16+

«Камыр ризыклары уңып пешсен өчен иң беренче чиратта бисмилланы әйтергә онытмаска кирәк»

Тыйнаклыгы, гадилеге һәм мөлаемлыгы белән аерылып тора ул. Язылучылары аның йомшак тавышына да мөкиббән. Оста пешекче һәм кондитер булудан тыш, җырларга, биергә ярата, шигырьләр иҗат итә.

«Камыр ризыклары уңып пешсен өчен иң беренче чиратта бисмилланы әйтергә онытмаска кирәк»

Тыйнаклыгы, гадилеге һәм мөлаемлыгы белән аерылып тора ул. Язылучылары аның йомшак тавышына да мөкиббән. Оста пешекче һәм кондитер булудан тыш, җырларга, биергә ярата, шигырьләр иҗат итә.

Сүзем блогер Эльмира Камалиева турында. Ул һәр көнне диярлек берәр тәмле ризык пешереп, видеосын куеп бара. Иң мөһиме – алар бик җайлы, гади рецептлар. Кызыгып, пешермәс җиреңнән пешерерсең. Язылучылары да, чәйнәп аңлаттың, йотасы гына калды, дип, рәхмәтләрен әйтеп, матур теләкләрен юллап торалар.
Эльмира күренекле иҗат кешеләре белән дан тоткан Арча районының Мәмсә авылыннан. Бүген ул гаиләсе белән Казанда яши. Ире Азат белән өч бала үстерәләр. Һөнәре буенча шәфкать туташы. Ә әлегә бәби ялында.

– Иртән тору белән, һәр хатын-кызның уенда бер генә сорау: “Бүген нәрсә пешерим икән?” Хуҗабикәләргә җайлы булсын өчен, блогымны шушы темага багышладым. Туры эфирлар алып барудан тыш, заказга тортлар пешерәм, мастер-класслар уздырам. Белгәнеңне башкаларга җиткерү зур савап ул. Яшь киленнәргә, хуҗабикәләргә файдам тисә, бик шатмын. Блог алып баруның файдасын үзем дә сизәм, тагын да җитез булырга өйрәндем. Әмма блог алып бара башлагач, әни дә, ирем дә каршы чыгып маташтылар. Алар уенча, блогер ул кулыннан телефонын төшермичә, кая барганын да, кайтканын да күрсәтеп йөрүче генә. Гаилә тормышын читләргә күрсәтеп йөрер, дип курыктылар. Соңрак фуд-блогның бик күпләр өчен файдалы булуын аңладылар, – дип елмая блогер.
Уңганлыгы-булганлыгы нәселеннән килә икән. Бабасы иртәнге сәгать биштә эшкә киткәндә, әбисенең өчпочмаклары сәгать дүрткә пешеп чыга торган булган инде.
– Әни үзе дә тәмле пешерә. Кияүгә чыккач, пешерү серләрен иремнең әнисе дә өйрәтте. Камыр ризыклары уңып пешсен өчен иң беренче чиратта бисмилланы әйтергә онытмаска кирәк. Ансыз эш башланмас! Маен, сөтен, йомыркасын да кызганмый салыгыз. Авыл продуктлары булса, тагын да яхшы. Камырны озак итеп, 20 минуттан да ким басмагыз. Хезмәт укытучымның сүзләрен бер дә истән чыгарганым юк: камырны умыртка баганасыннан тир бәреп чыгып акканчы басарга кирәк, – ди Эльмира.  

Эльмирадан балан пирогы рецепты:
Эчлек:
3 стакан балан
1 стакан су
2 стакан (420 гр) шикәр комы
200 гр коры ипи квасы
Иң элек 3 стакан баланны 10 минут тирәсе суда пешереп алабыз. Төшен аерып алу өчен, массаны сөзгез аша чыгарабыз. Сиропка шикәр комы, коры квас онын кушып, газга кәстрүл белән утыртабыз. Сүрән утта, болгата-болгата куерганын көтәбез. Газдан алып суытабыз. Эчлегебез әзер.
Камыр:
65 гр ак май
80 гр сөт
2 йомырка
22 гр чүпрә (юеш)
2 аш кашыгы шикәр комы
тоз
он
Камырны озак көттерми генә дә эшли башларга була. Газ мичендә 180 градуста 35-45 минут пешерәбез.
Озак искерми торган бик тәмле камыр килеп чыга. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик рәхатләнеп карап барам Эльмираның блогын. Кыланмый, тузга язмаган видеолар куймый, безгә хатын-кызларга файдалы күрсәтмә -киңәшләрен биреп бара. Балалары да бик сөйкемле, алар белән булган кызыклы мизгелләрне дә куеп ала. Матур киенә, мөләем, ягымлы. Исән-сау булсын, гаилә иминлеге, гаилә бәхете теләп калам.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Собханалла,бар яктан та килэгэн,унган,булган,ягымлы молэем, чын моселман кызы. Бик оста кулинар,пешекче хэм ин мохиме,урнэк эни хэм тормыш иптэше дэ. Блогын да бик тыйнак,ягымлы итеп анлатып,тэмле сыйларын башкаларга да жан атып ойрэтуче дэ ул. Мен-мен рэхмэтлэр сина Эльмира. Аллахы тэгалэ сина хэм гаилэнэ дэ саулык-сэламэтлек,гаилэ бэхете телим.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Уземнен кызым кебек бик яратып карап барам ,бик матур акыллы сойкемле бала,бик матур итеп сойли тынласы гына килеп тора

        Мөһим

        loading