16+

«Изге Болгар җыены»ның көне билгеле булды

«Изге Болгар җыены» кысаларында ислам турында лекцияләр, намаз дәресләре, Бөтенроссия көрәш ярышлары, ат чабышлары, мөселман модасын күрсәтү һ.б. чаралар узар дип көтелә. Сабантуйлар турында да карар чыгар бәлки тиздән...

Быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган «Изге Болгар җыены» 5-6 июньдә узачак. Татарстан Хөкүмәтенең шул хактагы карары ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Чара Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узачак, анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнаша.

«Изге Болгар җыены» кысаларында ислам турында лекцияләр, намаз дәресләре, Бөтенроссия көрәш ярышлары, ат чабышлары, мөселман модасын күрсәтү һ.б. чаралар узар дип көтелә.

Чарага әзерлек эшләрен контрольдә тоту Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading