Ураза гаетеннән төгәл җитмеш көннән соң Ислам диненең тагын бер күркәм бәйрәме Корбан гаете була. Мөселман дине белән азмы-күпме хәбәрдар кеше аны көтеп алып, тиешенчә үткәрергә тырыша. Корбанны чалу гына түгел, аның кабул булуына да ирешергә кирәк икән.
Ире вафатыннан соң, Гөлфәния ханым ике үсмер баласының саулыгы, гомере өчен ныклап көрәшә башлый. Әтиләре бик ярата иде шул үзләрен. Аллаһ сакласын, үзе янына дәшеп алмасын дип бик борчыла башлады. Быел икесе тиң югары температура белән урын өстендә ятканда теле көрмәкләнгәнче ана йөрәгеннән чыккан ихлас сүзләрне кабатлый: “Әгәр дә сабыйларым исән-сау терелсә, икесенә дә атап корбан чалыр идем”.
Балалар акрынлап, авырлык белән булса да, савыгалар. Әйткән нәзерне үтәр көн дә килеп җитә. Аллаһ каршында зур бурычын бар җаны белән тойган ана кызына – ак, улына кара бәти сатып алып суйдыра. Яңа сарык итеннән шулпа ашаганда өчесе дә күңелләрендә ниндидер бер рәхәтлек, җиңеллек тоялар. Бурыч белән, үтәлмәгән вәгъдә белән яшәүне рәхәт дип әйтеп булмый бит инде аны, ул төн йокыларыңны качыра. Шуңа да корбан чалган төнне Фәридә ханым ире вафатыннан соң беренче тапкыр диярлек, балачагындагы шикелле тынычлап йоклый.
Шулай берничә көн үткәч, авылда күршеләрендәге Хәлимә апа төш күргән икән дип сөйли башлыйлар. Төшендә ул ике сарык бәтиен куып йөргән. Берсе никадәр генә чакырса да, килмәгән, болынга китеп югалган. Кешедән генә ишеткәнгә бик ышынып та белмәс иде дә, күршесе бер көнне үзе Гөлфәниянең ишеген какты.
– Керергә буламы, күршекәем! Менә инде ничә төн рәттән гел бер төш кереп җәфалый. Синең корбан сарыкларыңны куып йөрим. Берсе һич кенә дә килми, болынга китеп адаша. Бер корбаның кабул булмаган бугай, күрше, бу шуның галәмәтедер, – диде, инде тынычлына башлаган яшь тол хатынны кабат хафага салып.
– Кайсысы икән? – дип телләрен көчкә әйләндереп кенә сорый ала ана. Аннары шул ук сорау белән авылларындагы мәчеткә муллага бара. Хәзрәт тыныч кына, бүлдерми генә тыңлап тора да:
– Белерсең, – дип куя.
Хәзрәтнең сүзләренең чынлыгы озак көттерми. Көннәрдән бер көнне кызы йокыдан кәефсез уяна. Тамагына да ашамый. Аз гына йөрсә дә, хәлсезләнеп тирләп чыга. “Үтәр әле, чирләгәннән соң шулай булгандыр”, – дисәләр дә, сырхауның китәргә килмәгәне берничә көннән соң ук анага да, кызның үзенә дә аңлашыла башлый. Бер дә алга бару булмагач, кызны хастаханәгә салалар. Бик җентекләп тикшерсәләр дә, табиблар: “Безнең авыру түгел бу!” – дип баш кына чайкый. Уколлар кадап, дарулар эчертеп торсалар да, кызының хәле һич кенә дә яхшырмый, киресенчә сусыз калган гөл шикеле көннән-көн сула бара. Менә шунда Гөлфәния ханым кайсы корбанының кабул булмаганын төшенә. Кызыныкы! Ләкин ничек ярдәм итәргә? Анысын гына белми. Тагын корбан чалдырыр иде дә, тегесе адашып йөри ди бит. Әгәр дә кызы терелә дисәләр, берне генә түгел, бер көтү корбан чалырга да әзер инде ул бу хәлләрдән соң. Тик чалынганын иясенә җиткерергә, урынына кертергә кирәк. Тик ничек итеп?
Кызының йомылырга гына торган хәлсез күзләренә карап бик озак уйланып утыра торганга әйләнде ул. Ярый әле, хастаханәгә кертәләр. Мондый күрешү мизгелләре ананың да, баланың да хәлен күзгә күренеп җиңеләйтә. Моны табиблар да күрә, аңлый. Шуңа да инде хастаханә кануннарын бозып булса да, ана белән баланы очраштыралар иде. Догалар укырга да өйрәнә Гөлфәния ханым. Кызы терелсен өчен, дип аларны да кабатлый. Караватына утырыпс хатаханәдә укыганнары бигрәк тә кабул була, күрәсең, кызының ак кәгазь кебек бит алмаларына аз булса да алсулык йөгерә.
Ана белән баланың өзгәләнүен күреп торган күрше караватта ятучы Наҗия ханым да инде менә ничә көн ярдәм итү юлларын эзләп тынгысызлана. Уйлары бар дөньяны урап йөри дә, инде күпме кешене савыктырып аякка бастырган дусты Фәһим хәзрәттә туктала. Менә бит коткаручы тылсымлы таяк! Хәзрәтнең шифалы догасы инде ничә тапкыр бу дөньяда алыш-биреше беткән дип уйлаган күпме кешеләргә яшәү суты бирде, өмет шәме кабызды.
Ләкин хәзрәтне хастаханәгә барырга ризалату бик җиңел булмый. Ә инде хастаханәнең баш табибын ризалаштыру аннан да кыенрак булды. Ә инде барысы да уңай хәл ителгәч, Фәһим хәзрәтне Наҗиянең улы машианасында алып килде. Кыз яткан палата ишегеннән керүгә үк хәлнең никадәр авыр булганын аңлап алды ак сакаллы, ак күңелле хәзрәт. Сихер кайтара, золымны куа торган догаларын укый башлады.
Ишектән килеп кергән хәзрәттә нидидер бер якты нур, өмет күрде авыру кыз Сания. Әнисе әкият итеп сөйләгән Хозыр Ильясның үзе шикелле тоелды ул аңа. Коткарса, ул гына коткарыр дип бөтен җаны-тәне белән дога сихеренә илаһи моң диңгезенә чумды. Ул йоклап киткәч тә Фәһим хәзрәт әле шактый укып утырды. Аннары гына кызның алсулана башлаган йөзенә “Сөбханаллаһ!" – дип карап, уятмаска тырышып, акрын гына адымнар белән чыгып китте.
Саниянең күптән инде болай тәмләп йоклаганы юк иде. Төшендә балачагын күрде. Болында чәчәкләр җыеп йөри имеш. Шулчак аның янына бөдрә йонлы ап- ак бәти килде. Кыз аны кулындагы үләннәр белән сыйлады.
Күзен ачкач та гәүдәсендә нидидер бер җиңеллек тойды Сания. Тамагы да нык ачкан икән бит. Их, хәзер теге корбан гаете көнне пешергән тәмле майлы шулпа булса, кәстрүле белән ашап бетерер иде! Кызының мондый теләген ишетеп сөенгән Гөлфәния ханым тизрәк өенә йөгереп, корбан итеннән тәмле шулпа пешереп алып килде. Палатдагы кызының күршеләрен дә сыйлады. Алар да кабул булсын дип белгән догаларын укып, тәмле генә түгел, шифалы шулпадан да авыз иттеләр.
Ә берничә көннән чынлып та могҗиза булды. Ничек савыктырырга белмәгән табиблар да тәмам аптырышта калды. Урыныныннан да кузгала алмаган, борылып ятарга да хәле булмаган авыру кыз сикереп торып йөгереп йөри башласын әле! Әйтерсең, ул чир-сырхавын кием итеп кенә киеп йөргән дә, хәзер менә салып ташлап яңа матур күлмәк киеп алган. Ничек көтмәгәндә авырып киткән булса, кыз шулай тиз савыкты да.
Бу хәлләрдән соң шактый вакыт үткән инде. Гөлфәния ханым гына бу чакларны куркыныч төш кебек оныта амый. Бу вакытта нинди хисләр кичергәнен ул үзе генә һәм Аллаһы Тәгалә генә белә.
Шөкер әллә Ходайдан вакыт җитеп, әллә хәзрәтнең догасы кабул булып, кыз тәмам савыга. Педагогия училищесын тәмамлап, укытучы һөнәрен ала, күрше авыл мәктәбендә башлагыч сыйныф балаларына белем бирә. Үзе яраткан һәм үзен яраткан егеткә кияүгә чыгып, кыз әнисе дә була. Гөлфәния ханым яраткан оныгы Сылуга, аның исәнлегенә атап та корбан чалдырды инде. Һәм: “Кабул гына булса ярар иде!” – дип ихлас күңеленнән көне буе теләде.
Фото: https://pixabay.com/
Комментарийлар
0
0
??????????????
0
0
0
0
Незер корбанын узене ашарга ярамый дилер бит
0
0