16+

Камил Кәримов: "Ике кулыма ике чиләк су тоттым да ярдәмгә ашыктым..."

Төзелеш мәйданына килгәч, мине әйләндереп-әйләндереп карадылар. Исемемне дә, белемемне дә сораштырып тору юк: “Ничә кило күтәрә аласың, йөгерергә маһирмы, авыл малаемы, тәмәке тартасыңмы, фәләнме дә төгәнме?” – диләр. Берсе хәтта сөямләп буемны да үлчәп алды. 

Камил Кәримов: "Ике кулыма ике чиләк су тоттым да ярдәмгә ашыктым..."

Төзелеш мәйданына килгәч, мине әйләндереп-әйләндереп карадылар. Исемемне дә, белемемне дә сораштырып тору юк: “Ничә кило күтәрә аласың, йөгерергә маһирмы, авыл малаемы, тәмәке тартасыңмы, фәләнме дә төгәнме?” – диләр. Берсе хәтта сөямләп буемны да үлчәп алды. 

– Беренче разрядтан ары биреп булмас моңа, буе да кечкенә, мускуллары да өлгермәгән, – диделәр. Бер бригадага өйрәнчек итеп җибәрделәр. Нәрсәгә өйрәнергә белмичәрәк баш ватып торганда, бригадир аркамнан сөйде: 
– Төзелештә иң кадерле нәрсә – вакыт ул, энем. Әгәр йортны билгеләнгән срокта тапшыра алмасаң – төзүченең кадере шулхәтле  генә. Димәк, прораб әйтсә – бер, мастер кычкырса – ике, инде бригадир җикеренсә, өчләтә тизрәк эшләргә кирәк, – ди. 

Беренче көнем ташчыларга урталай ярылган кирпеч әзерләп үтеп китте. Бик кадерле нәрсә икән ул, “давай” да “давай” дип кенә торалар. Бөтен кирпечләрне ватып өлгертә дә алмыйм үзләренә. Ярый әле төшке якта бер шофер булышты, аяк очына бер машина кайнар кирпеч бушаткан иде – бөтенесе ярым-йортык булып чыкты – смена беткәнче җитте теге.

Икенче көнне су ташучы итеп куйдылар. Су насосы ватылган. Ә ундүртенче каттагы штукатурчылар су сорый, измә ката, дип каравыл кычкыралар. Ике кулыма ике чиләк су тоттым да ярдәмгә ашыктым. Мин булсам, йорт төзи башлаганчы ук лифтны ясатып куяр идем... Кат саен ял итә-итә көч-хәл белән менеп җиттем. Суымны бушатып төшкәндә, төшке ялга туктаганнар иде инде. Төштән соң тагын су күтәреп менеп киттем. Тик өлгермәдем. Эш көненең  икенче яртысы кыскарак шул: мин ундүртенче катка менеп җитсәм – штукатурчылар кайтып киткәннәр. Ике чиләк суымны җиргә алып төштем. Төшсәм – төзелештә беркем калмаган. Каравылчы бабай башымнан сыйпады: “Суыңны  түкмичә дөрес иткәнсең, мал кадерен беләсең икән, ди...”

Өченче көнне рәхәткә чыктым – сантехникларга куштылар. Прораб барында торбалар-унитазлар ташыткан булдылар да, аулакка калгач, ваннаны  әйләндереп өстәл иттеләр. Кайсы өстәлгә  утырырга белмәдем. Берсенә ашамлыклар белән шешә куйдылар, берсендә домино суктылар. Торбаны торбага ялгарга өйрәнеп өлгермәсәм дә, “диңгез кәҗәсе” уенына өйрәнеп киләм. Дөрес, смена беткәнче, унсигез тапкыр кәҗә калдырдылар. Мин өйрәнчек кенә әле, ә алар алтынчы разряд белән уйныйлар. Алар миңа карыйлар да, авыр сулап куялар: кайчандыр безнең дә синең кебек өйрәнчек чагыбыз бар иде, диләр. 

Дүртенче көнне мин экскаватор ярдәмчесе булып эшләдем. Алъяпкыч итәге хәтле көрәк белән канау казыйм. Бик тирән чокырда үзем. Экскаватор, чүмече белән үрелеп, минем көрәктән төшкән балчыкны җыеп тора да, янәшәсендәге  “КамАЗ”га аудара. Сулыш алырга да ирек бирмиләр, көрәгемне куеп торыр хәлем юк, “КамАЗ” шоферы белән экскаваторчы икесе бер булып миңа җикеренәләр: без синең шикелле өйрәнчек кенә түгел, сдельныйда, өйдә өчәр балабыз ашарга сорый, безне эшсез тотарга ярамый, диләр. Тырыштым инде...

Миңа икенче разрядны тиз генә бирмәсләр шул әле, төзелештә тагын нихәтле  һөнәр бар – барысына да өйрәнәсе бит. Аңынчы ел да үтеп китәр. Белмим, менә иртәгә кая кушарлар икән?!

Камил Кәримов,
1995 ел.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading