16+

Иван Грозный юлы буйлап Мәскәүгә йөрербезме?

Патша исемен биреп, бу аның исемен мәңгеләштерәчәк дип уйлыйлардыр, әмма тигез-шома юлларда аны искә төшерүче дә булмаячак. Ә менә чокырлы-чакырлы юлларга бирелсә, төшеп менгән чокыр саен телдә булыр иде. Ул гына да түгел, аты-дене белән әйтелгән сүзләр бөтен нәселенә җитәчәк.

Иван Грозный юлы буйлап Мәскәүгә йөрербезме?

Патша исемен биреп, бу аның исемен мәңгеләштерәчәк дип уйлыйлардыр, әмма тигез-шома юлларда аны искә төшерүче дә булмаячак. Ә менә чокырлы-чакырлы юлларга бирелсә, төшеп менгән чокыр саен телдә булыр иде. Ул гына да түгел, аты-дене белән әйтелгән сүзләр бөтен нәселенә җитәчәк.

Якын арада галәмәт зур проект – Мәскәү – Казан автомобиль юлы төзелә башлаячак. Европа – Көнбатыш Кытай траспорт коридорына керәчәк әлеге юл бүген М12 дип атала, әмма аңа аерым исем уйлап табарга кирәк булачак. Транспорт министрлыгы белән “Россия автомобиль юллары” компаниясе яңа трассага биреләсе исем буенча тәкъдимнәр кабул итә. Трасса үзе әле 2024 елда гына төзелеп бетәчәк, ә исем якын арада сайланырга тиеш икән. Бездә аббревиатура белән генә сөйләшү гадәткә кергән, яңа трасса да М12 дип атала башламасын диләрдер инде.

Бүген Мәскәү белән Казанны тоташтыручы трассаны кайсыбызның “Идел” дип атаганы бар? Халык телендә М7 генә ул. Яңасы белән дә шулай булачак, халык кына социаль челтәрләрдә гәп куерткан була. Форсаттан файдаланып, кайберәүләр үзенең “бөек”леген күрсәтергә маташа, чөнки тәкъдимнәр арасында “Иван Грозный” дигәне дә бар. Икенчеләре бу исем туры килми, чөнки патша Әстерханга таба юл тоткан, дигән була. Халык беренче бишлеккә керүче “Көнчыгыш”, “Евразия”, “Казан”, “Кама”, “Иван Грозный”га күбрәк тавыш бирә. Исемлектәге 200ләп исем арасында “Өчпочмак”, “Хачапури”, “Чәк-чәк” дигәннәре дә бар. “Көнчыгыш” дигән тәкъдим төшеп калган, чөнки ул Хабаровск белән Находканы тоташтыручы юлга беркетелгән, ә “Казан” туры килми, чөнки трасса Екатеринбургка хәтле сузылачак. ЕЗК (Европа-Көнбатыш Кытай) дигән аббревиатура матур яңгырамый икән. Ә менә “Хачапури”ның яңгырашы шәп, ләкин аның ни катнашы бар? Трасса буенда хачапурилар сатылачак кафелар соңыннан гына пәйда булыр әле ул. 730 миллиард сумга төшәчәк юлга исемен биреп мәңгеләштерү өчен Явыз Иван нәрсә эшләгән? Ул патшага һаман урын таба алмый аптырыйлар, моңа хәтле һәйкәле белән дә ыгы-зыгы купкан иде. Җирле халыкның фикерен белгән өстенә, кырмыска оясына таяк тыгып бутаган кебек, нигә кабат шул таякка үрелергә?

Менә шуның ише юк-бар нәрсә белән халыкның башын катырып, тарихның кайбер катламнарында казынган булып һәм калганын шул форсаттан бик оста файдаланучылар хозурына тапшырып, җәмәгатьчелекне гөжләтеп алу да кирәк күрәсең. Әлеге түләүле юл 2027 елда төзелеп бетәчәк, җиңел машиналар өчен юл бәясе – 2,5 мең сум, йөк машиналарына исә 6-7 меңне тәшкил итәчәк. Машиналарның күпме йөриячәген әлегә фаразлап булмый, белгечләр исә 730 миллиардны 2047 елларга гына кайтарып булачак, диләр. 

Патша исемен биреп, бу аның исемен мәңгеләштерәчәк дип уйлыйлардыр, әмма тигез-шома юлларда аны искә төшерүче дә булмаячак. Ә менә чокырлы-чакырлы юлларга бирелсә, төшеп менгән чокыр саен телдә булыр иде. Ул гына да түгел, аты-дене белән әйтелгән сүзләр бөтен нәселенә җитәчәк. Юк, бирергә ярамый тигез-шома юлларга патшалар исемен. 

Искәрмә булып Әби-патша юллары гына була ала, һаман телгә алып сөйлибез икән, алар ул идарә иткән чорда төзелеп, гасырлар буена халыкка хезмәт иткәнгә күрә. Явыз Иван юллар салдырмаган, ул территорияне киңәйткән. Коронавируска исем табалмыйлар, бәлки шуңарга бирергәдер? Аның да географиясе киңәя бара, патшаны да кыерсытасы килми.

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп язасың, Фәнис. Жалко аз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ахмаклар, грозный юлы ул Чечняга

      Мөһим

      loading