Моннан нәкъ бер ел элек Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзалары "Казан каберлекләре" акциясен башлап җибәрүе турында хәбәр иткән иде.
Әлеге проект ярдәмендә алар, каберлекләргә кеше җирләнгән урын итеп кенә түгел, ачык һавадагы музей буларак та карарга кирәк дигән фикерне җиткерергә омтылачакбыз, дип сөйләгәннәр иде.
Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге әгъзасы Любовь Агеева сүзләренчә, бер ел эчендә шактый эш башкарылган. Иң мөһиме – "Казан шәһәренең виртуаль каберлекләре" дигән яңа сайт эшли башлаячак (cemetery.kzn.ru). Моннан тыш, башкаланың Арча һәм Яңа татар бистәсе зиратында тарихи шәхесләрнең каберлекләре өйрәнелеп, алар махсус реестрга теркәлгән. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ике тикшерү төркеме тарафыннан исемлеккә 3 мең тарихи каберлек кертелгән. Республиканың гына түгел, ил үсеше өчен дә үзләреннән зур өлеш керткән, халык арасында танылган кешеләрнең җирләнгән урыннары туристлар өчен дә кызыклы булыр иде дигән фикердә тора Любовь Агеева.
– 18 гасырга караган каберлекләрнең күбесе Арча һәм Татар зиратында сакланган. Кызганыч, аларның күбесе ташландык хәлдә. Шул ук вакытта кайбер оешмаларның һәм институтларның үзләрендә эшләгән билгеле кешеләрнең каберлекләрен карап-чистартып торуларын да әйтергә кирәк. Медицина университеты табибларның, Суворов училищесы студентларының хәрбиләрнең, театр коллективлары шулай ук хезмәттәшләренең каберләрен карап торалар. Башка оешмалар да шушы эшкә кушылса иде дип кенә телисе кала. Болар барысы да безнең тарих, безнең үткәнебез. Аларны, Мәскәүдәге Новодевичье яки Ваганьково зиратлары кебек, тарихи маршрутларга кертәсе иде, – дип сөйләде ул "Казан каберлекләре" акциясенең беренче этабы нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында.
Казан каберлекләре проблемаларыннан Татарстан Президенты да хәбәрдар. Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова әйтүенчә, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыяте әгъзалары, Казан зиратларындагы тарихи каберләрне саклау өчен чаралар күрүне сорап, Президентка хат язган булган. Президент аларның хатына җавап итеп, төрле ведомстволарга берничә күрсәтмә, шул исәптән акча да биргән.
– Тарихи каберлекләрнең реестрын төзү өчен Татарстан Президенты Аппараты 3 миллион сумга якын акча бүлеп бирде, – диде ул.
Шуның нәтиҗәсендә Мәрҗани исемендәге Тарих институтында икетикшеренү төркеме булдырылган, беренче төркем Яңа татар бистәсе, икенче төркем Арча зиратының реестрын төзергә тиеш. Реестрны төзү эшенә крайны өйрәнүчеләр, музейлар, тарихчы, галимнәр, иҗтимагый оешмалар, "Ритуал" муниципаль предприятиесе һәм Казан башкарма комитетының җирләү хезмәтләрен оештыру буенча идарәсе җәлеп ителгән. Бөек Ватан сугышында катнашучылар күмелгән урыннар реестрын "Отечество" Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге төзиячәк.
Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Фәридә Зәбирова журналистларга Татарстан зиратларындагы 38 тарихи кабернең мәдәни мирас һәйкәле булуын хәбәр итте.
– Арча һәм Яңа Татар бистәсендәге унике танылган шәхеснең кабере дә мәдәни мирас объекты статусына алачак, – диде Зәбирова.
Алар арасында беренче татар гимназиясен ачкан Фатиха Аитова, мәшһүр татар мәгърифәтчесе һәм дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани, 1 гилҗдия сәүдәгәрләр Әхмәт Хөсәенов белән Ибраһим Юнысов, меценат Яков Шамов, тарихчы Иван Покровский каберләре дә бар.
Белгечләр Казанныкын гына түгел, бөтен республика зиратларын өйрәнергә кирәк дигән фикердә тора. Алар әйтүенчә, Чистайда, Мамадыш трактында шактый кызыклы каберлекләр бар.
– Кызганыч, революциягә кадәрге каберләрнең 10 проценты гына сакланып калган, күп кенә кабер ташларындагы язулар, вакыт узу сәбәпле, танымаслык булып югалган, кайберләре җимерелеп үк төшкән. Аларның кемнеке булуын да ачыклап булмый. Танылган шәхеснең кайда җирләнгәне мәгълүм, әмма ташландык каберләр арасында кайсы аныкы булуын белү бик авыр. 1818 елда җирләнгән шәһәр башлыгы Осип Петровның каберен дә авырлык белән генә таптык. Билгеле этнолог Николай Катановныкын исә табып та булмый. Мәскәүдәге кебек, кемнең кайда күмелгән булуын күрсәтә торган элмә такталар кую өчен әллә ни зур акчалар да кирәкми югыйсә. Менә шуларны тәртипкә китерергә иде, – диде Казан тарихчысы Анатолий Елдашев.
Очрашуда сүз кабер ташларының җимерелүе турында гына түгел, төсле металлга кызыгучыларның аларны урлавы хакында да барды. Абыйсы очучы булган Вероника Домрачева аның каберенең дә таланган булуын әйтеп, зират хуҗаларының моңа кул гына селтәүләрен әйтте.
– Һәр кабер янына каравылчы куеп булмый бит, дип кенә әйтәләр, – дип зарланды ул.
Очучы-сынаучылар турында китап язучы Илдар Вәлиев моңа чикне төсле металлны кабул итүне туктату юлы белән генә куеп була дигән фикердә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар