16+

Кагыйдә бозган кешегә нинди ташлама тагын?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте, дип яза "Татар-информ".

Кагыйдә бозган кешегә нинди ташлама тагын?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ЮХИДИ штрафларын түләгәндә ташламаны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте, дип яза "Татар-информ".

Ул Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясе һәм Татарстан Министрлар кабинетының уртак утырышында шулай дип белдерде.

– Әгәр кеше кагыйдә бозган икән, ул түләргә тиеш. Монда нинди ташлама булырга мөмкин? Статистика күрсәткәнчә, без 3 миллиард сумны югалтабыз. Әлеге сумма күп кенә бурычларны хәл итүгә юнәлдерелер иде, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренчә, ташламалар гамәлгә кертелгәннән соң, штрафларны күбрәк түли башламаганнар, бюджетка исә өч миллиард сумга якын акча керми калган.
– Агымдагы елда 29 меңгә якын административ эш кузгатылды. Кагыйдә бозган өч кешенең берсе штрафларын түләми, – дип искәртте эчке эшләр министры Артем Хохорин.
Президент республика парламенты аша хөкүмәткә ташламаны бетерү инициативасы белән чыгарга тәкъдим итте.

Ул шулай ук машина йөртү хокукыннан азат ителгәннән соң да рульдә йөрүне дәвам иткәннәр өчен җәзаны да катгыйландырырга кушты.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading