16+

Кадерлеләребезне аңларга, якларга өйрәтүче бәйрәмебез бар

Бар уйларыбыз Җир кояш тирәсендә әйләнгән шикелле коронавирус тирәсендә генә әйләнә торгач, барыбыз өчен дә шундый мөһим булган бәйрәмнәрне дә онытып җибәрә язганбыз.

Кадерлеләребезне аңларга, якларга өйрәтүче бәйрәмебез бар

Бар уйларыбыз Җир кояш тирәсендә әйләнгән шикелле коронавирус тирәсендә генә әйләнә торгач, барыбыз өчен дә шундый мөһим булган бәйрәмнәрне дә онытып җибәрә язганбыз.

Битлекләр белән авыз борыннар гына түгел, күзләребез дә каплана бугай инде. Күңел күзләребез диюем. 15 майда Халыкара гаилә көне икән бит. Иң җылы, иң мәрхәмәтле бәйрәмнең чәчәкле майга туры килүе дә тикмәгә генә түгелдер. Тарихына килгәндә болай ул: әлеге бәйрәмне уздырырга карар БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан 1993 елда кабул ителгән. Сәбәбе дә бик җитди булган шул – аерылучылар, гаилә кыйммәтенә бармак аша гына төкереп караучылар бик нык артып киткән. Гаиләнең җәмгытьнең кечкенә генә, ләкин бик әһәмиятле тере күзәнәк булуын аңлатырга вакыт бик җиткән булган.

1995 елдан бу бәйрәм безнең илдә дә билгеләнеп үтелә. Алай дисәң бу проблеманың әле һаман көн үзәгеннән төшеп калганы юк. Аерылышучылар ятим балалар саны да ни кызганыч арта гына бара. Ул атасыз-анасыз калган ким-ятим сабыйлар дөньяга нинди күз белән карар? Җаннарындагы рәнҗеш тора-бара усаллыкка әйләнмәсме? Бу турыда уйламыйбыз да. Ә бит уйларга кирәк. Бик кирәк. Ак күлмәк киеп чәчәк тоткан туй көне ул шатлыклы тантана гына түгел, бик җаваплы мизгел дә. Менә шуны, гаиләнең әһәмиятен аңлатасы бар әле күпләргә. Һәрбер көнне гаилә көне итеп, шул хакта сөйләп, язып, күрсәтеп торсак та таман гына булачак.

Гаилә дигәч тә күз алдына ак сакаллы бабай, сөйкемле әби, кайгыртучан әни, гадел әти, ярдәмчел абый һәм эне-сеңелкәшләр килеп баса. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш. Гаилә үзе дә рус телендә семья “7 мин” дигәнне аңлата. Дөрес, замана гаиләсенә 7 мин булыр өчен бик күп тырышырга кирәк әле. Яшьләр хәзер өлкәннәр белән яшәми. Балалар әби-бабай кайгыртуыннан, алар назыннан башка гына үсә, бу буыннар бәйләнешен дә өзә, гасырлар буе җыелган халык педагогикасы сабыйлар күңеленә барып җитми кала. Ә инде әнисенең бишек җырын, әбисенең хикәятләрен тыңлап үсмәгән нарасыйны бик бәхетле дип әйтеп булмый. Тагын да куркынычы ялгыз аналар саны көннән-көн арта. Аннары балалар үзләре дә гаиләләрдә “бер-ике һәм бетте китте” генә бүген. Бу үз үзен генә яратучы. Башкалар турында уйлап та карамаучы эгоистлар үстерү өчен менә дигән шарт. Хөкүмәтебез акча, җир кишәрлекләре биреп торса да, бик кызыкмыйлар. “Хәерче арттырасыбыз юк әле”, - диләр. Ләкин Аллаһы Тәгалә балаларны “Әманәт итеп бирәм. Үзем ризыкландырам, сез бала табарга курыкмагыз!” - дигән бит. Ишле гаиләләр моның шулай икәнен яхшы белә. Алар арасында үзем дә бар.

Гаиләнең татарча сүзе дә бик җылы, шундый ипле. Авыз тутырып ипи ашаган төсле рәхәт сүз. Аны әйткән саен әйтәсе генә килеп тора. “Илә” дию ул инде синең янында иңең куярлык, таянырлык кемдер бар, син үзең генә түгел дигән сүз. Ә бу адәм баласы өчен үтә дә зарур. Үзеңнең кемгәдер кирәк булуың сәламәтлекне ныгыта, гомерне озайта, ди табиблар. Дус-тату гаиләдә гомер кичерүчеләр ялгызларга караганда озаграк яши икән бит. “Янәшәдәге кадерле кешеләребезне аңларга, сакларга-якларга өйрәтә торган бәйрәмебез бар, шөкер!” - дип сөенеп яшәсәк иде.

Анна Арахамия фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading