Шәһри Казан

«КАМАЗ-мастер» командасы үзенең җиңүен Татарстанга багышлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Дакар” ралли-рейды җиңүчеләре-”КАМАЗ-мастер” командасын кабул итте.

- Сезне чын күңелдән якты һәм ышанычлы җиңүегез белән котлыйм! Аравиядәге узышлар катлаулы булды. Бөтен Татарстан сезнең өчен борчылды, уңышларны игътибар белән күзәтте. Югары спорт осталыгы һәм команда бердәмлеге безне җиңүгә алып килде.

“КамАЗ”-инженерлык идеясе генә түгел, ә Татарстанның, илнең төп брендларыннан берсе дә. Сез-спортның техник төрләре белән шөгыльләнүче яшь егетләр өчен үрнәк. Туганнарыгызга рәхмәт! Сез ТАССРның 100 еллыгына һәм фашист Германиясен Җиңүнең 75 еллыгына лаеклы бүләк ясадыгыз,-диде Рөстәм Миңнеханов.

“КАМАЗ” җәмәгать акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин үзенең җавап сүзендә:”Рөстәм Нургалиевич, сез халыкара класслы спорт мастеры буларак, автоузышчыларның хезмәт авырлыгын яхшы беләсез, игътибар күрсәткәнеге өчен зур рәхмәт! Татарстанда, гомүмән, спортка игътибар зур. Без спорт аша “КамАЗ”ны Гарәп илләренә танытабыз, бу-үзенә бер реклама да”,-диде.

Реклама

Сагуд Гәрабстанында автоузышлар 5-17 гыйнварда үткәрелгән иде. Йөк машиналары, җиңел автомобильләр һәм мотоцикллар Җиддә шәһәреннән Киддия шәһәренә кадәр 4 мең 600 километр арада узышты.

- Аравия ярымутравында 48 сәгать дәвамында кискен көрәшбарды. Раллида экипажларның яртысы финишка килеп җитә алмады. Безнең дә бер машина ташка бәрелеп ватылды, ләкин, егетләр машинаны төзәтеп, барыбер этапны узуга иреште. Рөстәм Нургалиевич раллига китәр алдыннан Чаллыга килеп, “КамАЗ” машинасын үзе йөртеп, сынап карады. Ул:”Бу машина беренче баскычта торырга лаек”, - дигән иде. Татарстан Президентының йөкләмәсен үтәдек-”КамАЗ” машинасын беренче баскычка бастырдык. Ралли-рейдта җиңүебезне ТАССРның 100 еллыгына багышлыйбыз”, - диде “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ-мастер” командасы әгъзаларына республика бүләкләрен тапшырды. Алтын медаль яулаган экипаж-Андрей Каргинов һәм Андрей Макеев “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. Сергей Когогин белән Владимир Чагинга “ТАССР оештырылуга 100 ел” медале бирелде.

 

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: