16+

Каникул бетүгә үк ял итәсе килә. Яллар булачак!

Җәйге каникулларның көзге каникулга тоташканын сизми дә калабыз. Шунысы мөһим: без бу юлы да, чикләүләр булуга да карамастан, балаларның ялын оештыра алачакбыз. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында оештырылган брифингта хәбәр иттеләр.

Каникул бетүгә үк ял итәсе килә. Яллар булачак!

Җәйге каникулларның көзге каникулга тоташканын сизми дә калабыз. Шунысы мөһим: без бу юлы да, чикләүләр булуга да карамастан, балаларның ялын оештыра алачакбыз. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында оештырылган брифингта хәбәр иттеләр.

Хөкүмәт йортында оештырылган брифингта көзге каникул вакытында мәктәп лагерьларының да эшләячәген белдерделәр. Быел җәйге сәламәтләндерү лагерьләрендә исә 156 меңнән артык бала ял итә алган.

– Коронавируска каршы кертелгән чикләүләрне исәпкә алып, җәйге каникулда 156 меңнән артык бала лагерьларда ял итте. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан  буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина белдерүенчә, быел җәйге ял вакытында санитар-эпидемик хәлләр катлауланмады, массалы инфекцияләр йоктыру, чирләр күзәтелмәде, – диде Татарстан Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта.

Министр республикада 1,6 меңнән артык балалар сәламәтләндерү лагере эшләгәнен әйтте. Бу санга стационар, палатка һәм сәламәтләндерү лагерьләре дә керә. Моннан тыш, Татарстаннан якынча 4 меңнән артык бала Кара диңгез яры буендагы җиде ял һәм сәламәтләндерү базасында ял итте. Шуның 772сенең ял бәяләрен республика казнасы күтәргән. Алар арасында ятим балалар, активистлар, олимпиада җиңүчеләре, мәгариф һәм мәдәният юнәлешендәге программаларда катнашучылар бар. Билгеле булганча, 175 нче гимназиянең 601 укучысы шулай ук Анападагы лагерьда сәламәтлекләрен ныгыттылар. Алар анда “Кызыл хач” иҗтимагый оешмасына җыелган акчалар хисабына җибәрелде. Әлеге гимназия укучыларының 36сы республика лагерьларында булдылар.

Ел дәвамында балалар яллары буенча кайнар элемтә (8843207-28-73) эшли. 17 меңнән артык шалтырату кабул ителгән инде. Күпчелек сораулар кэшбек буенча акчаны кире кайтару, ковидка бәйле чаралар, кайсы сменаны сайлау турында булган. 

Республикада “Җәй балаларга” программасы нигезендә балалар ялын уздыру урыннарын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шундый яңартылганнардан “Восток”, “Мирас” эшли башлады инде. Биектау районында “Солнышко” лагере кабат төзекләндергәннән соң укучыларны үзендә җыячак. Анда хәйриячелек, волонтерлык юнәлешендә профильле лагерь оештырырга ниятлиләр.

Республикада ел дәвамында эшли торган ял базалары да җитәрлек. Алар арасында “Сәләт” юнәлешләре, олимпиада үзәкләре бар. 

Көзге каникуллар башланырга да санаулы көннәр калып бара. Эпидемиологик хәл катлауланып торса да, бүген брифингта көзге каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьлары гадәти режимда эшләячәк дип белдерделәр.

Каникуллар вакытында мәктәп яны лагерьларының эшләвен көтеп торучы әти-әниләр дә бар, дип белдерде Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. 

– Әти-әниләрнең үзләре эштә чакта балаларын калдырырга урыны юк. Кайбер укучыларның даими күзәтү астында булуы, вакытында туклануы да мөһим. Быелгы көзге каникул чорында 242 мәктәп яны лагеры эшләячәк. Шуларда  8 меңнән артык бала ял итәчәк. Алар белән каникулда педагоглар эшләячәк. Балалар өчен төрле программалар әзерләнгән, – диде ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading