16+

Канны ничек яхшыртырга?

Канның сыйфаты начар булган кешенең кан тамырлары белән проблемалар башлана, тромблар хасил була, хәтта инсульт куркынычы барлыкка килә. Боларны булдырмас өчен, рационыңа игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә табиблар.

Канның сыйфаты начар булган кешенең кан тамырлары белән проблемалар башлана, тромблар хасил була, хәтта инсульт куркынычы барлыкка килә. Боларны булдырмас өчен, рационыңа игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә табиблар.

Канны сыеклату

Кан артык куе булса да начар. Укмашкан кан төерләре органнарга кислород килүне тоткарлый, инсульт барлыкка килү куркынычын арттыра. Каны куе булган кеше беренче чиратта табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Шул ук вакытта туклану рәвешен дә үзгәртү мөһим. Менюга канны сыеклата торган продуктлар кертегез. Без 90 процент судан торабыз. Шуңа да варикоз билгеләре күренә башлаган кеше суны күпме эчүенә игътибар итәргә тиеш. Көненә 2-2,5 литр – норма. Гәүдә авырлыгы зуррак булса, өч литр да ярый.
Кура җиләге составында аспирин бар, каны куе булганнар, гадәттә, шул даруны эчә. Аспириннан ашказаны авыртса, чәйне кура җиләге кайнатмасы белән эчегез. Җитен маенда кан тамырлары өчен кирәк булган майлы кислоталар, шулай ук Е витамины бар. Майлы балык та файдалы майларга бай. Диңгез кәбестәсендәге йод канның ябышкаклыгын киметә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая. Помидор составындагы ликопин холестерин күләмен көйләп тора, ә рутин кан тамырлары тышчасын ныгыта. Хөрмә шулай ук тромблар барлыкка килүне булдырмый. Бал белән лимон да канны сыеклату үзлегенә ия.

Канның оешу сәләтен арттыру

Каны тиз оеша торганнарга карабодай ярмасы, банан, әстерхан чикләвеге, гөлҗимеш, миләш, яшел төстәге яшелчәләр ашарга кирәк. Алар барысы да К витаминына бай. Әлеге витамин канның оешу сәләтен арттыра.

(«АиФ»)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading