16+

Камал театры чишелә дә, чишенә дә

Яшь режиссер куйган премьерадан соң уйланулар

Камал театры чишелә дә, чишенә дә

Яшь режиссер куйган премьерадан соң уйланулар

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия теат­ры сәхнәсендә Александр Володинның «Санаулы кичләр» спектакле тәкъдим ителде. Спектакль 7 ноябрьдә – Марсель Сәлимҗановның туган көне уңаеннан булдырылган традициягә тугры калып күрсәтелде.

Ә сәрне сәхнәгә яшь режиссер Айдар Җаббаров куйган. Айдар минем яшьтәш, ягъни әле 30га да җитмәгән. Тумышы белән Чаллыдан. Башта Фәрит Бикчәнтәев курсында, аннан ГИТИСта белем алган.

Моңа кадәр Айдар Камал театрында Гаяз Исхакый әсәре буенча «Тормышмы бу?» спектаклен сәхнәләштергән иде. Ул спектакльне татар театры сәхнәсендә яңа сүз, яңа сулыш дип атаучылар да булды. Ни дисәң дә, һәр режиссерның үз почеркы һәм стиле. Әсәрләр ничек кенә даһи булса да, гел бер режиссер куйган спектакльләр көзнең соры көннәре төсле бертөрлегә әверелә башлый. Ә монда яңа кан, яңа караш дигәндәй...
Дөрес, Камал театры моңа кадәр дә яшь режиссерлар белән эшләде. Үзләренең труппасыннан Радик Бариев, хәзер инде «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына билгеләнгән Илгиз Зәйниев та спектакльләр куйды. Әмма төп репертуар баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан формалаша. Димәк, Камал театры башка режиссерлар өчен дә чишелә, ачыла башлады.

Әйткәнемчә, Айдар Җаб­баров Татарстанның төп театры артистлары белән моңа кадәр дә эшләгән иде. Ул спектакль хәтта алты номинация­дә «Алтын битлек» премия­сенә тәкъдим ителде. Милли театр өчен бу, әлбәттә инде, зур җиңү! Кызганыч, «битлек» кенә эләкмәде, әмма Айдарның әле карьера башы гына. Димәк, өметләр дә юк түгел.
«Санаулы кичләр»гә килгәндә, Айдар биредә кечкенә кеше проблемаларын бер зур фәлсәфәгә әйләндергән дигән тәэсир калды. Вакыйга сугыштан соң, 50нче елларда барса да, андагы проблемалар мәңгелек кебек.

 Спектакль Зоя һәм Александрның түшәктә яту күренешеннән башлана. Ә аннан... Зояны уйнаган Алсу Каюмова тамашачыга шәрә артын күрсәтеп ала. Моннан ун ел элек чыгарылган «Курчак туе»нда Нәфисә Хәйруллина да шулай иткән иде. Әллә камаллылар ун елга бер интрига тудырып алырга ниятли инде, белмәссең... Алай дисәң, Нәфисә Хәйруллина яшь туташ иде әле ул чагында, Алсу исә быел 40ны узып китте. Яшь барган саен, рольләрсез калам диярлек актриса да түгел инде үзе, тотынган бар ролен «шалт-шылт» уйный. Режиссер кушкач, чишенми дә булмыйдыр, күрәсең. Әллә инде Айдарның бу берәр фишкасымы икән?

Үзем сәхнәдә (шулай ук кинода да) аракы эчү, тәмәке тарту күренешләренә каршы. Володин әсәрендә ул бик еш кабатлана. Акылым белән моны аңлыйм да: заманасы шундый, сәнгатьтә барысы да булырга тиеш. Ул күренеш­ләрне алып атсаң, тамашачы күп әйберләрне аңламас, күз алдына китерә алмас шикелле. Шулай да йөрәгем: «Юк, кирәкми, карама син аны», – дия төсле.

Спектакль фәлсәфәсе хакында яза башлаган идем бит әле... Вакыты узган гасыр дип сурәтләнсә дә, бүген дә кешеләр шундый ук өметләр, шундый ук проблемалар белән яши. Кемдер көтә, кемдер көттерә. Көтүче ролендә Томаны нишләптер «Служебный роман» фильмындагы Людмила Прокофьевнага охшаттым. Люция Хәмитова тышкы кыяфәте, прическасы белән дә бераз охшаш аңа. Героинясы да шундыйрак, күңелсез, әмма бик тә «дөрес» тормыш белән яши. Гәрчә «мин тулы канлы тормыш белән яшим» дип үз-­үзен алдаса да.

Тик боз да бит кояш карый башлагач эри. Тома да шулайрак. Хәтта горурлыгын җиңеп, Александр артыннан эзләп тә йөри. Шул чагында, молодец, хатын! Үз бәхетең өчен үзең көрәшмәсәң, дип, барып кочаклыйсы килә.
Александр исә көттерүче. Хәер, «типичный» ир-ат инде. Әмма теләсә кайсы ир-атны да яраткан хатын-кыз үзгәртә ала. Рольне башкарган Минвәли Габдуллинның уйнавына тел-теш тидерерлек түгел. Катя ролендәге Гөлчәчәк Гайфетдиновага да шулай ук.
Славикны театрның яшь артисты Алмаз Борһанов башкара. Камал театрында ул 2017 елдан һәм зуррак рольләргә әле кереп кенә бара. Шулай да «башбаштак» студентны әйбәт уйнады.

 Спектакльдә афоризм булырдай сүзләр шактый, барысы да истә генә калмаган. Иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәм. «Мин юләр түгел. Акыллы да түгел. Мин шаян», «Тормышта иң булдыксыз кешеләр – иң әйбәт киңәш бирүчеләр», «Сезгә әйбәт булсын өчен генә мин кыланып йөрергә җыенмыйм». Шәп әйтелгән бит!?

Әсәр, аңлавыгызча, тәрҗе­мә. Шуңа да Туфан Миңнуллин, Галиәсгар Камалдан аерыла, әмма Зөлфәт Хәкимгә тартым. Күршемдә рус телле тамашачы утырган иде. Ул спектакльне «оригиналда» карады. Тик текстны укучы гына татар кешесе булса кирәк, рус сүзләренә басымны дөрес ясамый (монысы театр җитәкчелеге колагына гына) дип зарланды.
Әгәр уйландырырлык җирлек тудырмый икән, андый спектакльне карауның мәгънәсен күрмим. Ә «Санау­лы кичләр»дә бар андый әйберләр. Ике-өч тапкыр карасаң, бөтенләй дә эченә чумасыңдыр. Карадым, сезгә дә киңәш итәм.

Лилия ЛОКМАНОВА

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ошамады..карадык... Узебезчә тугел шул...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дә карап кайттым да, менә бер фикерсез утырам.Ник дисәң, спектакльдә менә дигән артистлар уйный. Әмма миңа нәрсәдер җитми калды һәм аны артистлар уены гына каплый алмады. Спектакльнең җаны ,юк димме?.Камал театрыннан мин күбрәкне көткән идем.

      Мөһим

      loading