16+

Кандидатлар арасында бушлай эфир вакытына жирәбә салу үткәрелде

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген өч сайлау кампаниясе буенча теркәлгән кандидатлар арасында бушлай эфир вакытына жирәбә салу үткәрде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бүген өч сайлау кампаниясе буенча теркәлгән кандидатлар арасында бушлай эфир вакытына жирәбә салу үткәрде.

Аерым алганда, ТР Президентын, 28нче Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча Дәүләт Думасы депутатын һәм 37нче Алабуга бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар буенча иде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, Татарстан Президентын сайлауларда 13 канал — алты телеканал һәм җиде радиоканал чыгара торган дүрт телерадиотапшырулар оешмасы бушлай эфир вакыты бирәчәк, дип сөйләде. Дәүләт Думасы депутатына өстәмә сайлауларда — җиде каналда (биш телеканал һәм ике радиоканал) дүрт телерадиотапшырулар оешмасы, ТР Дәүләт Советы депутатына өстәмә сайлауларда — биш каналда ике телерадиотапшырулар оешмасы бушлай эфир вакыты бирә.

«Сайлау кампаниясе актив фазадан яшен тизлегендә финиш сызыгына күчә, ул массакүләм мәгълүмат чараларында агитация эше белән башланып китә, — диде Кондратьев. — Иң мөһиме — сайлауларның куркынычсыз һәм уңайлы узуы. Моңа сайлау кампаниясенең ачыклыгы һәм легитимлыгы өстәлә».

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading