16+

Калфаклы сандугачка һәйкәл кирәк

Аны калфаклы сандугач, Моңсара, былбыл дип тә йөртәләр. Арабыздан киткәненә шактый еллар узса да, онытылмый, җырлары халык күңелендә мәңгегә урын алган. Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, танылган композитор Сара Садыйкова турында әйтүем. Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, аның тууына 111 ел тулу уңаеннан, «Татар моңы сине юксына« дип исемләнгән кичә узды. Тамашачылар композиторның бердәнбер кызы – 93 яшьлек Әлфия Айдарская белән Сара Садыйкованы искә алдылар, аның җыр­ларын тыңлап хозурландылар.

Чарага төрле милләт кешеләре җыелган иде. Шуңа да Әлфия ханым чараны ике телдә алып барды. Концертта халык артисты Георгий Ибушев, атказанган артистлар Рөстәм Гыйльфанов, Гөлнара Мурзиева һәм башкалар Сара Садыйкованың танылган җырларын башкарды. Кайбер әсәрләрне виолончель, баян, флейта, скрипка уйнап башкардылар.
Сара Садыйкова – һәркемнең кү­ңелендә. Татарстанның халык ар­тисты Рафаэль Ильясов: «Татарстан» радиосында эшләгән чакта, редакциягә җыр китерә икән, башкалар кебек өстәлгә генә куймый, җырлап, биеп күрсәтә. Сараны күрергә башка бүлмәләрдән дә коллегаларым җыела», – дип сөйләгән иде, Сара Садыйкованың җор күңелле, шаян булуын искәртеп.
Әлфия Айдарская исә әнисе турында озаклап сөйли ала. Әнисен таләпчән иде дип искә ала ул. Кызын Сара Садыйкова хатын-кыз эшләренә өйрәтеп үстергән. Сүзен тыңламаганда, «Бу кадәр дә Айдарский булырсың икән!..» – дип яратып шелтәләгән, уңышларына сөенеп, «Үземә охшагансың, минем мәктәп», – дип мактый торган булган.
– Еллар узган саен, әнкәйгә тартылам. Аның җырлары туган җиргә мәхәббәт уята, уйландыра, сагындыра. Әни тудырган моңнар халык­та рухи-әхлакый зәвык тәрбияләгәнгә сөенәм, – ди Әлфия Айдарская.
Сара Садыйкова тамашачылар алдына гел калфак киеп чыга торган булган, шуңа да аны калфаклы сандугач, дип атаганнардыр, кү­рәсең.
Казанда туса да, Сара Садыйкова туган ягы дип һәрчак Апас ­районы, Тутай авылын атаган. Композиторның тууына 100 ел тулу уңаеннан, Тутай авылында музей да ачылган иде. Авыл мәктәбе дә Сара Садыйкова исемен йөртә. Казанда Сара Садыйкова урамы бар. Халыкның тагын бер хыялы бар: Казанда калфаклы сандугачка һәйкәл ачылыр дип көтәләр. Сара Садыйкованың исемен мәңгеләштерү дә, композиторны яраткан тамашачыларга да бу бер бүләк булыр иде.

Равилә Мөбарәкшина,
Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading