16+

Кабулда әфган татарлары гаиләсендә тәрбияләнүче кызчык хезмәт хакына гаиләсен туендыра

Яз җитү белән Әфганстандагы гуманитар вәзгыять тагын да кискенләшкән. Барлык азык-төлек запаслары беткән диярлек, ә яңа уңыш алуга кадәр ким дигәндә ике ай вакыт бар.

Әфганстанның татар җәмгыяте әгъзалары үз йортларын калдырып, зур шәһәрләргә күченә башлаган,  Биредә качаклар өчен әзерләнгән лагерьларда яшәп,  ниндидер эш һәм ризык табу мөмкинлеге зуррак икән. Шундый гаиләләрнең берсендә тәрбияләнүче 9 яшьлек кыз Нәзилә кабул базарында үзе пешергән булани (әфган пәрәмәчләре) һәм пешкән йомырка сата. Эшләп тапкан акчасына җиде кешедән торган гаиләсен туендыра.

"Гаилә Парван провинциясеннән качкан һәм хәзер алар Кабулда урамда яшиләр. Аның хезмәт хакы көненә 100-150 сум тәшкил итә. Үлемнән котылу өчен бу акчалар көчкә җитә, - ди Әфганстан татарлары Советы башлыгы Забихулло Надери Татар.
Шулай ук гаиләдә кызчыктан кала тагын ике кеше эшли икән. Аның әтисе төзелешләрдә эшли, ләкин хезмәт хакы аз икән. Хәзер Әфганстанта икьтисади вазгыять шактый киеренке, акча җитми һәм күпләр тиеннәр өчен эшләп йөрергә мәҗбүр.

Фото: ИА " Татар - информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading