Узган ял көннәрендә Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында "Уяв" чуваш мәдәниятенең республика бәйрәме узды. Быел әлеге чара танылган чуваш язучысы Петр Хузангайның 115 еллыгына багышланды. Бәйрәм республика күләмендә генә дип аталса да, биредә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 10 меңлек иҗат коллективы, шулай ук бик күп мактаулы һәм данлыклы кунаклар катнашты.
Сихтермә авылы янындагы алан якты милли костюмнар белән бизәлде, матур җырлар, музыка, кабатланмас чуваш сөйләме белән шау-гөр килеп торды. Бәйрәмгә килгән кунаклар авыл янындагы күлдә йөзеп йөрүче сигез пар аккошка карап хозурланды. Икенче якта исә балык үрчетү хуҗалыгы ачканнар, бирегә кайткан кунаклар балык тота икән. Аның кырыенда гына зиннәтләп эшләнгән мәһабәт бина — крепость күзгә ташланды. Әлегә аңа керү тыелган, чөнки эчке төзелеш эшләре бара.
«Уяв – җыр һәм әйлән-бәйлән уйнау бәйрәме»
Уяв ничек үткәрелә, аның үзенчәлекләре турында без бәйрәм башланыр алдыннан Әлки районы Югары Колчурино мәктәбе директоры Николай Хвостов белән сөйләштек.
— Элек-электән печәнгә төшү алдыннан, җир ял иткәндә, яшьләр әйлән-бәйлән уйнаган һәм уеннар оештырган. Җырларда һәм уеннарда кешеләр табигатькә уңдырышлылыгы өчен рәхмәт белдергән һәм мул уңыш сораганнар.«Уяв» дәвам иткән чорда, һәр көн иртәннән алып кичкә чаклы әйлән-бәйлән уйнаганнар. Кичләрен учак яндырып, ачык ут янында бер үк вакытта берничә егет һәм кыз кулга-кул тотынып йөргән. Моннан тыш, «Уяв» та яшь кыз һәм егетләр үзләренә тиң яр да эзләгән. Бәйрәмнең соңгы көнен бигрәк тә тантаналы төстә озатканнар, кояш баеганда авылның көнбатыш читенә чыгып, «Уяв юрри» җырын башкарганнар. Авылга исә «Хана юрри» җырын җырлап кире әйләнеп кайтканнар. Бу вакытта өлкән яшьтәгеләр җәйге кояш торышы чорына туры китерелгән «Синсе» (җирне саклау) христианлык йоласын үтәгән. Крестьяннар җирдә нинди дә булса авыр эштән тыелып торган. Җир сөрү, казу, чәчү, җиргә ниндидер авыр әйбер ыргыту яки бәрү, урман кисү, йорт һәм башка корылмалар төзү, агачларга менү, үлән чабу катгый тыелган. Бу вакытта Җир-Анага ял кирәк булган. Хәзер борынгы чуваш гореф-гадәтләре яңадан торгызыла. Әнә, шул максаттан, кызу июль көннәрендә безнең Әлки җирендә «Уяв‑2022»чуваш мәдәниятенең республика бәйрәме уза. Безнең өчен «Уяв» - җырлар һәм әйлән-бәйләннән торган (борынгылыкта туйлар да әле) чуваш бәйрәме яки икенче төрле әйткәндә йолалар үткәрү бәйрәме. Ул, гадәттә, чиккән милли костюмнар кигән иҗат коллективлары йөреше белән башланып китә. Чуваш костюмы турында бөек мәгърифәтчебез Иван Яковлев болай әйткән: «Чыннан да, халыкның йөз мең төрле бизәге бар...». Гадәт буенча чувашлар элек-электән орнаментлар белән чигелгән ак киндер тукымадан тегелгән кием кигән. XVIII гасыр ахырында гына, химик буяулар барлыкка килү сәбәпле, чуваш көнкүрешенә төрле төстәге тукыма — буяулар үтеп керә башлый. Әмма өлкәннәребез гореф-гадәтләрне, милли йолаларны кадерләп саклаганнар һәм буялган һәм чуарлы киемнәр киюне тыйганнар. Әгәр дә бу кагыйдәне бозалар икән, моның өчен катгый җәза бирелгән,— дип сөйләде безгә ул.
«Йолаларыбызны саклап калып, киләсе буынга тапшырабыз»
Бәйрәм үтәчәк аланның уң ягында 16,17,18,19нчы гасырларда чуваш халкы яшәгән өйләр торгызылган. Аларның эченә үтсәң, аерынкы бер мохит биләп ала, гүя син әлеге еллар шаһите. Шул өйләр янында гына Әлмәт районыннан килгән кунаклар этнографик мәйданчыкта берничә казанда боткалар пешереп утыра.
— Безнең ата-бабаларыбыз авыл халкын чукындырырга килгән попларга каршылык күрсәтеп, авыл белән бергәләп куганнар, — дип таныштырды үзе белән Әлмәт районының Иске Суркино фольклор ансамбле җитәкчесе Людмила Ухтиянова.— Шуңа да тирә-якта "чукындырылмаган чуашлар авылы", дип йөртәләр авылыбызны. Безнең өчен бар да тере: җир дә, агачлар да. Табигать белән бербөтен булып яшибез, иген игәбез, терлек асрыйбыз. Авылыбызда мәҗүсиләр, мөселманнар, православие диннәрен тотучылар да бар. Элекке гореф-гадәтләрне ничек бар шулай саклап калып бербөтен, дус-тату булып яшибез. Ә биредә, игьтибарыгызга, язгы чәчү эшләреннән соң, табындагы сый-нигьмәткә рәхмәт әйтеп, тормыш гармониясен саклау максатыннан Тура алласына корбан китерү, киләчәккә яхшы уңыш сорау йоласы "Учук"ны күрсәтәчәкбез.
Мәйдандагы бу казаннарның саны да так булырга тиеш икән. Ә боткага салынасы төрле ярманы, авыл белән җыялар, һәркем дә үзеннән өлеш чыгара. Чөнки биредә теләнәсе теләк һәркем өчен сорала, теләнә. Корбан итеп мөгезле эре терлек, сарык, кош-корт чалына.
— Чалынганчы аларга чишмә суы сибелә. Моның да үз кагыйдәсе бар. Корбанның башын һәм аягын ныклы имәнгә асып куябыз, — дип сөйләвен дәвам итте кунак. — Ул шунда кибеп бетәргә тиеш. Корбан итеннән ботка пешереп, һәркемне сыйлыйбыз. Менә шулай йолаларыбызны саклап калып, киләсе буынга тапшырабыз.
Ботка ашап бетерелгәннән соң үз Аллаларыннан мул уңыш, тыныч, имин көннәр сорыйлар икән.
Рөстәм Миңнеханов: «Уяв» Сабан туе белән бергә мәдәни брендларының берсенә әверелде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских, Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Звениговский» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Иван Казанков та әлеге боткадан авыз итеп, телеңне йотарлык дип бәяләде.
Президент һәм республика кунаклары 8 өйчектә булдылар, аларның һәрберсендә чуваш халкының балага исем кушу, армиягә озату һәм туй уздыру кебек йолалар торгызылган иде. Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе дә «Ниме» өмәсендә катнашты. Аның төп асылы - урман алып кайтып йорт салу, шулай ук өлгергән уңышны тиз арада күмәкләшеп җыеп алудан гыйбарәт икән. Татарстан Президенты үзенең яшьлеген искә алып өй салу өчен әзерләнеп куелган бүрәнәне каезлады, шул рәвешле күмәк эштә катнашты.
Этнографик мәйданчыкны карап чыккач, төп мәйданда традицион чуваш халык костюмнарын күрсәтү белән «Уяв‑2022» тантаналы төстә ачылып китте. Бәйрәмгә җыелган тамашачылар Чуашия, Самара, Пенза, Хакасия, Ульян өлкәсе, Дагыстаннан һәм Россиянең башка бик күп төбәкләреннән килгән кунакларны алкышларга күмде. Музыкантлар исә шыбыр-волынкаларда чуаш халык уеннарын башкарды.
Артистларны, кунакларны һәм бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
— Кадерле кунакларны Әлки районы җирлегендә кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә. Сезне чын күңелдән әлеге бәйрәм белән котлыйсым килә. Аның кадерләп саклап, буыннан-буынга тапшырыла килгән традицияләре безне гаять бай һәм кызыклы, бик борынгы, үзенчәлекле чуваш мәдәнияте белән таныштыра. «Уяв» русларның «Каравон»ы, татарларның Сабан туе, удмуртларның Гырон-Быдтоны, мариларның Семыгы белән бергә мәдәни брендларының берсенә әверелде. Ел саен бәйрәм кунаклары һәм анда катнашучылар саны арта бара. Быел биредә бөтен республикадан һәм илебезнең күп кенә төбәкләреннән килгән 100ләп Чуваш иҗат коллективы җыелды. Россия халыкларының мәдәни мирасы елында «Уяв»ның үткәрелүе аеруча зур әһәмияткә ия. Чувашлар-үз телләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына кадер-хөрмәт белән карый торган дус-тату яшәүче хезмәт сөючән халык. Алар бердәм Татарстан гаиләсендә лаеклы урын алып тора, Татарстан Республикасы үсешенә зур өлеш кертәләр, күпмилләтле мәдәниятебезне бизиләр һәм баеталар.
«Уяв» чуаш бәйрәме Әлки җирендә яңа сулыш алды
Борынгы гореф-гадәт буенча, аксакаллар югары көчләрдән мул уңыш сорап фатиха сорады. Шуннан соң фольклор ансамбльләре «Хуран сөлси» дип аталган җыр җырлап әйлән-бәйлән уйнадылар.
Бәйрәмнең конкурс программасы да бай иде. Ансамбльләр чуаш халык җырларын һәм бию такмакларын башкарды, фольклор композицияләр формасында Чуваш туйларын, язгы-җәйге кыр цикллары темасына йола күренешләрен күрсәттеләр, яшьләр әйлән-бәйлән уйнады, вокаль-хореографик композицияләр башкардылар. Чуаш фольклоры әсәрләре төрле җыр-музыка жанрларында яңгырады. Инструменталь фольклор сызгыргыч, шупыр, дудочка, гармун, балалайка, кашыкларда уйналган уен белән тәкъдим ителде.
Икенче бер сәхнәдә чуаш гармунчылары һәм такмакчылары арасында «Выля, чаваш хуткупасы!» - «Уйнагыз, гармуннар!» бәйгесе игьлан ителде. Монда чуаш җырлары һәм уеннары гына түгел, татар, мордва җырлары да яңгырады.
Чуаш халкының фольклоры, аның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары бу бәйрәмдә төрле яктан тәкъдим ителде. «Халык остасы» декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә агачтан, балчыктан ясалган эшләнмәләр, чуаш милли курчаклары күрсәтелде.
«Чуаш кухнясы»нда кунаклар чуаш халкының милли ризыклары, шул ук вакытта кунакчыллык традицияләре белән дә танышты. Биредә теләгән һәркем «сыра» эчемлеген татып карый алды. Кунаклар «Какай шүрпи» шулпасын һәм «Пашалу» камыр ризыкларыннан авыз иттеләр. Бәйрәмгә спорт ярышлары һәм күңелле халык уеннары да үзенчәлекле төсмер өстәде.
Шулай итеп, «Уяв» чуаш бәйрәме Әлки җирендә яңа сулыш алды, гаҗәеп төсләр балкышына күмелде. Менә шулай тарихларын белеп, гореф-гадәтләрен саклап, аларны яшь буынга җиткереп, өйрәтеп, башка милләтләргә күрсәтеп, алар белән дус-тату, үз яшәешләре белән горурланып яши белә чуаш халкы.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов:
— Теләсә кайсы милләт үзенең милли традицияләрен, аларга нигезләнгән бәйрәмнәрен саклый икән, димәк, ул милләт үзен саклый дигән сүз. Гореф-гадәтләр — милли мәдәният, милли аңыбызның зур өлеше. Аны сакласак, республикабызны саклаячакбыз. Шулай булганда киләчәгебезне өметле дип күрәм. Менә бу бәйрәмне үрнәк итеп алсак та, республикабызда, күрше төбәкләрдә яши торган чуаш халкы үзенең гореф-гадәтләренә, үзләренең рухи ихтыяҗларына бик кирәкле, җаваплы итеп карый. Бу милләтнең киләчәге бар дигән сүз. Күз салыгыз әле, әлеге чара киң колач белән үтә. Билгеле, аны оештыручыларның күпме көч-хезмәте кергән моңа, моны аерым билгеләп үтми мөмкин түгел. «Уяв» чуаш халкының ныклыгын, бер-берсенә булган ышанычын, башка милләтләр белән дә бердәм булып яшәүләрен күрсәтә.
Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев:
«Борынгы заманнардан килгән көч чыганагына таянып, һәр халык киләчәккә кыю рәвештә бара. Халыкларның бу чыганаклары зур елгага берләштерә, аны көчле һәм безнең юлда очрый торган каршылыкларны җиңәргә сәләтле итә. Без бер — беребезне баетабыз һәм тагын да күбрәк берләшәбез».
Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев:
— Татарлар һәм чувашлар – күршеләр генә түгел, ә тугандаш халыклар вәкилләре. Тамырларыбыз да бер безнең. Республикабызда һәр халыкның үз динен, милли гореф-гадәтләрен саклап калу өчен кулай шартлар тудырылган. Шуңа бәйле рәвештә, ел саен зурлап «Уяв» бәйрәмен үткәрәбез. Ул безнең Сабан туе белән охшаш бәйрәм. Узган ел шундый чара Аксубай районында үткән иде, андагы бәйрәмнән хозурланып кайткан Иван Иванович Казанков киләсе елны шундый чараны туган авылымда үткәрәчәкмен, дип үз-үзенә сүз биргән булган. Инде менә аның хыялының чынга ашуын күрәбез. Биредә һәр нәрсә авыл халкы, гомумән, республика халкы өчен эшләнелгән. Экотуризмны үстерү өчен менә дигән шартлар булдырылган. Димәк, киләчәктә бирегә туристлар агылачак.
Комментарийлар