16+

Камил хәзрәт Сәмигуллин 21,1 км арага йөгерде

Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафоны узды. Россиякүләм ярышларның мәртәбәле катнашучысы булып кабат  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды.

Камил хәзрәт Сәмигуллин 21,1 км арага йөгерде

Әлмәттә «TIMERMAN» ярыммарафоны узды. Россиякүләм ярышларның мәртәбәле катнашучысы булып кабат  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды.

Гадәттәгечә йөгерү өчен республика мөселманнары башлыгы иң озын дистанцияне –  21,1 км араны сайлады. Мөфти хәзрәттән кала, массакүләм йөгерешләрдә Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов, шулай ук мөселманнар командасы катнашты.

Камил хәзрәт Татарстанда узучы йөгерү ярышларын беркайчан калдырмый. Мисал өчен, агымдагы елның 8 августында Әлмәттә триатлон буенча Россия чемпионаты кысаларында «Әлмәт триатлоны – TIMERMAN» стартларында ул финишка уңышлы килеп җитте.  Элегрәк ул башка стартларда да актив катнашты. 2 августта мөфти Казанда "ЗаБег.РФ" синхрон дистанцион йөгерүдә чыгыш ясады. 2018 һәм 2019 елларда Казан милли ярыммарафоны кысаларында Камил хәзрәт 21,1 км дистанцияне йөгереп узды. 2019 елның язында «Казан марафоны»нда ул 42 км араны чапты. Шул ук елны Камил хәзрәт «Ночная Казань – 2019» йөгерешендә катнашты, дип яза dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading