16+

«Кач ману төнендә суыклар көтмәгез»

Бу атнаның шимбәсендә православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе – Кач мануны билгеләп үтә.

«Кач ману төнендә суыклар көтмәгез»

Бу атнаның шимбәсендә православие динен тотучылар чиркәү календарендәге олы бәйрәмнәрнең берсе – Кач мануны билгеләп үтә.

Гадәттә, бу көнне суык була. Быел исә Кач ману суыкларын көтәргә кирәкми. Республиканың гидрометеорология үзәгенең метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина журналистларга шулай дип хәбәр итте.

– Кач ману бәйрәме көнне республикада 4 градус салкынлык, кайбер районнарда 1 градус җылылык көтелә. Күрүегезчә, җылытып та алачак. Явым-төшемнәргә килгәндә, алар булачак, әмма атна башындагы кебек көчле түгел. Буран да чыгар дип уйлыйбыз, җил секундына 17 метр тизлектә булачак. Бу көннәрдә республика территориясендә һава торышы төньяк циклон тәэсирендә, шуңа да ул арктик суыкларны безгә кертмәячәк. 18 гыйнвар көнне 2-7 градус салкын булыр дип фаразлыйбыз. Төнлә 9-11 градус, кайбер районнарда 20 градуска кадәр суыта. Киләсе атна башында да кискен үзгәрешләр көтелми, – дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, февраль, март айларында һава торышы ничек булачагын алдан ук билгеләп булмый. Синоптиклар алдагы өч-биш көнгә генә төгәл мәгълүмат җиткерә ала.

– Җылыту сезонына режим температурасы фаразларына килгәндә, бу айлар нормада булачак. Гадәттә, Россия Гидрометеорология үзәгенең фаразлары 80 процент чамасы аклана, – дип сүзгә кушылды Гидрометериология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

Алдагы тәүлекләрдә булган кар буранына килгәндә, ул Казанда һәм көнбатыш районнарда көчле булган. Әйтик, Казанда айлык норманың 105 проценты яуган. Кар 34,5 мл яуган, көнбатыш районнарда ул 30-40 мл ны тәшкил итә. Көнчыгыш районнарда чагыштырмача аз яуган булып чыкты. Бөгелмәдә 18 мл гына яуган.

Феликс Гоголь, узган елга нәтиҗә ясап, һава торышының нормадан югары булуын әйтте. 2018 ел тарихына март иң салкын ай булып кереп калган. Мартта, республика буенча уртача алганда, 4,3 градус салкынлык күзәтелгән. Явым-төшемнәр март белән февраль аенда нормадан югары булган. Быелгы гыйнварның беренче декадасында да кар нормадан артыграк яуды, диде Феликс Гоголь.

Дамир Бәдриев фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading