Сабантуй булырга тиеш иде. Ул да булмый. Бик кызганыч. Яңа гына телевизордан соңгы яңалыкларны карадык. Бүген 534 кеше үлгән диделәр. Шөкер, бу сан хәзер кимеп бара инде. Алайса бик зур саннар әйтеп, тәмам котны алып бетерделәр. Хәзер дикторлар да алай куркыныч сөйләми, халыкның да курка торган туннары тузды бугай. Шөкер, таныш белешләр дуслар арасында алай үлем-китем юк. Авыручыларны ишетәбез сирәк кенә. Алар да терелделәр. Безне урап, тими генә, ничек килгән шулай китсен иде инде бу чир. Язгы саф һаваны битлек аша түгел, борыннарны киереп, иркенләп сулыйсы килә-ә-ә.
 

http://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading